(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель, Юлия Летникова). Казанда апрель азагында урам-юл челтәре элементларында законсыз урнаштырылган реклама белдерүләре телефоннарына автошалтыратулар һәм махсус техник чаралар ярдәмендә яшелләндерелгән территорияләрдә машиналарны парковкалауны теркәү яңартылачак. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев җәйге чорда биналарны һәм территорияләрне карап тотуга кагылышлы төп таләпләр турында сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, ел ахырына кадәр Татарстан Республикасында кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган хокук бозулар өчен штрафларга мораторий гамәлдә булачак. «Без кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган хокук бозулар өчен штрафларга мораторий керттек, әмма ул төзекләндерү кагыйдәләрен гамәлдән чыгармый. Таләпләрнең үтәлешен күзәтеп торачакбыз. Чисталыкны сакларга өйрәнү – безнең уртак хезмәт һәм җентекле эш. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без Казанның шәһәр мохитенең уңайлылыгы буенча рейтингка кертелүен даими белеп торабыз. Бу зур һәм системалы эшне таләп итә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Казанда төзекләндерелмәгән территорияләр көннән-көн кими бара», – диде ул.
Үз белдегең белән ишегалларын төзекләндерергә һәм юлларны ябарга ярамый
Узган җәйге сезонда кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясап, ишегалды территорияләренең торышы, аерым алганда, контейнер һәм бункер мәйданчыкларының тиешенчә файдаланылмавы халыкта зур борчу тудыра. Сезон эчендә хокук бозулар өчен 72 беркетмә төзелде. Наил Минвәлиев искәрткәнчә, идарәче компанияләр хезмәткәрләре даими рәвештә чүп җыю урыннарындагы лапасларны ремонтларга һәм коймаларны буярга тиеш. Моннан тыш, ел дәвамында мәйданчыкларны игъланнардан чистартырга һәм калдыкларны вакытында чыгаруны тәэмин итәргә кирәк. Әгәр контейнерлар мәйданчыктан читкә чыгарылган, тулган, чүп алып киткәннән соң җыештырылмаган чүп-чар кебек барлык очраклар да контейнер мәйданчыкларын тиешенчә эксплуатацияләмәү буларак карала.
Еш кына ишегалларын мөстәкыйль төзекләндергәндә халык машиналар йөрү өлешен яба, бу шулай ук хокук бозу булып санала. Җәй дәвамында шундый 22 факт ачыкланган, дип хәбәр итте Наил Минвәлиев. Аның сүзләренчә, үз белдегең белән төзекләндерергә һәм ишегалларында юлларны ябарга ярамый. Шлагбаумнарны урнаштыру Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә эшләр проектын алдан килештергәннән соң гына мөмкин. Моннан тыш, яшелләндерелгән территорияләргә машина куйган өчен 32 меңнән артык беркетмә төзелгән – бу хокук бозуларга мораторий кагылмый.
Шәһәр зиратлары янындагы территорияләрдә дә чисталыкны һәм тәртипне сакларга кирәк. «Кызганычка каршы, кайбер кешеләр чүп-чарны тиешле урынга илтми, якындагы койма аша гына ыргыта», – дип белдерде Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
Идарәче компанияләр һәм милекчеләр бинаның алгы ягын һәм өйалды баскычын үз вакытында ремонтлауны тәэмин итәргә тиеш
Хуҗалык итүче субъектлар керү төркемнәренең һәм биналар өслегенең, шулай ук урам-юл челтәре элементларының торышын күзәтергә тиеш, язулар һәм белдерүләр булу да ярамый, дип искәртте Н.Минвәлиев. Моннан тыш, узган ел эчендә тышкы реклама чараларын (элмә такталар һәм адреслы атрибутика) урнаштырганда һәм кулланганда 537 хокук бозу ачыкланган.
Җәй җитү белән аерым игътибар традицион булмаган сәүдә итүгә бирелә, аны оештыруны урыннарда район администрацияләре һәм Эчке эшләр министрлыгы органнары тикшереп тора. Н.Минвәлиев сөйләвенчә, товарларны һәм сәүдә җиһазларын сату өчен билгеләнгән территориядә генә туплау рөхсәт ителә. Тротуарда урнаштыру – административ җәза каралган хокук бозу. Сәүдә нокталары янында чүп савытлары урнаштырырга, аларны тузган яки ватылган очракта үз вакытында алыштырырга кирәк.
Төзүчеләргә 37 меңнән артык агач һәм куак утыртырга туры киләчәк
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә еш кына төзүчеләр дә эләгә. Бүгенге көндә шәһәрдә 124 төзелеш җәелдерелгән. «Төзелеш мәйданчыкларының киртәләре тотрыклы булырга тиеш. Коймада объектның паспортын урнаштырырга, ә төзелеш территориясендә көпчәкләрне юу урынын булдырырга, керү юлларын төзекләндерергә кирәк. Төзелеш коймасы артында 50 метр радиуста чүп-чар һәм төзелеш калдыклары булырга тиеш түгел. Тротуар һәм газоннарда чүп-чар туплау рөхсәт ителми. Әгәр тротуарны ябу, төзелеш баскычларын урнаштыру кирәк булса, рөхсәт рәсмиләштерелә», – дип искәртте Н.Минвәлиев.
30 см тирәнлектән астарак башкарыла торган җир эшләренә ордер рәсмиләштерелә. «Орденны рәсмиләштерү вакытларын кыскарту буенча үзгәрешләрне исәпкә алып, без намуссыз подрядчылар санының кимүен көтәбез. Килешенмәгән һәм киртәләмәгән килеш казу эшләре алып барган өчен катгый чаралар күреләчәк, чөнки бу хокук бозулар гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра», – дип аңлатты Н.Минвәлиев. Барлык эшләр тәмамланганнан соң, төзекләндерү эшләре тулы күләмдә башкарылырга тиеш. Әйтик, узган ел 173 оешмага ордер рәсмиләштермичә генә эшләр башкарган өчен җәза бирелгән.
И.Метшин төзүчеләр арасында уңай тенденциягә игътибар итте. «Казу эшләре ордерларсыз уздырыла торган очраклар саны шактый кимеде. Шуңа да карамастан, без ситуацияне күзәтәчәкбез һәм канунның бөтен катгыйлыгы буенча, шул исәптән сумнарда да җәза бирәчәкбез», – дип ассызыклады Мэр.
Төзелеш чорында юкка чыгарылган яшел үсентеләрне торгызу эшләре дә Административ-техник инспекция идарәсенең даими контролендә тора. Әйтик, Н.Минвәлиев сүзләренә караганда, 179 оешмага 37 меңнән артык агач һәм куак утыртырга кирәк, ә район администрацияләре башлыклары әлеге эшләрнең координаторлары булачак. Моннан тыш, агачларны санитар кисүләрдән соң барлыкка килгән калдыкларны вакытында чыгару таләп ителә. «Әлеге кагыйдәләрне үтәү зур акча таләп итми һәм шәһәребезнең чисталыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады идарә җитәкчесе.