(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель, Дмитрий Никитин). Быел җәйге сезонга Казанда 200 дән артык төрле спорт чарасы планлаштырылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.
«Без яшь буынның сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәте елдан-ел арта баруын күрәбез. Бу шәһәребездә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен нормага әйләнде», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
22 нче апрельдә 80 нче юбилей җиңел атлетика эстафетасы була. Ул Кремль урамы һәм Казан Кремле территориясе буйлап узачак. Анда Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, район администрацияләре, мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук җиңел атлетика ветераннары, медицина хезмәткәрләре командалары һ.б. катнашачак.
Эстафета кысаларында «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше дә бар. Һәр теләүче 500 яки 3 мең метр дистанцияне йөгереп уза алачак. «Стартка легендар спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм активистлар чыгачак, алар дистанцияне мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә йөгереп узачаклар. Шулай ук Казанның танылган спорт клублары спортчыларының да катнашуы планлаштырыла», – диде А.Салихов. Анда катнашу өчен хәйрия җыемы мең сум тәшкил итә. Барлык җыелган акчалар да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә торган хәйрия фондларына тапшырылачак. Акциянең нечкәлекләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.
29 нчы апрель көнне Казан Мэры кубогына бадминтон буенча турнирның финал этабы узачак. Шәһәрнең һәр районыннан иң яхшы бадминтончылар командалары көч сынаша.
Май урталарында 3 меңнән артык яшь футболчы «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр этабында катнашачак. Уеннар өч яшь категориясендә каралган. Матчлар заманча футбол стадионнарында узачак, алар арасында «Тасма», «Ракета», «Күн туп», «Хезмәт резервлары» һәм башкалар бар.
14 нче һәм 15 нче майда спорт эстафетасын Казан марафоны дәвам итәчәк, аның партнеры – «TIMERMAN» проекты. Ярышлар инде сигезенче тапкыр уза һәм Татарстан башкаласында бөтен Россиядән меңләгән спортчыны җыяр дип көтелә. Барлык теләүчеләргә 3 км, 10 км, 21,1 км яки 42,2 км дистанцияләрнең берсен узарга кирәк булачак.
Җиңел атлетика чаралары моның белән генә төгәлләнми. 16 нчы июльдә Казанда җәйнең иң якты спорт ярышларының берсе – «Төнге Казан»ны үткәрү планлаштырылган. Катнашучылар башкаланың төнге урамнары буйлап 5 һәм 10 чакрымнарны йөгереп үтәчәк.
18 нче июньдә Казанда Бөтенроссия масштабындагы иң зур стартларның берсе – триатлон буенча Россия чемпионаты узачак, аның кысаларында IRONSTAR TIMERMAN CUP ярышлары була. «Ярымтимер» һәм олимпия дистанцияләрендә ярышларда катнашучыларга өч этапны үтәргә туры киләчәк: йөгереш, йөзү һәм велоэтап.
А.Салихов хәбәр иткәнчә, йөзү этабы Казансу елгасы акваториясе буйлап, ә велоэтап трассасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Казан Кремле диварлары һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары яныннан узачак. Ярышлар Кремль яр буенда финиш белән тәмамланачак.
13 нче августта Казанда илкүләм бәйрәм – Физкультурник көне планлаштырыла. Чара шәһәрнең берьюлы берничә мәйданчыгында – «Урам» экстрим-паркы территориясендә, «Хезмәт резервлары» стадионында һәм пляж спорт төрләре үзәгендә узачак. Бәйрәм вакытында барлык спорт төрләре буенча диярлек ярышлар планлаштырылган. «Казансуда җилкәнле спорт, байдаркаларда һәм каноэларда ишү, академик ишү һәм сапборд кебек суда уза торган ярышлар оештырылачак», – дип хәбәр итте А.Салихов.
Быел Казан йөздән артык халыкара һәм бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк, алар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты, Тхэквондо буенча дөнья кубогы, синхрон йөзү буенча «Светлана Ромашина кубогы» халыкара ярышлары, бильярд спорты буенча Россия чемпионаты һәм башкалар бар.
Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, төрле спорт чаралары үткәрү белән бәйле рәвештә шәһәрнең күп кенә үзәк урамнары хәрәкәт өчен ябылачак. «Казанлылардан моңа аңлап карауларын сорыйм», – дип өстәде ул.
«Алда безне бай җәйге сезон көтә, күп кенә якты спорт чаралары, бәйрәмнәр, фестивальләр, ярышлар планлаштырылган. Шуңа күрә әйдәгез бергәләп йөгерергә чыгыйк, велосипедка утырыйк, үз дистанцияләребезне йөзеп узыйк, пенальти кертик һәм гол пасын бирик. Һәркем үз күңеленә яткан спорт төрен табар, ә без моңа бөтен көчебезне куярбыз дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады А.Салихов.
Илсур Метшин бүгенге вәзгыять казанлыларда актив тормыш рәвешенә булган мәхәббәтне сүрелдермәс, дип билгеләп үтте. «Санкцияләр аркасында Казан күп кенә халыкара ярышлардан һәм турнирлардан төшеп калды. Әмма профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр спорт белән узган дөньякүләм ярышлар мирасы булган объектларда шөгыльләнүләрен дәвам итә алачак. Быел Һ.Такташ, Беломорск һәм Оренбург трактларында өч универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Без тиешле шартлар булдыруны һәм спорт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.