(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май, Дмитрий Никитин). Иртәгә Казанның балалар сәламәтләндерү лагерьларына беренче заездлар башлана. Беренче сменада муниципаль учреждениеләрдә 2,3 меңнән артык бала ял итәчәк, ә җәй дәвамында алар ведомство лагерьлары белән бергә 13,5 мең мәктәп укучысын кабул итәчәк. Алар белән муниципаль лагерьларда 358 вожатый эшләячәк. Кичә Казан Мэры Илсур Метшин лагерьларның яшь казанлыларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде һәм «Юнитур»га җәйге сезон ачылыр алдыннан гомуми методик дәрескә килгән вожатыйларга теләкләрен җиткерде. Вожатыйларның үтенеченә җавап итеп, шәһәр башлыгы «Ял» шәһәр үзәгенең Казанның алдынгы югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен шәһәрнең белем бирү кластеры янында бина бүлеп бирергә кушты һәм вожатыйлар өчен Бөтенроссия форумын уздыру идеясен хуплады.
Лагерьны әзерләүдә төп мәсьәләләрнең берсе – аның иминлеге. Барлык муниципаль шәһәр лагерьлары да категориягә һәм объектларның паспортларына ия, койма белән әйләндереп алынган һәм тәүлек әйләнәсе шәхси сак хезмәткәрләре тарафыннан саклана. Учреждениеләрдә пропуск режимы эшли һәм видеокүзәтү алып барыла, ә полиция һәм нацгвардия хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларына даими рәвештә патрульлек итә. Бу хакта Мэрга «Ял» шәһәр үзәге башлыгы Константин Крайнов сөйләде. Балалар килер алдыннан һәр лагерь берничә тикшерү уза һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардиядән рөхсәт ала.
«Юнитур» лагеренда бу сезонда 4 смена планлаштырылган. Ярты гасырга якын тарихы булган лагерь капиталь ремонттан соң да спорт-туристик юнәлешен саклап калган, ә аның сыйдырышлыгы бер ярым тапкыр (сменага 70 тән 100 гә кадәр) арткан.
Шәһәр башлыгына төзелгән модульле йокы корпусларын (анда балалар өчәр, сигезәр һәм уналтышар кеше урнашачак), шулай ук дүртәр кешегә исәпләнгән палаткаларны күрсәттеләр. «Лагерь спорт-туристик юнәлешкә йөз тотканлыктан, сменаның яртысын балалар өйләрдә, ә икенче яртысын палаткаларда яшиләр. Палаткаларда салкын булса, без балаларга махсус йокы капчыклары бирәбез», - дип билгеләде Константин Крайнов.
Казан Мэры мини-футбол һәм волейбол өчен спорт мәйданчыкларын һәм Идел буе шәһәр яны лагерьларында бердәнбер бау паркын карады. «Болар барысы да – балалар ялының яңа дәрәҗәсе», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Лагерьда булганда И.Метшин «Ял» үзәге вожатыйлары һәм педагоглары белән очрашты. Мэр ял өчен балалар лагерьларының квалификацияле персоналын әзерләү зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Без яшүсмерләр лагерьларына капиталь ремонт ясыйбыз. Бу күп еллар элек без ял иткән шартлар түгеллегенә инана аласыз. Уңайлы корпуслар, ремонтланган ашханә, спорт мәйданчыклары, хәтта бау паркы бар. Хәзер безгә лагерьларны кызыклы, бай программа белән тулыландыру мөһим. Балалар шәһәргә кайткач биредә үткәрелгән вакытны рәхмәт сүзләре белән искә алырлык булсын», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Бу җәйдә муниципаль лагерьларда балалар белән 358 вожатый эшләячәк. Сезон башланыр алдыннан аларның 100 е «Во!» («Вожатский огонь») вожатыйлар мәктәбендә психология, педагогика, уен техникасы, куркынычсызлык нигезләре, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү буенча әзерлек үттеләр һәм квалификация имтиханын тапшырдылар. «Ял» үзәгенең методик бүлеге башлыгы Евгений Романов шәһәр башлыгына барлык лагерьларда да дүрт юнәлеш буенча чаралар үткәреләчәге турында сөйләде: патриотик тәрбия, цифрлаштыру, мәдәни мирас һәм вожатыйлар мастер-классы.
