(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель, Юлия Летникова, Виталий Валябич). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районында социаль ипотека буенча да, коммерция базарында да төзелә торган йортларның төзелеш барышын тикшерде. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, бүгенге шартларда, проблемалардан башка булмаса да, алар хәл ителә. Шәһәр башлыгы төзүчеләргә тармакның торышын тикшереп, куркынычларны киметү өчен түгәрәк өстәл артында җыелырга тәкъдим итте.
«М14» микрорайонында 14 мең кеше өчен торак төзиячәкләр
Шәһәрнең кризиска каршы штабы эше кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан предприятиеләр һәм производстволарда булу дәвам итә. Бу юлы төзелеш өлкәсенең торышын бәяләү өчен ике төзелеш мәйданчыгында – «М14» торак микрорайонында һәм «Времена года» торак комплексында эшлекле очрашулар уздырылды.
Төзелеш мәйданчыкларында Илсур Метшин Казанның көньяк юнәлеше – социаль ипотека һәм коммерцияле торак төзелә торган иң мөһим үсеш нокталарының берсе, дип билгеләп үтте. Бу юнәлештә барлык эре төзүчеләр диярлек эшли.
Аерым алганда, социаль ипотека буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелә торган «М14» микрорайонында бүгенге көнгә дүрт торак йорт файдалануга тапшырылган инде. 255 фатирлы тагын өч йорт төзелеше киләсе елда тәмамланачак (подрядчы булып «Ак таш» ҖЧҖ тора). Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов хәбәр иткәнчә, яңа йортлар ремонт белән тапшырыла, аларда сантехника һәм ишекләр куелган, программада катнашучыларга үз җиһазларын кертергә генә кала.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, бинага урнаштырганда өстенлек сәламәтлек саклау һәм мәгариф хезмәткәрләренә биреләчәк. Микрорайонга ихтыяҗ зур», – диде Марат Зарипов.
Казан Мэрына хәбәр итүләренчә, яңа йортлар төзелешендә 500 ләп кеше җәлеп ителгән, эшләр график буенча бара. Төзелеш материаллары җитмәү белән проблемалар юк. «М14» микрорайоны территориясен планлаштыру проекты нигезендә барлыгы 14 мең кеше өчен 330 мең кв.метр торак төзү күздә тотыла.
Торак төзелеше белән параллель рәвештә инженерлык инфраструктурасы, социаль учреждениеләр һәм транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хәл ителәчәк. Микрорайонда 260 урынлы балалар бакчасы эшли. Планлаштыру проектында тагын биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе каралган: өчесе – һәрберсе 120 урынга, берсе 220 урынга һәм тагын берсе 260 урынга. Моннан тыш, «М14» территориясендә һәрберсе 1224 урынлы ике мәктәп төзү планлаштырыла.
И.Метшин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зариповка рәхмәт белдерде: «Фасадларга да, материалларга да, төзекләндерүгә дә, һәм тулаем атмосферага да зур игътибар бирәсез. Бу – бюджетта эшләүче, Дәүләт торак фонды программасында катнашучылар алачак бөтенләй башка дәрәҗәдәге торак микрорайон. Болар барысы – сезнең һәм төзүчеләрнең казанышы».
Төзелеш вакытында импортны алыштыру турында «Суварстроит» ҖЧҖ: «Якын арада без Россия аналогларын табарбыз»
«Времена года» торак комплексындагы төзелеш мәйданчыгында «Суварстроит» ҖЧҖ вәкиле Вячеслав Сунцов Илсур Метшинга хәзерге шартларда төзелеш ничек алып барылуы турында сөйләде.
Хәзер торак комплексында өч торак йорт файдалануга тапшырылган, икенче чират кысаларында тагын дүртесе төзелә. «Төзелеш материаллары һәм аларның логистикасы белән проблемалар бүгенге көндә юк. Хезмәт хакы даими рәвештә һәм тоткарлыксыз түләнә, шуңа күрә эшчеләр объектларда эшләүләрен дәвам итәләр. Алар өчен иң мөһиме – тотрыклылык. 20 нче майга кадәр без киләчәктәге финанс моделен раслаячакбыз, ул кайбер төзелеш материаллары һәм техникасының кыйммәтләнүен күздә тота», – дип хәбәр итте В.Сунцов.
Күп кенә төзелеш материаллары һәм техникасын компания инде үзебезнең аналогларга алыштыра. Әйтик, элек төзелештә чит илдә җитештерелгән пассажир һәм йөк лифтларын кулланганнар. «Хәзер без альтернатив вариантлар эзләү белән шөгыльләнәбез, шул исәптән Могилев лифт төзү заводы эшләнмәләрен дә карыйбыз. Шуңа күрә якын арада без Россия аналогларын табачакбыз, һәм бу проблемалар хәл ителәчәк», – дип өстәде В.Сунцев.
Торак комплексы территориясендә 700 гә якын кеше яши инде, ә өченче этапны төзеп бетерүгә анда яшәүчеләрнең саны ике меңнән артык кеше тәшкил итәчәк. Алар өчен социаль инфраструктура булдырыла. Әйтик, «Времена года» торак комплексы территориясендә 260 урынлык балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Мәктәпкә килгәндә, балалар күрше торак комплексындагы мәктәпкә йөри ала. Шулай ук Оренбург тракты аша җир өсте җәяүле юлы төзелеше дә каралган.
Моннан тыш, торак комплекс территориясендә күп функцияле үзәк төзеләчәк, анда кибетләр, даруханәләр, шулай ук поликлиника урнашачак. «Йөрү һәм шәһәр белән элемтә уңайлы булсын өчен без торак комплексны һәм Казанның төп транспорт артерияләрен тоташтыручы автобуслар җибәрдек. Барлык кирәкле маршрутларны килештердек һәм расладык. Моннан тыш, балалар белем бирү учреждениеләренә куркынычсыз барып җитә алсын өчен мәктәп автобусы йөри башлады», – дип сөйләде В.Сунцев.
«Килеп туган катлаулы шартларга карамастан, торак төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыкларындагы эшне туктатып торырлык кискен проблемалар юк», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Төзелеш мәйданнарын карап чыкканнан соң, Илсур Метшин төзелеш өлкәсе вәкилләренә, проблемаларны җентекләп тикшерү һәм килеп туган куркынычларны киметү өчен, түгәрәк өстәл артына җыелырга тәкъдим итте. Очрашу якын арада планлаштырылган.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов катнашты.
Моңа кадәр шәһәр Мэры сәүдә үзәкләре, азык-төлек сәнәгатенең эре предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр уздырды. Шәһәр башлыгы шулай ук «Нәфис Косметикс», «Данилов мануфактурасы», Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Казанькомпрессормаш»та булды.