(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Дмитрий Никитин). 4 нче июньдә Казанда «Аккош күлендә гастрофест» узачак. «Чараны уздыру идеясе Made in Kazan форумында, кризиска каршы штаб эше кысаларында очрашулар циклы буенча күмәк фикер алышуның дәвамы булды», – дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Фестиваль программасы гастрономия вакыйгаларыннан тыш, күңел ачу, мәдәни чаралар һәм эшкуарлар өчен аралашу мәйданчыгын да үз эченә ала.
«Made in Kazan форумы үз җимешләрен бирә. Коллектив идеяләрнең хәзерге вакытта бик мөһим булуына ышанам. Гастрофестиваль кебек вакыйгалар Татарстан башкаласының туристик һәм инвестицион җәлеп итүчәнлегенә һәрвакыт уңай тәэсир итә, ә бизнес вәкилләренең очрашуы партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен чираттагы адым булачак», – дип билгеләде Илсур Метшин һәм фестивальгә озын гомер теләде.
Казанның иң матур табигать локацияләренең берсендә, фуд-корт зонасында, 30 дан артык фудтрак, барбекю-мобильләр урнашачак, ә фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион җәйге һәм милли ризыклар, сусыл стейклар, бургерлар, зәвыклы десертлар һәм авторлык эчемлекләре белән сөендерәчәк, фермерлар һәм җитештерүчеләр үзләре җитештергән продукциягә дегустация үткәрәчәк.
Моннан тыш, Аккош күле үзе фонтанлы матур су тамашасы, шулай ук Татарстанның виндсерфинг һәм электрофойл буенча осталары башкаруындагы трюклар (көчле су басымы хисабына су өслеге өстендә очу) урынына әйләнәчәк. «Иң кыюлар өйрәтү локацияләренә бара һәм су транспортында тест-драйв уза алачак», – дип хәбәр итте С.Миронов. Шулай ук махсус оештырылган мәйданчыкта волейбол матчлары, йога белән шөгыльләнү һәм башка спорт күңел ачу чаралары узачак.
Район администрациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, палаткаларда һәм кемпингларда актив ял итәргә яратучылар учак янындагы гитарага җырлар астында туристик слетларның җылы атмосферасына чума алачак. Гастрофест кунакларына спорт ориентлашуы һәм урманда исән калу турында сөйләячәкләр, бивакны дөрес ясарга өйрәтәчәкләр, шулай ук квадроцикллар, көймәләр һәм катамараннарда тест-драйвлар узачак. Туристик бизнес вәкилләре сәяхәтләр өчен матур һәм кызыклы локацияләр, глэмпингларда ял итү, шәһәр экскурсияләре һәм елга круизлары турында сөйләячәкләр.
Шулай ук фестивальдә товарлар ярминкәсе дә эшләячәк. Анда интерьер, бакча һәм дача өчен декор, кулдан ясалган төрле әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта ярминкәгә килүчеләр җәйге чорда аеруча кирәк булган продукцияне, мәсәлән, мангалларны алдан өйрәнә һәм сынап карый алачаклар.
Иң нәни катнашучылар өчен диджей һәм аниматорлар, кызыклы квестлар, иҗади мастер-класслар һәм уеннар, җәядән ату белән балалар кемпингы оештырылачак.
Көн дәвамында кунаклар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары яхшы кәеф тудырачак.
С.Миронов билгеләп үткәнчә, фестиваль партнерлык элемтәләрен җайга салу урыны да булачак, бизнес вәкилләре бер-берсе белән таныша, алга таба хезмәттәшлек өчен контактлар алмаша алачак. «Җәй көне вакыт уздыру һәм ял итү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр, фермерлар һәм рестораторлар коммуникацион мәйданчыкта очрашачаклар, анда лекторийлар, мастер-класслар узачак һәм тармак үсеше, шулай ук Казанның Россия гастрономия башкаласы буларак статусын алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак», – дип нәтиҗә ясады С.Миронов. Мәсәлән, фестивальдә катнашучылар челтәргә нигез салучы (Россиядә 50 дән артык ресторан) Тимур Ланский һәм zero waste форматындагы (табигатькә сак караш) Россиядәге беренче ресторанны оештыручы Никита Передягин белән аралаша алачаклар. Фестивальдә катнашу өчен махсус сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк .
Гастрофест «Аккош күле» урман паркы территориясендә 10:00 сәгатьтән 20:00 гә кадәр узачак. Халык фестивальне үткәрү урынына кадәр махсус шаттлларда барып җитә алачак, алар Горький шоссесыннан бәйрәм мәйданына кадәр йөриячәк. Моннан тыш, аның янында парковка урыннары да оештырылачак.