(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында 2021 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» программасын гамәлгә ашыру һәм 2022 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Исегезгә төшерәбез, бүген монда энергетика һәм энергияне сак тоту технологияләре буенча Татарстан форумы ачылды.
Утырышта төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Татарстанда электр энергиясен куллану 2021 елда 32 млрд кВт/сәг тәшкил иткән, бер ел эчендә сәнәгатьтәге сибү үсеше белән бәйле 10% ка арткан. Электр энергиясе җитештерү 13% ка – 27 млрд кВт/сәгатькә кадәр җиткән, әмма республикада электр энергиясе кытлыгы саклана.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның электр энергиясе өлешендә тулысынча үз-үзен тәэмин итә башлавы 2025 елда планлаштырыла.
Бүленгән генерация өлкәсендә шактый үсеш көтелә, хәзер аның куәте 280 мВт (ТРда билгеләнгән куәтнең 3,5%) тәшкил итә, 2023 елга ул 1 мВт дан артып китәчәк, бу билгеләнгән куәтнең 13,9% ын тәшкил итәчәк.
Альберт Кәримов шулай ук энергетика объектларын модернизацияләүнең беренчел әһәмияткә ия булуын әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 3,7% ка арткан. 2020 елга энергия сыйдырышлылыгын киметү бурычы 40% ка (2007 ел дәрәҗәсенә) үтәлмәгән. Шул ук вакытта республикада энергия сыйдырышлылыгының 2007 ел дәрәҗәсенә карата кимүе 26,2% тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда беренче чираттагы мәсьәлә, бигрәк тә энергетикада, – җиһазларда һәм технологияләрдә импортны алмаштыру. ТР Президенты сүзләренчә, үз эшләнмәләреңә күчү өчен кирәкле продукциягә анализ ясарга кирәк.
Илебез технологияләрен гамәлгә кертү – илкүләм куркынычсызлык мәсьәләсе, диде Рөстәм Миңнеханов, хәзер генерацияләү куәтләренең 12% ы тирәсе чит ил җиһазларында эшли һәм чит ил программа продуктларын куллана.
Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр тарафыннан энергия нәтиҗәлелеге программаларын куллану мисалларын китерде. Алар арасында «Түбән Кама Нефтехим», «ПОЗИС», «Татнефть» һәм башкалар бар.
Шул ук вакытта соңгы берничә елда продукциянең энергия сыйдырышлылыгы арткан.
Энергетика компанияләре өчен төп бурыч – энергия белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү. Рөстәм Миңнеханов күптән түгел төбәкнең эре шәһәрләрендә электрны авария хәлендә сүндерүгә юл куелганын искә төшерде, һәм энергокомпанияләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кушты.
Моннан тыш, мөһим мәсьәләләрнең берсе – бюджет өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеге. Муниципалитетларның бәяләве резервларның булуын күрсәтә. Муниципалитетлар өчен конкрет чаралар белән энергияне саклау программалары кирәк, дип уйлый Рөстәм Миңнеханов.
Президент шулай ук челтәрләргә технологик тоташтыру процедурасын гадиләштерү һәм вакытны кыскарту мөһим, дип саный. Хәзер бу 3 айдан артык вакыт дәвам итә.
Торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелегенә килгәндә, иң кискен мәсьәләләрнең берсе – ресурс югалтуларны ачыклау һәм бетерү. Һава торышына карап көйләүче төеннәрне гамәлгә кертү энергия куллануны һәм халык түләүләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк резерв булып тора. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада күп фатирлы йортларның яртысыннан артыгы шундый төеннәр белән җиһазланган.
«Энергия нәтиҗәлелеге – комплекслы программа, анда хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, предприятие һәм оешмалар, һәр граждан катнашырга тиеш. Җайга салынган системалы эшебез билгеләнгән бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.
Утырыш барышында шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендә иң яхшы казанышлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Видеорепортаж