(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Энергетика һәм энергия саклау технологияләре буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Чарада Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар булды.
Ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел форумда Россиянең 34 төбәгеннән илебезнең 63 компаниясе катнаша. Бүген мәйданчыкта шулай ук Россия Дәүләт Советының энергетика буенча эш төркеме утырышы узачак. Моннан тыш, форум кысаларында «Энергетика. Ресурсларны саклау» дигән күргәзмә ачыла һәм Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы була.
«Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау – безнең бурычлар, аларны хәл итү безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенә һәм гражданнар өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Форумда катнашучыларның уртак эше фәнни-техник мөмкинлекләрне ныгытуга һәм барлык дәрәҗәләрдә интеграль элемтәләрне үстерүгә юнәлтелер дип ышанам. Без тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер һәм элемтәләргә ачык».
Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин ассызыклаганча, форум мөһим вакыйга булып тора һәм энергияне сак тоту өлкәсендә, шул исәптән йортлар төзелешендә дә, яңа технологияләрне куллану мөмкинлеген бирә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда Россия җитештерүчеләре өчен бу – үз технологияләренә күчү мөмкинлеге дә.
Форум ачылышыннан соң кунаклар энергияне сак тоту технологияләренә багышланган махсуслаштырылган күргәзмә белән таныштылар. «Татэнерго», «Челтәр компаниясе», «Татэнергосбыт», «Татнефть» һәм башка компанияләрнең экспозицияләре күрсәтелде. Аларның вәкилләре 2020-2021 елларда җитештерү күрсәткечләре динамикасы, яңа проектлар турында сөйләделәр. Компанияләр җылылык челтәрләрендә югалтуларны даими рәвештә киметәләр, шулай ук илебез җиһазларын һәм технологияләрен куллану сәясәтен алып баралар.
Форум кунаклары энергетика һәм энергия саклау өлкәсендә эшкә җәлеп ителгән югары уку йортлары, төрле предприятиеләр һәм компанияләр стендлары белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.