(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель, Юлия Летникова). Казанда май бәйрәмнәрендә 100 меңнән артык кунак булыр дип көтелә. Кунакханә объектларының уртача йөкләнеше бу чорда 60-90% тәшкил итә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшинга Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР башкаласында тәкъдим ителгән барлык халыкара кунакханә брендлары эшләвен дәвам итә.
«Казанда кунакчыллык өлкәсендә җитди үзгәртеп кору һәм трансформация 2013 елда башланды. Бездә төрле дәрәҗәдәге отельләр ачылды, дөньякүләм танылган брендлар килде, – дип билгеләде И.Метшин. – Бүген Казанның туристик потенциалы – туристлар килә торган истәлекле урыннар гына түгел, ә кунакханә хезмәтләренең югары сыйфаты да, теләсә кайсы зәвыкка һәм кесәгә туры килерлек җәмәгать туклануы да». Барлык халыкара кунакханә брендлары Казанда калды. Моннан тыш, быел аэропортта кунакханә комплексы ачылды. «Казанда планлаштырылган туристлар һәм чаралар саны арту белән, кунакханә бизнесы вәкилләре даими клиентлар алачак», – дип ышана Мэр.
Бүгенге көндә Казанда кунакчыллык өлкәсендә 11 меңнән артык кеше хезмәт куя, шуңа да карамастан кадрлар кытлыгы саклана. «Бу кунакханә бизнесы вәкилләре хәл итәргә тиешле мәсьәлә», – диде шәһәр башлыгы.
Кэшбэк программалары туристлар агымының һәм номерларны броньлау санының артуына уңай тәэсир итте. Әйтик, 15 нче марттан 9 нчы апрельгә кадәр халыкның 2022 елның 15 нче мартыннан 30 нчы июненә кадәр датага юллама бәясенең 20% ын кире кайтарып, Россия буенча тур алу мөмкинлеге бар. Төп шарт – «Мир» түләү системасы картасы белән онлайн-түләү. Моннан тыш, кэшбек программасы балалар лагерьларына юлламалар сатуга да кагыла. Бу очракта ата-аналар юллама бәясенең 50% ын кире кайтаруга исәп тота ала, әмма 20 мең сумнан артык түгел. Баланы программа буенча балалар лагерена 1 нче майдан 31 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин. «Әлеге чаралар урнаштыру объектларының йөкләнешенә һәм Казанга турларны сатуның артуына уңай йогынты ясады. Тулаем алганда, туристлар агымы күрсәткечләре элеккечә лаеклы дәрәҗәдә саклана, без Казан белән кызыксынуның артуын күзәтәбез», – диде Д.Санникова.
Бүгенге көндә шәһәрдә барлыгы 229 кунакханә объекты ачылды, алар 16 меңнән артык туристны кабул итә ала. Кунакханә объектлары агымдагы елның мартында – уртача 52% ка, май бәйрәмнәренә аларның кайберләре 100% ка тулы, шулай ук җәйгә номерларны броньлау да актив бара.
Д.Санникова билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласына очышлар 47 юнәлеш буенча башкарыла, шуларның 11 е – халыкара. Агымдагы елның беренче кварталында эчке авиалинияләрдә Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропорт якынча 49 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Моннан тыш, пассажирлар навигациясе сезоны ачылыр алдыннан (30 нчы апрельгә планлаштырылган) елга круизларына юлламалар сатуның уңай динамикасы күзәтелә. Бүгенге көндә юлламаларның 70% ы броньланган, урыннар бетү сәбәпле, сатулар туктатылган рейслар да бар. Казанга карата тотрыклы рәвештә зур кызыксыну күзәтелә һәм мәдәни объектларда булу статистикасында да, әйтик, гыйнвар-февраль айларында Казан Кремлендә 379 меңнән артык кеше булган, ә «Шәһәр манзарасы» музеенда бу елның 1 кварталында 7 меңнән артык кунак булып киткән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанга 3 млн турист килде.