(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Дмитрий Никитин). Казанда язгы санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы чорында полигоннарга 898 мең кубометр калдык чыгарылган. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшинга Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов җиткерде.
«Зур шәһәрне уртак көч белән карап тотарга мөмкин. Төзекләндерү өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләренең һәм район администрацияләре башлыкларының уртак эше нәтиҗәсендә безнең шәһәр чиста һәм караулы булып кала бирә. Без халыкның шәһәргә карата булган мәхәббәте ничек үсүен күрәбез – ул елдан-ел чистара бара», - дип билгеләде Мэр.
Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласы халкына шәһәрне җыештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча «Шәһәр округлары» категориясендә республиканың иң яхшы муниципаль берәмлеге дип танылуын искә төшерде.
Игорь Сәлахетдинов 1 нче апрельдән 1 нче июньгә кадәр уза торган икеайлыкта 140 меңнән артык кеше катнашуын билгеләп үтте. Ике ай эчендә 21 млн кв. метрдан артык юл һәм алар буендагы 17 млн кв.м газон чистартылган. 5000 нән артык ишегалды тәртипкә китерелгән, 400 гектардан артык мәйданны били торган парклар, бакчалар һәм скверлар территорияләрендә 100 километрдан артык куркынычсызлык коймалары юылган, 30 меңнән артык юл билгесе һәм 700 дән артык тукталыш павильоны чистартылган.
Моннан тыш, шул ук чорда кыш дәвамында урман полосаларында, чокырларда һәм тузган йортлар янында барлыкка килгән 80 санкцияләнмәгән чүплек һәм чүп өеме юк ителгән. «Актив казанлылар ярдәме белән Әмәт, Отары, Сухая река, Кадыш һәм Юдино торак массивлары территорияләрендә көнкүреш чүп-чар өемнәре җыештырылды», - дип билгеләде И.Сәлахетдинов.
Санитар икеайлыкның төп чарасы булып 23 нче апрельдә узган гомумшәһәр өмәсе булды. Ул 60 меңгә якын битараф булмаган казанлыны җыйды. Бу көнне 80 территория чистартылды һәм 17 мең кубометр чүп чыгарылды, ә төп басым урман полосаларын, яшел зоналарны, чокырларны, яр буйларын, паркларны һәм башка җәмәгать киңлекләрен җыештыруга ясалды.
Икеайлык барышында 24 нче апрельдә Рус-Немец Швейцариясендә активистлар белән берлектә Сосновский балтырганына каршы көрәш буенча акция үткәрелде. 35 кеше 50 капчык чүп-чар җыйды, үсемлек белән компост чокыры тутырылды. «Хәзерге вакытта көн саен шәһәр территориясен агымдагы карап тоту буенча планлы эшләр алып барыла», – дип нәтиҗә ясады И.Сәлахетдинов.
«Җәй әле башлана гына, алда шәһәрне карап тоту буенча зур эш көтә», - дип өстәде Мэр.