(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май, Дмитрий Никитин).
Июнь аенда 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге капиталь
ремонттан соң үзенең беренче пациентларын кабул итәчәк. Ул медицина оешмасының
икенче корпусында урнашкан. Авырулар өчен шәхси санузел һәм аерым вентиляция
системасы булган бер һәм ике урынлы палаталар каралган. Шушында ук,
хастаханәнең икенче корпусы базасында, дару препаратларын саклау өчен махсус
бүлек барлыкка киләчәк, ә поликлиникада магнит-резонанс томография кабинеты
ачылачак. Казан Мэры Илсур Метшин ремонтның барышы белән танышты.
Шәһәр башлыгы сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүнең Казан
өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә
караганда, быел Татарстан башкаласында яңа поликлиникалар төзү дә, гамәлдәге
медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясау да планлаштырылган. Бүгенгә
капиталь ремонт өч эре шәһәр клиникасында (Сугыш ветераннары госпиталендә, 2 нче һәм 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәләрендә)
уза. «Без комплекслы яңарту уздырабыз, һәм ремонттан тыш, әлеге хастаханәләр
өчен кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель сатып алыначак», – дип билгеләде
Мэр.
16 нчы номерлы хастаханә күп профильле медицина учреждениесе булып тора,
аның составында стационар, поликлиника, 32 меңнән артык хатын-кызга хезмәт
күрсәтә торган хатын-кызлар консультациясе һәм 110 кешегә исәпләнгән бала
тудыру йорты бар. Хастаханәгә 56 меңнән артык кеше беркетелгән, шуларның 34% ы
– өлкән яшьтәгеләр. Ел саен биредә 12 меңгә якын кеше медицина ярдәме ала.
Бүгенге көндә хастаханәдә 904 кеше эшли: 222 табиб, 397 шәфкать туташы,
фельдшер һәм акушер, шулай ук 60 кече медицина хезмәткәре һәм 246 башка
персонал.
Гагарин урамындагы хастаханә бинасы 1979 елда төзелгән. Медицина
учреждениесен масштаблы реконструкцияләү 5 ел элек башланды. 2017 елда
поликлиникага һәм хатын-кызлар консультациясенә капиталь ремонт ясалды, аның
базасында пренаталь диагностика үзәге һәм йөкле хатын-кызлар өчен
тромбодинамика үзәге эшли.
Ике елдан соң, 2019 елда хастаханәдә аерым торучы азык-төлек блогына
реконструкция һәм капиталь ремонт ясалды, соңыннан анда оториноларингология һәм
пульмонология шәһәр амбулатория үзәген ачтылар.
Быел эшләр хастаханәнең 266 койкага исәпләнгән икенче корпусында алып барыла. Казан Мэры объект зур булу сәбәпле, эшләр этаплап
башкарыла, дип аңлатты. «Нәтиҗәдә без табиблар һәм пациентлар өчен уңайлы
шартлар тудырачакбыз, яңа медицина җиһазларын сатып алачакбыз, аны элекке
шартларда урнаштыру мөмкин түгел иде», – диде шәһәр башлыгы.
Хастаханәнең икенче корпусында, шәһәрдә бердәнбер онкогематология
амбулатор үзәге урнашкан. Илсур Метшин бишенче катка менеп, яңартылган
бүлмәләрне карап, башкарылган эшләрне бәяләде.
Хастаханәнең баш табибы Владимир Беляков Илсур Метшинга икенче корпусны
реконструкцияләүнең беренче этабында 900 кв. метрдан артык мәйданлы түбәне
ремонтлау тулысынча тәмамлануын хәбәр итте. «Эшчеләр барлык коммуникацияләрне
алмаштырдылар, хәзер онкогематология үзәгендә киләчәктә Татарстан Республикасы
Президенты ярдәме белән ачылачак компьютер томографиясе кабинетында эшләр
тәмамланып килә», - диде Владимир Беляков.
Хастаханәнең баш табибы медицина препаратларын саклау өчен бүлекне
ремонтлауның тәмамлануы турында хәбәр итте. «Хастаханәдә пациентларны дәвалау
өчен специфик препаратлар сакланырга тиеш, бу дарулар өчен махсус шартлар –
һаваның билгеле бер температурасы һәм дымлылыгы кирәк», – дип аңлатты ул.
Барлык палаталар да блоклап урнашкан, шуңа күрә авырулар башка
пациентлар белән элемтәгә кермәячәк. Моннан тыш, онкогематология бүлегендә,
яңартылганнан соң, һәр палатада шәхси вентиляция системасы каралган. «Бу бүлек,
чыннан да, планлаштыру проекты күзлегеннән уникаль, – дип өстәде ТР сәламәтлек
саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. – Монда түбән
иммунитетлы пациентлар ятачак, һәм теләсә нинди бактериаль инфекция төзәтеп
булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу бүлектә шәхси санузел һәм
аерым вентиляция системасы булган бер һәм ике урынлы палаталар каралган».
Казан Мэры чит ил җиһазлары белән тәэмин итү турында сорау бирде.
Владимир Беляков шәһәр башлыгын барлык медицина җиһазлары эчке эшләр
тәмамланганнан соң ук кайтартылачак, дип ышандырды. «Бүгенге көндә чит ил
җиһазлары белән тәэмин итү проблемалары юк. Тиздән компьютер томографиясе һәм
ике рентген аппараты кайтачак. Барлык медицина препаратлары һәм махсус медицина
җиһазлары элек килешенгән контрактлар нигезендә китерелә», - дип сөйләде
хастаханәнең баш табибы.
Визит ахырында Казан Мэры хастаханәгә тоташкан поликлиника бинасын
карады. Шәһәр башлыгына яңа МРТ аппаратын күрсәттеләр, ул әле җайга салу эшләре
үтә. «Сезнең ярдәмегез аркасында, Илсур Рәисович, сырхауханәдә, ниһаять,
меңләгән казанлыларга ярдәм итә алырлык МРТ кабинеты эшли башлаячак», - диде
Владимир Беляков.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
ярдәме белән медицина учреждениеләрен яңарту дәвам итәчәк.
Хастаханәне карауда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов та катнашты.