(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы имтиханнарны тапшыра башлады. Быел дәүләт йомгаклау аттестациясе коронавирус пандемиясенә кадәрге форматта үткәрелә. «Беренче имтиханнар штат режимында узды», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Тугызынчы сыйныф укучыларының – чит телләр, математика һәм җәмгыять белеме, ә унберенче сыйныф укучыларының география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнары булды.
Быел 6017 унберенче сыйныф укучысы һәм 11 мең 800 тугызынчы сыйныф укучысы йомгаклау аттестациясен уза. Казанлылар белән беррәттән имтиханны Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан килгән 7 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 9 унберенче сыйныф укучысы тапшыра. 11 нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теле һәм математиканы (база яки профиль) бирергә кирәк. 9 нчы сыйныф аттестатын алу өчен укучылар 2 мәҗбүри имтихан – рус һәм математиканы һәм икесен сайлау буенча тапшырырга тиешләр.
И.Ризванов БДИ тапшыру өчен иң популяр дисциплиналар – җәмгыять белеме, физика, информатика, биология, инглиз теле һәм химия, төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен информатика, җәмгыять белеме, география, инглиз теле, биология, физика һәм химия тора, дип сөйләде.
Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен 25 пункт әзерләнгән, аларда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ язачак, төп дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен 48 пункт һәм 10 пункт – дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыру өчен, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе башлыгы. Моннан тыш, 88 пункт сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өйдә оештырылган. Барлык имтихан пунктларын Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тикшерде.
«Төп дәүләт имтиханын уздырганда процедураның объективлыгына һәм катнашучыларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте И.Ризванов, – Пунктлар Эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәтләре һәм дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары тарафыннан тикшерелә. Пунктлардагы штаттан тыш хәлләргә җавап бирү өчен челтәр компаниясе һәм Социаль өлкә учреждениеләренә хезмәт күрсәтү департаментының авария бригадасы хезмәткәрләре кизү тора.
Төп дәүләт имтиханнарын үткәрүгә 10 меңгә якын педагог җәлеп ителгән. Имтихан үткәрү пунктлары хезмәткәрләре укулар узды һәм сынау имтиханнарын үткәргәндә үз белемнәрен практикада ныгыттылар.
Имтихан материаллары имтихан көнендә аудиториягә китерелә, аларны бастыралар, ә соңыннан укучылар каршында сканерлыйлар. Бөтен процесс видеокамерага языла. И.Ризванов быел бердәм дәүләт имтиханнарының материаллары барлык фәннәр буенча да үзгәрүенә, алар практик күнекмәләрне, аңлатмаларны һәм аргументацияне куллануга юнәлдерелгән булуына игътибар итте.
11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан чоры – 21 нче июньдә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен бер көнгә соңрак, 22 нче июньдә, төгәлләнәчәк. Төп чорда җитди сәбәпләр аркасында имтихан яза алмаучылар өчен резерв көннәр каралган.
673 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм 762 тугызынчы сыйныф укучысы кызыл аттестатка дәгъва итә, дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы. Медаль алу өчен унберенче сыйныф укучысына рус теле һәм математика буенча кимендә 70 балл җыярга һәм калган фәннәр буенча минималь чикне үтәргә кирәк.
«Уку елы тәмамланып килә, укучыларны аттестациягә әзерләү ике пандемия елы дәвамында барды. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керерләр дип өметләнәбез», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.