(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар озата йөрде.
Төп музей мәйданчыкларының берсен Казан Кремле тарихына багышлау планлаштырыла. Экспозициядә тарихи иконография, макетлар, документаль һәм архив материаллары, мультимедиа инсталляцияләре кулланылачак. Белгечләр аерым тематик блокны Кремль тарихы белән бәйле иң кызыклы сюжетларга багышларга тәкъдим итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Ислам реликвиясе» экспозициясе проектын тәкъдир иттеләр. Күргәзмә Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү темасын актуальләштерергә һәм, Ислам мәдәниятенең иң мөһим үзәкләреннән берсе буларак, Татарстан образын ассызыкларга тиеш. Гавами урыннар бинасының икенче каттагы залларында сирәк кулъязма һәм басма Коръәннәр, төрле архитектура детальләре, Болгар һәм Алтын Урда хакимнәренең тәңкәләре, намаз келәмнәре, Идел буе татарларының традицион костюмнары тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, икенче катта мастер-класслар үткәрү, татар костюмнарын һәм зәркән сәнгатен популярлаштыруга юнәлдерелгән иҗади остаханәләр урнаштыру планлаштырыла.
Тулаем алганда, Гавами урыннар киңлекләрен ике өлешкә бүләргә тәкъдим ителә: берсендә – локаль (региональ) күргәзмәләр, ә икенчесендә федераль һәм чит ил музей-партнерлары белән күргәзмәләр үткәреләчәк. Планда Идел буе төбәкләре һәм башкала музейлары күргәзмәләрен оештыру да карала. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бинаның ишегалды территориясен үстерү проекты белән танышты: биредә туристлар өчен ял итү зонасын булдыру тәкъдим ителә.
Аннары Татарстан Президентына «Ушкова йорты»н үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов бу йортта булган иде һәм бинаны киләчәктә файдалану вариантларын карарга кушты. Вариантларның берсе – бинада үзенчәлекле тарихи стильдә резиденция урнаштыру, шулай ук экскурсияләр үткәрү өчен бинаның бер өлешен саклап калу. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны игътибар белән өйрәнүне, шулай ук киләчәктә төзекләндерү эшләрен башкару өчен объектны тикшерүне йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектлары белән танышты. Президентка тәкъдим ителгән беренче объект Таҗи Гыйззәт урамындагы территория булды. Биредә торак комплексын төзү күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады, бинаның тышкы кыяфәте әйләнә-тирә мохит стилистикасына гармонияле рәвештә туры килергә тиешлеген искәртте.
Аннары ТР Президентына Петербург урамындагы ике проект – сәүдә-кунакханә комплексы һәм кунакханә тибындагы күп функцияле комплексны тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ике проектны да эшләп бетерергә, аерым алганда, биналарның катларын азайтырга, югары катлар карарын принципиаль рәвештә яңадан эшләргә кушты. Тарихи үзәктә яңа төзелеш сыйфатлы һәм архитектура ягыннан кызыклы булырга тиеш, дип ассызыклады Татарстан Президенты.