(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Дмитрий Никитин). Бу җәйдә Казанда мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасын дәвам итәчәкләр. Азык-төлек блокларында капиталь ремонттан тыш, җитештерү җиһазлары яңартылачак, мебель алмаштырылачак, савыт-саба, инвентарь, декоратив элементлар һәм белем бирү постерлары сатып алыначак.
«Хәзер мәктәп ашханәләрендә җиһазлану һәм эш шартлары шәһәрнең яхшы кафе һәм рестораннарыннан берни белән дә аерылмый. Бу – мәктәп рестораннары элиталы мәктәпләр өчен генә дип әйткән һәм язган кешеләргә җавап. Башта ук, сәламәт туклану программасын башлап, без мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә, мәктәпләрдә дә барлык балаларны бер үк дәрәҗәдә яхшы һәм сыйфатлы ашату бурычын куйдык. Бу – 2006 елдан башлап системалы рәвештә үткәрелгән зур эш. Бу – безнең өстенлекле программаларыбызның берсе, ул пандемия чорында да туктап калмады», – диде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Башкала җитәкчесе хәбәр иткәнчә, җәйге каникулларда планлаштырылган ремонтны исәпкә алып, яңа уку елында мәктәп рестораны форматында 144 ашханә эшләячәк, бу аларның гомуми саныннан 78% ы дигән сүз.
Уку елы барышында ата-аналар ашханәләрне якынча 15 мең тапкыр тикшергән
Бу уку елында Казанның 158 мең укучысы өчен кайнар аш оештырылды, дип хәбәр итте шәһәр башлыгына Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты башлыгы Рима Мөхәммәдшина. «Балаларга 220 ризыктан торган ассортимент тәкъдим ителде, – дип билгеләп үтте ул. – Башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде, аның бәясе 55 сум иде, ә өстәмә түләү өчен иртәнге ризык яки аш сатып алырга мөмкин булды. Шулай ук барлык укучыларга да 48 сумга комплекслы төшке аш һәм 73 сумга ирекле сайлау менюсы тәкъдим ителде».
Уку елы дәвамында балалар туклануының бәясе үзгәрмәде, дип ассызыклады ул. «Моңа озак сроклы фиксацияләнгән контрактлар, сатып алуның зур һәм тотрыклы күләме, шулай ук ихтыяҗ зур булган азык-төлек запаслары ярдәмендә ирешелде», – дип хәбәр итте Р.Мөхәмәдшина.
«Ата-аналар контроле» проектын тормышка ашыру кысаларында бу елда ата-аналар ашханәдә якынча 15 мең тапкыр булдылар. Укучыларның әниләре һәм әтиләре менюга туры килү-килмәүне тикшерделәр һәм бердәм тикшерү кәгазе тутырдылар. Әйтик, ата-аналарның 98,5% ы «тәмле» тамгасын куйган. «Ата-аналар эчемлекләрнең тәменә, ризыкларда һәм подливта кишер-суган булуына игътибар иттеләр. Шулай ук ата-аналар үз балаларының теләкләрен җиткерде, алар мәктәп менюсында пилмән һәм он эшләнмәләренең зур ассортиментын күрергә телиләр икән», – дип сөйләде Р.Мөхәммәдшина.
Шәһәрнең 29 мәктәбендә 30 азык-төлек блогы ремонтланачак
Җәйге каникуллар башлану белән мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм модернизацияләү дәвам итәчәк. «Бүгенге көндә департамент шәһәрнең 29 мәктәбендә 30 азык-төлек блогын билгеләде, аларда комплекслы ремонт 1 нче июньнән башланачак», – дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшина.
Моннан тыш, ремонт эшләре кысаларында инженерлык челтәрләре, канализация челтәрләре алмаштырылачак, җитештерү җиһазлары һәм мебель яңартылачак, шулай ук савыт-саба, инвентарь сатып алыначак, декоратив элементлар һәм белем бирү постерлары өстәләчәк. Җиде учреждение (10, 41, 82, 115 һәм 130 нчы номерлы мәктәпләр, 4 нче һәм 40 нчы гимназияләр) өчен йөк күтәрткечләре (250 килограммга кадәр) сатып алыначак һәм урнаштырылачак.
Шулай ук быел Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче номерлы гимназиясе өчен өстәмә корпус төзелеше тәмамланып килә. Департамент башлыгы ашханәнең дизайн-проектын эшләүгә Казанның Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары җәлеп ителгәнлеген билгеләп үтте. «Конкурс нигезендә училищены тәмамлаган Анна Вопилованың «Витражлы күптөрлелек» проекты җиңде. Хәзер бу дизайн-проект буенча 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусы ашханәсендә бизәкләү эшләре тәмамланып килә», – диде ул.
Нәтиҗәдә, уку елы башына Татарстан башкаласында 144 мәктәп рестораны эшләячәк. «Мәктәп рестораннары – мәктәп укучылары өчен югары сыйфат стандартлары һәм уңайлы шартлар гына түгел, ә пешекчеләр өчен югары планка да», – дип ассызыклады Мэр. Ул ассызыклаганча, Казан – бөтен ил муниципалитетлары белән хезмәттәшләренең очрашу урыны, ә Казан мәктәпләрендә сәламәт туклану проекты – алар шәһәребездә булганда таныша торган төп проектларның берсе.
Казанда «Сәламәт туклану волонтерлары» проекты эшли башлады
Рима Мөхәммәдшина билгеләп үткәнчә, департамент урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында сәламәт туклануны пропагандалау эшен дәвам итә. Быел «Сәламәт туклану волонтерлары» проекты эшли башлады. «Ай ярым эчендә 1800 укучы өчен 60 ачык дәрес үткәрелде. Лекцияләр Казан дәүләт медицина университеты студентлары белән бергә уздырыла. Дәресләрне үткәрү өчен «Мәгълүмати гигиена» проектының 83 волонтеры җәлеп ителде», – дип хәбәр итте ул.
Шулай ук департамент башлыгы җәйге каникуллар вакытында шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында 14 мең бала өчен кайнар ризык оештырылачагын искә төшерде.
Мэр департамент хезмәткәрләренә һәм шәхсән Рима Мөхәммәдшинага башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, оешманың даими рәвештә яңа форматлар кертүен, һәр ашханәгә үзгә якын килүен, шуның аркасында шәһәрдә бер-берсенә охшаш бер генә ашханә дә булмавын билгеләп үтте. «Һәр дизайн укытучылар, директорлар һәм балаларның ата-аналары белән тыгыз диалогта эшләнә», – дип ассызыклады И.Метшин.
Тулаем алганда, Мэр фикеренчә, департамент һәм ата-аналар комитетының тыгыз эше нәтиҗәсендә мәктәпләрдә туклануны оештыру өлкәсендә теләгән максатларга ирешелгән. «Хәзер бу югары дәрәҗәне сакларга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Мэр.