(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Казанда Эчке эшләр органнарында исәптә торучы балигъ булмаган һәм имин булмаган гаиләләр саны кимегән. «Авыр яшүсмерләр белән эш мөһим һәм кайчагында күренми дә. Әмма аңа муниципаль хакимият тарафыннан да, белем бирү оешмалары һәм ата-аналар ягыннан да зур игътибар бирелә», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында.
Бүгенге көндә Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1366 укучы исәптә тора, шул исәптән мәктәп эчендәге исәптә – 956 укучы, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Эчке эшләр органнарында 763 балигъ булмаган һәм 1516 имин булмаган гаилә профилактик исәптә тора. Социаль куркыныч хәлдә 406 гаилә бар, аларда 767 бала тәрбияләнә. Ведомствоара социаль патронатта 4 балигъ булмаган бала тора, алар җинаять-башкарма системасы учреждениеләреннән, махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән азат ителгән.
Гүзәл Сәгыйтова ел саен җәен «Яшүсмер» профилактик операциясе үткәрелүен искә төшерде. Анда эчке эшләр органнары, яшьләр сәясәте, мәдәният, социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт белән тәэмин итү учреждениеләре, шулай ук иҗтимагый һәм дини берләшмәләр хезмәткәрләре катнаша. Узган ел 277 рейд нәтиҗәләре буенча социаль куркыныч хәлдә булган 113 балалы 45 гаилә ачыкланган. «Махсус учреждениеләргә 23 яшүсмер килгән, шуларның берсе үз теләге белән гаиләсеннән киткән. 453 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылган», – дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова профилактик операция нәтиҗәләрен.
Ел башында Республика наркология диспансеры белгечләре күзәтүе астында «наркотик, токсинлы матдәләрне һәм алкогольне чамадан тыш куллану» дигән диагноз белән 21 яшүсмер торган – дүрт ел элек булган күрсәткечтән 10 кешегә кимрәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, быел шәһәрлеләрнең наркотикларны куллануын профилактикалау буенча яңартылган муниципаль программа расланган. Нәтиҗәлелеген күрсәткән проектлардан тыш, активлыкның яңа форматлары – квестлар, интерактив уеннар, мастер-класслар, акцияләр, наркотикларның зыяны турында фильм да планлаштырылган.
Авыр яшүсмерләр һәм имин булмаган гаиләләр белән «Ышаныч» үзәге психологлары эшли. Алар квартал саен 2 меңнән артык мөрәҗәгать итүчегә булышалар. «Үзәккә булган ихтыяҗны исәпкә алып, быел аның 10 бүлеген ремонтлаячаклар», - дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Моннан тыш, балигъ булмаган балалар ата-аналары белән бергә «Казанкомпрессормаш» предприятиесе лагерында ял итә алачак, анда аларга бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен торгызуда ярдәм күрсәтеләчәк.