(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май, Юлия Летникова).
Бүген «Черек күл» паркында «Лапа дружбы» грант конкурсына йомгак ясалды. Анда
мәктәпкәчә учреждениеләр, Казан мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләре,
шулай ук хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим
иткән шәһәр халкы катнашты. Казан Мэры Илсур Метшин җиңүчеләрне котлады һәм
аларга иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру өчен акчалата сертификатлар тапшырды.
«Лапа дружбы» конкурсы шәһәрдә беренче тапкыр узды һәм
«Без ияләштергәннәр өчен җаваплы» программасы кысаларында уздырыла торган
чараларның берсе булды. «Казан
кешеләр хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәттәге шәһәр булырга тиеш. Йортсыз
хайваннарның саны кимесен һәм шәһәр халкының мөмкин кадәр күбрәге дүрт аяклы
җан ияләренә карата сакчыл карашта булсын өчен казанлылырның сүзләренә колак
салачакбыз. Конкурс
нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казанда гади булмаган проблеманы – сукбай хайваннарга
ярдәм күрсәтү һәм аларга карата сакчыл карашны популярлаштыруны – хәл итү юлларын тәкъдим итүче ярдәмчел,
игелекле һәм креатив кешеләр бар», – дип билгеләде И.Метшин.
Грант конкурсында Казанның 7 районыннан 37 оешма һәм
Татарстан Республикасыннан бер катнашучы катнашты. Жюри 5 номинациядә 23
призерны билгеләде. «Эт – кешенең дусты» номинациясендә профориентация эше
буенча белем бирү программалары эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде, 1 нче урынны
Шәһәр балалар экология-биология үзәге алды. «Айболит һәм башкалар»
номинациясендә Совет районының 159 нчы номерлы балалар бакчасы җиңү яулады. «Инклюзив
мәгарифтә зоотерапия» номинациясендә Мәскәү районының 65 нче номерлы мәктәбе
проекты иң яхшысы дип табылды. «Зооволонтер» номинациясендә беренче урынны
Вахитов районының 12 нче номерлы мәктәбенә бирделәр. «Гаилә патронажы»
номинациясендә Шитовлар гаиләсе (Авиатөзелеш районының 37 нче номерлы
гимназиясе) җиңү яулады. Призлы урыннарны алган конкурста катнашучылар 50
меңнән 200 мең сумга кадәр сертификатлар алдылар. «Бу конкурста җиңелүчеләр юк.
Без бергәләп, балалар һәм өлкәннәр хайваннарга сакчыл карашта булсын өчен,
формат уйлап табачакбыз», – дип өстәде Мэр.
Конкурсантлар иң кызыклы проектларны Казан Мэрына
бүгенге бәйрәм чарасында шәхсән үзләре тәкъдир иттеләр. Әйтик, Россия Эчке
эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Кинология хезмәте үзәге башлыгы
Дмитрий Дудкин берьюлы ике номинациядә призер булды: «Яшь кинолог» проекты
белән «Эт – кешенең дусты» номинациясендә җиңү яулады һәм «Тугрылыклы йөрәк»
проекты белән «Инклюзив мәгарифтә зоотерапия» номинациясендә икенче урынны
алды.
Дмитрий Дудкин сөйләгәнчә, «Яшь кинолог» проекты
сукбай этләр проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Еш кына кешеләр, йорт хайваннары
сатып алганда, үз җилкәләренә нинди җаваплылык төшүен аңламый. Проект
кысаларында балалар кечкенәдән кинологиягә өйрәнә, этләрне ничек дөрес карарга
һәм тәрбияләргә, ни өчен алардан куркырга кирәкмәгәнлеген белә алалар», – дип
аңлатты белгеч.
И.Метшин «Яшь кинолог» проектын югары бәяләде. «Әгәр
без кече яшьтән балаларны йорт хайваннарын тәрбияләү өчен булган җаваплылыкны
ата-аналар белән бүлешергә өйрәтсәк, шәһәрне ташландык этләрсез итүгә
ирешәчәкбез, – диде Мэр. – Сезнең кебек белгечләрне чакырып, безгә мәктәпләрдә
һәм балалар бакчаларында күбрәк белем бирү дәресләре үткәрергә кирәк».
