(Казан
шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель, Юлия Летникова). П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә төп ремонт
эшләре 75% ка
үтәлгән, аларны Халыкара балаларны яклау көненә тәмамларга планлаштыралар.
Шуннан соң Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча белем бирү учреждениесе
ишегалдындагы территорияне төзекләндерү башланачак, аерым алганда, яшь
музыкантлар чыгышы өчен терраса булдырылачак.
«1 нче номерлы музыка мәктәбе – Казанның данлыклы традицияләренә ия булган
легендар мәдәни мәгариф учреждениесе. Музыка мәктәбендә София Гобәйдуллина, ТР
гимны авторы Рөстәм Яхин укыган. Мәктәп эшләгән чорда 3 меңгә якын укучы
чыгарган, аларның 600 е профессиональ музыкант булган һәм аны Татарстан һәм
Россиядән читтә дә таныткан. Быел мәктәпкә 90 ел тула – бүгенге көндә ремонтны
тәмамлау һәм укытучыларга, укучыларга яңартылган бина бүләк итү өчен барлык
шартлар да бар», - дип билгеләде Илсур Метшин мәктәптәге очрашу барышында.
Музыка
мәктәбе директоры Яков Туркенич ассызыклаганча, мәктәп бинасы өчен бу беренче масштаблы
ремонт. «Ул 1905 елда ук төзелгән. Бу вакыт эчендә анда капиталь ремонт
үткәрелмәгән, бары
тик зур булмаган агымдагы эшләр генә башкарылды», – дип сөйләде ул.
Бүгенге көндә башкарылган эшләр күләме 75% тәшкил итә. Эчке бизәкләү һәм
тышкы диварларны чистартуны үз эченә алган капиталь ремонтның беренче этабы
төгәлләнгән инде. Хәзерге вакытта төзүчеләр паркет тактасы һәм коридорларда
плитка өчен фанера җәю, розеткалар, сүндергечләр һәм оешма эше өчен кирәкле приборлар
урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Диварлар буяуга әзер.
2015 елда Максим Горький урамындагы бинага төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас
объекты статусы бирелгән, бу мәктәпнең яңа биналарының макетларын булдырганда исәпкә
алынган. «Учреждениенең интерьерын башлангыч кыяфәткә якынайту өчен борынгы сызымнар
өйрәнелде: дизайнерлар баскычларны бизәү өчен охшаш гранит плитка, пәрдә һәм
люстралар сайлап алды. Тарихи баскычлар һәм ишекләр беренчел рәвешләрендә
торгызылачак», – дип хәбәр итте Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат
Сәмигулин.
Казан Мэры зур һәм кече актлар залларын, импровизация залын карады, шулай
ук яңа директор, укытучылар кабинетларының, парад холының макетлары белән
танышты. И.Метшин Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова белән
кайбер биналарны буяу өчен төсләр палитрасы турында фикер алышты. Шәһәр башлыгы
учреждение җитәкчелегенә укытучыларга үзләре укытачак кабинетлардагы
стеналарның төсен мөстәкыйль сайлап алу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте.
И.Метшин шулай ук музыка мәктәбе каршындагы ишегалды территориясен дә
бәяләде, төзекләндерүне башларга, аерым алганда, яшь музыкантлар ачык һавада
концертлар үткәрә алсын өчен мәгариф учреждениесе карамагындагы флигель
каршында терраса булдырырга кушты. Билгеләп үтәбез, сентябрь аенда мәктәптә
белем бирү учреждениесенең 90 еллыгы һәм яңартылган бинаны ачу уңаеннан зур
бәйрәм концерты планлаштырылган.
Хәзерге вакытта мәктәптә мебель, музыка уен кораллары һәм җиһазлар алу белән
шөгыльләнәләр. Яков Туркенич сүзләренә караганда, музыка уен коралларының төп
өлеше инде сатып алынган: 6 скрипка, 2 блокфлейта, 6 виолончель, 17 акустик
пианино, 3 гитара һ.б.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел KZN.RU порталы музыкаль учреждениедә 6,5
яшь һәм өлкәнрәк яшьтәге 451 бала белем ала, дип хәбәр иткән иде. Укучыларны 5
бүлектә 13 белгечлек буенча әзерлиләр: фортепиано, скрипка, виолончель, баян,
аккордеон, домра, хор җыры, саксофон һәм башкалар. Ремонт эшләре вакытында
мәктәптә белем бирү процессы туктатылмаган, балалар 12 мәдәният учреждениесе
базасында музыка белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Мәктәптә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат
Закиров һәм башкалар булды.