(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель, Дмитрий Никитин). Бу атнада Казанда Болактагы терәк диварының җимерелгән декоратив плитәләрен торгызу буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Сул як Болак урамы ягыннан терәк диварының җимерелү сәбәбе – нигезгә салынган тимер детальләрнең тузуы, алар ярдәмендә декоратив плитәләр тимер-бетон үтәли каналына беркетелгән. Анда 900 мм диаметрлы суүткәргеч сузылган. «Бу эшләр 30 ел элек башкарылган. Вакыт һәм тышкы шартлар аркасында декоратив плитәләр җимерелде, – дип билгеләде И.Куляжев. – Бу атнада без, кыска вакыт эчендә Париж Коммунасы урамыннан Татарстан урамына кадәрге участокта торгызу эшләрен башлау өчен, техник яктан оптималь карар әзерләячәкбез».
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу максатларга резерв фондыннан акчалар бүленәчәк. «Транспорт хәрәкәтен исәпкә алып, шулай ук җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, кыска вакыт эчендә проблеманы хәл итәргә кирәк», – дип йөкләде шәһәр башлыгы.
Шулай итеп, 5 нче июньгә кадәр ермак ягыннан Сул як Болак урамының Батурин күпереннән Татарстан урамына кадәр өлешенең сул як полосасындагы юлда һәм җәяүлеләр юлында хәрәкәт чикләнгән. Машина йөртүчеләргә үз маршрутын алдан планлаштырырга киңәш ителә.