(Казан
шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). Казан пианисты, композитор Миләүшә Хәйруллина
«Партитура» бөтенроссия конкурсында «Опера музыкасы яки оперетта музыкасы» номинациясендә
җиңүче булды. Нәтиҗәләр март аенда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү
консерваториясенең зур залында ясалды. Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада
талантлы автор белән очрашты, аны конкурста җиңүе белән котлады һәм рояль сатып
алуга сертификат тапшырды.
Композитор
татар әдәбияты классигы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмованың
мәхәббәт тарихына багышланган «Кави-Сәрвәр» операсы өчен дәрәҗәле бүләк алды.
Конкурста Артур һәм Эльза Исламовлар Павел Коган җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт
академия симфоник оркестры белән бергә опера башкарганнар. Конкурска илнең 63
төбәгеннән 800 дән артык гариза килгән. Миләүшә Хәйруллина билгеләп үткәнчә,
аның өчен нәкъ менә Татарстан милли операсын фестиваль жюрие билгеләп үтүе бик
мөһим булган.
«Казан
композиторларының бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясаулары безнең өчен зур
горурлык. Казанның иҗади тарихы зур, күп кенә артистлар һәм композиторлар үз
шәһәрләренә дан җырладылар. Яшь буынның әлеге матур традицияләрне дәвам итүе
бик мөһим», – дип ассызыклады Казан Мэры.
Миләүшә
Хәйруллина «Сарман» татар халык җырыннан бер өзек башкарды, аны, композитор
сүзләренә караган, әбисе бик ярата торган булган. Музыкага мәхәббәтне яшь
композиторга әнисе сеңдергән, ул Казанның 22 нче музыка мәктәбендә укытучы булып
эшли икән. Миләүшә Хәйруллина Мэрга аның беренче урын алган операсын дирижер,
ТР Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский билгеләп үтүен
җиткерде, хәзер әсәрне Казан мәйданчыкларында кую мәсьәләсе хәл ителә.
Очрашу
вакытында Илсур Метшин яшь композиторга Рәхмәт хаты һәм рояль сатып алу өчен
сертификат тапшырды.
Миләүшә
Хәйруллина сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбен тәмамлаган, аннары Н.Г.Җиһанов
исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң,
22 нче музыка мәктәбенә эшкә урнаша. 2018 елда «Ел укытучысы» шәһәр бәйгесендә
Миләүшә Хәйруллина «Өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә икенче урынны
яулаган.
Бүген
талантлы композитор Казан консерваториясендә укыта. Миләүшә Хәйруллина күп кенә
дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүче һәм лауреат булган, мәсәлән, РФ Мәдәният
министрлыгының «Россиянең яшь талантлары» бөтенроссия конкурсы, «Alumni. Россия
консерваторияләренең иң яхшы укучылары» проекты һәм гала-концерты катнашучысы. Хәзер
ул актив концерт-башкару һәм композиторлык эшчәнлеге алып бара. Опера-симфония,
камера-инструменталь, вокал, театр музыкасы яза.
Моннан
тыш, якын арада композитор үзе иҗат иткән фортепиано пьесалары җыентыгын
чыгарырга тели. «Миңа күп кенә укытучылар мөрәҗәгать итә һәм мәктәпләрдә өйрәтү
өчен зур булмаган әсәрләр язуны сорый. Әсәрләрем Казанның музыка мәктәпләрендә
яңгырар дип өметләнәм», – дип сөйләде М.Хәйруллина.
Очрашуда
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов катнашты.