Кинология дәресләре Дмитрий Дудкин җитәкләгән һәм үзе
педагог булып эшли торган Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә
инде. Хәзер беренче потоктагы укучылар белән дәресләр ахырына якынлаша. Җиңеп
алынган акчага үзәк җитәкчесе учреждение территориясендә этләрне өйрәтү һәм
күнектерү өчен мәйданчык булдырырга планлаштыра.
Кинолог Дмитрий Дудкинның икенче проекты – «Тугрылыклы
йөрәк» – «Инклюзив мәгарифтә зоотерапия» номинациясендә җиңеп чыкты. Проектның
идеясе – ишетү сәләте бозылган кешеләрне, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле
булуга карамастан, йорт хайваннарын дөрес тәрбияли һәм күненктерә алуын
исбатлау. Конкурста җиңүченең планнарында – Казан шәһәренең Е.Г. Ласточкина
исемендәге мәктәп-интернаты укучылары өчен дәресләр үткәрү һәм территориядә
этләрне өйрәтү өчен җайланмалар урнаштыру.
Конкурста белем бирү оешмалары гына түгел, Казан
гаиләләре дә катнашты. Әйтик, Ирина Рябцева улы Антон Шитов белән бергә «Кайгыртучан
йөрәкләр» проектын эшләгән һәм «Гаилә патронажы» номинациясендә җиңүче булган.
Ирина Рябцева сөйләвенчә, алар хайваннарга һәрвакыт ярдәм күрсәткән, ә грант
конкурсы турында очраклы гына ишетеп алган. Аларның проекларының идеясе –
кешеләрнең сукбай һәм токымсыз хайваннарга тискәре мөнәсәбәтен үзгәртү. Гаилә патронажында 10 га якын
хуҗасыз эт бар, алар табигать территориясендә яши. Моннан тыш, гаилә еш кына
урамдагы этләрне һәм песиләрне ашата. «Социаль челтәрләрдә хайваннарны
ташламауларын һәм урамда калганнарны ашатуларын сорыйбыз. Безнең гаилә үз
үрнәгендә этләрнең һәм песиләрнең уңай эмоцияләр бүләк итүен, ә ашату процессы
ташландык хайваннарга карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләвен күрсәтергә тели», –
дип аңлатты И.Рябцева.
«Бүген без иң яхшы проектларны күрдек. Күп кенә
инициативаларны тормышка ашыру әле башлана гына, ә нәтиҗәләр көз көне тәкъдим
ителәчәк», - дип билгеләде шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы
Ирек Ризванов.
Чарада катнашучылар өчен хәзер «Зооцентр» приютында
яшәүче хайваннарның фотокүргәзмәсе оештырылды, ә стендта сәламәтлеге
мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эт сурәтләре ясалган открыткалары
урнаштырылды. Бүләкләү алдыннан конкурсантларга хайваннарга карата сакчыл
мөнәсәбәтнең ничек мөһим икәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин жюрига җиңүчеләрне сайлау җиңел булмаганын, һәр проект игътибарга
лаек булуын әйтте. «Кешеләрнең чын кызыксыну белдерүләре мөһим. Үзебез дә,
балаларыбыз да йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәттә булырга өйрәнгәндә –
сукбай хайваннар проблемасы бетәчәк», – дип аңлатты ул.
Грант конкурсы 2021 елның ноябрендә старт алды. Катнашучыларга йортсыз хайваннарга ярдәм итүгә,
приютлардан этләр һәм песиләр алуны популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар,
шулай ук халыкка приютларга кирәкле волонтерлык ярдәме төрләре турында
мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде. Гаризалар мәгариф учреждениеләреннән,
укучылар һәм аларның әти-әниләреннән, шулай ук инициативалы казанлылардан кабул
ителде.