(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Казанда Балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы Горький исемендәге парк булачак. Анда 1 нче июнь көнне уен мәйданчыклары эшләячәк һәм концерт күрсәтеләчәк. Әлеге көнгә багышланган чаралар программасы турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
«Күп еллар дәвамында бэби-бум кичергән шәһәр буларак, Балаларны яклау көне – зур шатлык һәм җаваплылык», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, бу ел башыннан Татарстан башкаласында 7 мең 327 бала туган.
1 нче июнь көнне бәйрәм Горький исемендәге паркта сәгать 11:00 дә «Кояшка елмай» программасыннан башлана. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле уен мәйданчыклары, шәһәр һәм республика конкурсларында җиңүчеләр катнашында концерт оештырыла.
Г.Сәгыйтова сүзләренә караганда, бәйрәмнең тагын бер мәйданчыгы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясе булачак. «Биредә «Без Кремльне яратабыз!» фестивале узачак. Аның программасында – концерт, мастер-класслар, Казан тарихы турындагы 50 метрлы холстны бизәү буенча флешмоб, юл куркынычсызлыгы мәктәбе дәресләре һәм һөнәрчелек остаханәсе», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Балаларны яклау көненә багышланган чаралар өчен «Черек күл» паркы яңа локация булачак. 16:00 сәгатьтә биредә «Рок мәктәбе»ндә тәрбияләнүчеләр концерты башланачак, ә парк территориясендә балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре күргәзмәсе оештырылачак. Моннан тыш, бу көнне паркта «Капитаннар клубы» проекты старт ала. Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, бу Россиядә беренче судомодель прокаты проекты. Суднолар прокатыннан җыелган акчалар хәйрия фондларына тапшырылачак.
Бәйрәм чарасы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә дә узачак. Казанның 31 балалар бакчасыннан 4-7 яшьлек 200 бала «Балачак иле» шәһәр балалар иҗаты фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячак.
«Крылья Советов» паркында «Балачак ритмнары» программасы узачак. Кунакларны интерактив, иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыклары көтә.
Балаларны яклау көнендә «Симург» инклюзив ял үзәге дәресләренең беренче елына йомгак ясаячак. «Әкият» балалар үзәгендә үзәк карамагындагыларның эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, 13:30 да робот техникасы буенча ярышлар башланачак, ә 14:00 сәгатьтә – «Эмоцияләр кайда яши» спектакле.
Моннан тыш, 1 нче июньдә дәүләт мәдәният учреждениеләрендә балалар өчен чаралар узачак. Шулай итеп, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында бөтен гаилә өчен «Гаҗәеп чорма» әкиятен күрсәтәчәкләр, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Бәхетле көнем» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Тамаша 13:00 сәгатьтә башлана. Монда ук 18:30 сәгатьтә «СалаваТік» төркеме концерты башлана. Бу көнне экскурсияләргә Казан зооботаника бакчасы да чакыра.
Бәйрәм чаралары Казанда 1 нче июньдә генә үткәрелмәячәк. Әйтик, 31 нче майдан 21 нче июньгә кадәр мәдәният учреждениеләрендә «ШАЯН ТВ» телеканалының «Балачак җыры» концертлары узачак: 31 нче майда – Тимерьюлчылар мәдәният йортында, 7 нче июньдә – «Чулпан» мәдәни үзәгендә, 16 нчы июньдә – Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йортында, 21 нче июньдә – «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә. Концертлар 11:00 сәгатьтә башлана. Аларны бушлай карарга була. Концертлар ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә Казан Мэриясе тарафыннан оештырылды.
5 нче июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында узачак «Балалар барахолкасы»нда авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаилә балаларына «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Казан велосипедчылары клубы оештырган акция барышында җыелган һәм ремонтланган велосипедларны тапшырачаклар.