(Казан
шәһәре KZN.RU, 9 нчы май, Юлия Летникова). Казанда бүген, Җиңү көнендә,
«Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе узды, аңа 170 мең кеше кушылды. Ике
еллык тәнәфестән соң шәһәр халкы яңадан шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Бөек
Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары белән уздылар. Акциядә шәһәрлеләр
белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре
дә катнашты.
Йөрешкә
әзерлек алдан ук башланды – инде 13 сәгатьтән колонна формалаштырылды. Бу
вакытка Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә күпләп кешеләр җыелды. Алар
арасында оныгы белән Татьяна Гәрәева да бар иде. Ул «Үлемсез полк» акциясендә
катнашу аның өчен инде традициягә әйләнүен, ә быел аңа беренче тапкыр оныгы да кушылуын
сөйләде. «Шәһәр урамнары буйлап геройларның портретлары белән янә уза алуыбызга
шатмын. Колоннада барганда, горурлык хисе биләп ала, башка катнашучылар белән бер
сафта барганда бердәмлек тоям», – дип уртаклашты Казанда яшәүче ханым. Татьяна
Гәрәева кулында – ире Азат Гәрәевның әтисенең рәсеме, ә оныгы, 1943 елда
фронтка китеп, яраланып, 6 елдан соң, 1949 елда әйләнеп кайткан бабасы Иван
Безруковның фотосурәте белән акциядә катнаша.
Чара
15:00 сәгатьтә башланды. Башка шәһәрлеләр белән бергә «Үлемсез полк» акциясендә
абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының портреты белән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Галимҗан Миңнехан улы 19
яшендә фронтка китә, 359 нчы укчы полкы составында сугыша. 1941 елның 15 нче декабрендә
Мәскәү астында каты сугышлар нәтиҗәсендә һәлак була.
Казан
Мэры Илсур Метшин «Үлемсез полк» акциясенә әтисе ягыннан бабасы –Мөҗәһит
Мөхәммәтша улы Метшин портреты белән чыкты. Ул бөтен сугышны ахырынача узган – беренче
көннәреннән 1945 елда җиңүгә кадәр, биш тапкыр яраланган һәм ике контузия
алган.
Йөреш
вакытында шәһәрлеләр Нужин һәм Казан федераль университетының Астрономия
урамнарыннан акциягә кушыла алдылар. Бер сәгать эчендә Казан халкы Карл Маркс,
Лобачевский урамнарында, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап
туганнарының портретлары белән узды. Хәрәкәт маршруты 5 чакрымга якын тәшкил
итте, ә катнашучылар саны даими рәвештә артты.
Акциягә
кешеләр гаиләләре белән килгән иде. Булат Нуруллин хатыны һәм өч баласы белән
«Үлемсез полк»та инде берничә тапкыр катнаша икән. «Бүген без әтием Ишат
Алиевның портреты белән барабыз. 20 яшендә ул фронтка киткән, каты яраланып
кайткан, хәрби бәрелешләрдә кулын югалткан», – дип сөйләде Казан кешесе.
Катнашучыларның
йөреше хәрби җырлар белән үрелеп барды, ә Ирек мәйданында Казан филармониясе
артистлары катнашында концерт оештырылды. Алар исә акциядә катнашучыларны
Меңьеллык мәйданында каршы алды.
Бөтенроссия
акциясен оештыруда волонтерлар ярдәм иткән, мәсәлән, Альбина Максутова колонна
формалаштыруда катнашкан. «Ике ел дәвамында акция офлайн форматта узмады, һәм
волонтерлар алдында бүген мөһим бурыч – шәһәр халкына төп кагыйдәләрне җиткерү
һәм катнашучыларны координацияләү», – дип сөйләде волонтер. Ул бүген акцияне
оештыруда ярдәм итсә дә, соңрак Альбина Максутова хәрәкәткә кушылды. «Минем
кулымда – зур бабам Җиһан Елаевның һәм бабам Рәхим Елаевның портретлары. Зур
бабам Берлинга барып җиткән һәм исән-сау әйләнеп кайткан, ә бабам сугыш чоры баласы
булган», - дип уртаклашты истәлекләре белән активист кыз.
Бөек
Ватан сугышы елларында 700 мең татарстанлы фронтка озатылган, 378 мең кеше сугыш
кырларында ятып калган һәм алган яралардан һәлак булганнар. Мария Болотова да
безнең ил өчен көрәшкән барлык туганнарын искә алырга килгән. Кулында әти-әнисе
төшкән фоторәсемнәр. «Әни һәм әти фронтка 18 яше тулмаган килеш киткәннәр. Әни
фронтта – ефрейтор, ә әти миномет бүлекчәсе командиры булып хезмәт иткән. Икесе
дә сугыштан кайткан һәм зур гаилә корганнар: ике улы һәм кызы туган», – дип
сөйләде Мария Болотова. Акция алдыннан Казанда яшәүче ханым, Царицыно зиратына
барып, әти-әниләрен искә алган.
Исегезгә
төшерәбез, «Үлемсез полк» – Бөек Ватан сугышы буыны турындагы хәтерне саклауга
йөз тоткан бөтенроссия хәрәкәте. Ел саен Җиңү көнендә шәһәр урамнары буйлап үз
туганнарының фотосурәтләре төшерелгән рәсемнәр белән колонна уза: алар арасында
армия һәм флот ветераннары, партизаннар, каршылык сугышчылары, тыл
хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш чоры балалары һәм
Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләр бар. Тантана беренче тапкыр 2011 елда
Томскида уздырылган.
2020
һәм 2021 елда бөтенроссия акциясе коронавирус пандемиясе аркасында онлайн форматта
узды. Аңа кадәр, 2019 елда, Казанда «Үлемсез полк» акциясендә 169 мең кеше катнашкан
иде.