(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Соңгы биш елда Казанда 7 мең 600
бала өчен 34 балалар бакчасы, шулай ук 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпуслары
төзелде. Бу федераль программалар һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка
ашырылды, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур
Метшин.
«Федераль
һәм региональ хакимият ярдәме белән Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала,
төзелгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча алда бара. Үзгәрешләрне
һәркем күрә ала. Меңьеллык бәйрәменнән соң бар да үзгәрде, башка инфраструктура
барлыкка килде. Социаль инфраструктураны яхшырту өстенлекле юнәлешкә әверелде –
балалар бакчалары, мәктәпләр, шәһәр яны лагерьлары, яшүсмерләр клублары,
мәктәптән тыш белем бирү учреждениеләре. Эш системалы рәвештә алып барыла,
бүгенге көндә бездә начар шартлар булган учреждениеләр юк. Әмма балалар
бакчалары һәм мәктәпләр белән тәэмин ителеш элеккечә үк кискен һәм авыр мәсьәлә
булып тора», – дип билгеләп үтте ул.
Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, быел Казанда ике
мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзелә башлаган. Ике яшүсмерләр клубында һәм
шәһәр читендәге бер лагерьда хәзер ремонт бара. Тагын 17 мәгариф учреждениесе
капиталь ремонтланачак.
Казанда
реконструкция программалары буенча соңгы елларда 42 яшүсмерләр клубы, 4 шәһәр
читендәге лагерь яңартылды, аларның сыйдырышлылыгы 20-25% ка артты. Спортчылар
өчен 193 яңа объект ачылды. «Төзекләндерелгән шәһәр яны лагерьларында шартлар нык
үзгәрде. Аларда ремонт кунакханәләр дәрәҗәсендә башкарылды», – дип ассызыклады Казан Мэры.
«Биш
ел дәвамында «Мәскәү», «Сәйдәш», «Чулпан», «Залесный» мәдәният үзәкләре, Сәет-Галиев
исемендәге, Ленин исемендәге, Тимерьюлчылар мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде,
шулай ук Константиновкада мәдәният йорты төзелде. Учреждениеләрдә 695 клуб
оешмасы эшли, шуларның 376 сы 14 яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Аларда 7
меңгә якын яшь казанлы шөгыльләнә», –дип сөйләде Г.Сәгыйтова.
Бүгенге
көндә шәһәрдә 353 балалар бакчасы, 200 гомуми белем бирү учреждениесе, 8
балалар поликлиникасы, 4 балалар хастаханәсе, 48 өстәмә белем бирү
учреждениесе, 2220 спорт корылмасы, 65 яшүсмерләр клубы, 12 шәһәр читендәге
лагерь һәм китапханә эшли.
«Китерелгән
саннар таң калдыра. Без зур һәм системалы эшне күрәбез», – дип билгеләде шәһәр
башлыгы.