(Казан
шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән агымдагы
елда Казанда шәһәр администрациясе эшенең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга
мөмкинлек бирәчәк берничә мөһим проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу хакта
эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның
Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев җиткерде.
2021 елда төрле элемтә каналлары
буенча казанлылар Башкарма комитетка ярты миллионга якын мөрәҗәгать җибәргән
Цифрлы
трансформация эше Казан Башкарма комитеты эшенең нәтиҗәлелеген сизелерлек
арттырырга, халык белән үзара бәйләнешне яхшыртырга мөмкинлек бирүче мөһим
проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, дип ассызыклады Мәгълүмат
технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы.
Шәһәр
хакимияте халык белән аралашу өчен дистәдән артык программа һәм сервис куллана,
алар арасында «Халык контроле», «Ачык Казан», шулай ук интернет-кабул итү,
инцидент-менеджмент, социаль челтәрләр һәм башкалар бар. Узган ел казанлылар
шәһәр Башкарма комитетына төрле элемтә каналлары буенча ярты миллионга якын
мөрәҗәгать юллаган.
Д.Кремлев
аңлатып үткәнчә, еш кына шәһәрлеләр үз тәкъдимнәрен берничә канал буенча
җибәрә, аларны тикшерү өчен өстәмә кеше һәм вакыт ресурслары кирәк. Цифрлы
трансформация ясалма интеллект кулланып мөрәҗәгатьләрне җыю һәм аналитика белән
тәэмин итеп, эчке сервисларны бер-берсе белән интеграцияләргә, җаваплы затларга
автоматик рәвештә бүлергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Мәгълүмат технологияләре
һәм элемтә идарәсе башлыгы.
Муниципаль
системаны «Локоло» төбәк платформасы белән интеграцияләү халык сорауларына
адреслы җавап бирергә генә түгел, ә планлы өзеклекләр, аварияләр һ.б. турында
гражданнарга алдан кисәтергә дә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Д.Кремлев.
Быел
шулай ук цифрлы кадрлар платформасы да гамәлгә кертеләчәк, ул Башкарма комитет
хезмәткәрләренә кадрлар сервисларыннан файдалануны җиңеләйтеп кенә калмаячак, ә
HR-циклга керүче бурычларның бөтен спектрын – максатлар кую һәм нәтиҗәләрне
бәяләүдән башлап персоналның күнекмәләрен өзлексез үстерүгә кадәр хәл итәргә
мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәрнең югары төгәл ортофотопланын
һәм җирлекнең цифрлы моделен булдыру
2019
елдан башлап шәһәрдә Казанның комплекслы муниципаль геомәгълүмати системасын
эшләү алып барыла. Бүгенге көндә системада территория, объектлар, шәһәр
төзелеше нормалары турында барлык актуаль мәгълүмат тупланган. «Мәгълүматларның
гомуми күләме – миллионнар белән үзара бәйләнгән объектлар, – дип билгеләп үтте
Д.Кремлев. – Быел без шәһәрнең югары төгәл ортофотопланын булдырачакбыз,
җирлекнең цифрлы моделен төзиячәкбез, яшелләндерелгән территорияләрне
цифрлаштыру эшен башкарачакбыз».
Якындагы
планнарда – инженерлык инфраструктурасын инвентаризацияләү, цифрлы алмаш
юлларны формалаштыру, даими процессларга BIM-модельләрне кертү, шәһәрнең
виртуаль 3D-моделен булдыру.
Шәһәр
төзелеше эшчәнлегенең муниципаль цифрлы платформасын формалаштыруны 2024 елга тәмамлау
планлаштырыла. Ул «Мин төзим» төзелешкә ярдәм итү буенча төбәк платформасы
белән интеграцияләнәчәк, анда төзелеш тармагының барлык хезмәтләре һәм
сервислары җыелачак.
65 хезмәт муниципаль мәгълүмат
системасында цифрлаштырылган
Быел
муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру буенча эш дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта 93
хезмәтнең 65 е «Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү» муниципаль мәгълүмат
системасында теркәлгән. Аларның 53 е – ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, 43 е –
күп функцияле үзәктә, дип билгеләп үтте Д.Кремлев.
«Ел
саен Башкарма комитетка, муниципаль хезмәтләр сорап, 150 меңнән артык кеше
мөрәҗәгать итә, һәм без әлеге процессны үтә күренмәле, нәтиҗәле һәм уңайлы
итеп, халык, хезмәткәрләр һәм кәгазьне җитди экономиялибез», – дип ассызыклады Мәгълүматлаштыру
һәм элемтә идарәсе башлыгы.
«Бүгенге
шартлар – ил һәм IT-тармак өчен чакыру. Республика күп еллар элек IT-өлкәне
үстерүгә игътибар бирде һәм зур юл үтте», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда IT-өлкәдә квалификацияле
белгечләрне укыту һәм эшләү өчен шартлар тудырылган – IT-лицей булдырылган,
Казан федераль университеты һәм КНИТУ-КАИның гасырлык традицияләре сакланган,
Иннополис төзелгән.
Казан
Мэры узган атнада «Авиатор» технопаркында булды, биредә яшь белгечләр эшли. «Технопаркта
11 резидент бар, 500 ләп белгеч эшли. Аларның күбесе КАИда белем алды һәм читкә
китмәде, чөнки алар лаеклы хезмәт хакы ала, кызыклы проектлар өстендә эшлиләр»,
– дип ассызыклады И.Метшин.
Моннан
тыш, шәһәр башлыгы элеккеге «Спартак» фабрикасы мәйданчыгында заманча
технологияләр өлкәсендә уникаль мөмкинлекләре булган тулы кыйммәтле IT-парк
урнашачак, дип билгеләп үтте.