Мэр белән очрашуда катнашучыларның берсе – хореография белгечлеге буенча Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Кристина Лукина. «Минем беренче сменам биш ел элек булды, ул чакта мин мавыгуның тагын да зурракка үсә алуын күз алдына да китермәгән идем», – дип сөйләде ул, хәзер балалар белән ел әйләнәсе эшлим, дип өстәде. «Беренче сменамнан соң мин үземне смена җитәкчесе ролендә сынап карарга булдым һәм остазларым ярдәме белән аны югары дәрәҗәдә үткәрдем», – дип уртаклашты Кристина. Ул балалар белән эшләүдә индивидуаль якын килүнең һәм ышанычның мөһимлеген билгеләп үтте.
ТИСБИда педагог-психолог булырга укый торган Глеб Александров вожатыйлык эшчәнлеге белән 2018 елда форумнарның берсендә танышуын сөйләде. «Беренче сменадан соң мин бу эш белән шөгыльләнүне дәвам итәргә теләвемне аңладым», - диде ул. Эшләү дәверендә иң истә калганы – инклюзив смена. «Төркемдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала булды, әмма без аның талантын ача алдык – ул музыка уен коралларында яхшы уйный һәм теләсә нинди музыканы җиңел истә калдыра иде», – дип искә төшерде Глеб. Вожатый үзе спорт белән мавыга, бу юнәлешкә үз эшендә дә игътибар бирергә тырыша.
Глебтан тыш, Гүзәл Зыякаева да психолог булырга һәм балалар белән эшләргә карар кылган. «4 ел элек әни миңа җәен балалар лагерьларында эшләргә тәкъдим итте – минем вожатыйлык тормышым шулай башланды», - дип билгеләп үтте ул. Шәһәрнең «Ял» үзәгендә әзерлек узу нәтиҗәсендә, кыз быел лагерьга смена җитәкчесе сыйфатында барачак. Шәһәр читендәге лагерьларда эшләү белән беррәттән Гүзәл балаларны биергә өйрәтә.
Вожатыйлар мәктәбендә әзерлек узганнан соң Диана Федорова балалар белән беренче тапкыр лагерьда 15 яшендә эшли. Ул вожатыйлык осталыгы нигезләрен тиз үзләштерә, өстәвенә, үзе балачактан лагерьларда ял итә. Диана үзенең вожатый булып эшләгән беренче сменасыннан соң лагерьга берничә ел стажер буларак бара. «Без эшли торган барлык балалар да төрле, һәм аларга дөрес якын килү – аларның лагерьда яхшы ял итү нигезе», – дип саный ул.
Вожатыйлар белән әңгәмә вакытында Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр читендәге лагерьларны яңарту эшләре алып барылуын билгеләп үтте. 4 муниципаль лагерь – «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный» капиталь ремонтланган. Аларның кабул итү сәләте 50-75% ка арткан. Хәзер эшләр «Яшь гвардия» лагерында бара. Узган ел «Пионерия Татарстана», «Нармонка», «Огонек» лагерьларын проектлау тәмамланган.
«Без сездән ак көнләшү белән көнләшәбез, чөнки яшүсмерлекнең иң якты мизгелләре җәйге лагерьлар белән бәйле, – дип өстәде Мэр. – Мин пионер лагерьларына балачак хатирәләре өчен рәхмәтле. Бу вакытның тәмен белеп калырга кирәк, чөнки нәкъ менә аны сагынып искә алачаксыз».
Вожатыйлар үз чиратында шәһәр башлыгы белән Казанда вожатыйлар хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү буенча үз идеяләре белән уртаклаштылар. Алар шәһәр башлыгына бу елның көзендә Татарстан башкаласында вожатыйлар өчен бөтенроссия фестивален яки форумын үткәрү тәкъдиме белән чыктылар. И.Метшин әлеге инициативаны хуплады һәм «Заречье» һәм «Восток» лагерьларын мәйданчык сыйфатында тәкъдим итте.
Кристина Лукина, Мэрга мөрәҗәгать итеп, «Ял» шәһәр үзәгенең проектлары күп, әмма аларны тормышка ашыру өчен яраклы бина юк, дип сөйләде. Шәһәр башлыгы шәһәр үзәгенә шәһәрнең белем бирү кластеры янәшәсендә бина бүлеп бирергә тәкъдим итте, ул «Ял»ның Казанның алдынгы югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен кирәк. И.Метшин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм проектны әзерләргә кушты. Соңыннан Мэр вожатыйларга яхшы җәйге ял теләде.
Исегезгә төшерәбез, быел җәйге чорда 29 мең 464 кеше ял итәчәк, шул исәптән 23 шәһәр читендәге лагерьда (12 муниципаль һәм 11 ведомство) – 13,5 мең бала. Бу җәйдә барлыгы 87 төрле профильле лагерь сменасы узачак.