(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель, Юлия Летникова). Казанда яңа экскурсия маршрутлары формалаштыруны дәвам итәләр. Алар арасында «Нео-Казан» һәм «Казан, ачыл» бар. Туристлар шәһәрнең заманча объектларын күрә һәм гадәти булмаган урыннарда фотолар ясый алачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Нео-Казан» заманча шәһәр киңлекләре буенча маршрут булып тора. Д.Санникова сүзләренә караганда, экскурсия барышында теләүчеләр заманча «Арт сити» торак комплексын карый алачак, шуннан соң аларга «Ак чәчәкләр» бульвары (анда яңадан ландшафт формалаштырылган: меңләп агач һәм куак утыртылган, шулай ук төрле чаралар уздыру өчен урыннар булдырылган) буенча йөрергә тәкъдим итәчәкләр. Киләсе пункт Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм аның төрле чордагы татар алфавитларының хәрәкәтчән хәрефләреннән барлыкка килгән светодиод скульптурасы булачак. Шулай ук маршрут Ak Bars Retro Cars күргәзмә киңлегендә автомобиль эволюциясен раритет машиналардан алып гиперкарларга кадәр өйрәнүне күздә тота.
Киләсе маршрут «Казан, ачыл» дип атала, ул гадәти булмаган фотолокацияләр аша уза (мәсәлән, XIX-XX гасырга караган йортлары ишекләре кебек). «Бу экскурсия барышында теләүчеләр гадәти булмаган ракурсларда фото ясый һәм Казанны яңача ача алачак», – дип билгеләп үтте Дарья Санникова. Экскурсия 11 нче майдан уздырыла башлый.
Туристик сезон чорында туризмны үстерү комитеты казанлыларга инде билгеле булган «Төнге велофест» һәм «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздырырга планлаштыра.
Моннан тыш, шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен Telegram-бот булдыру күздә тотыла, анда сәяхәтчеләрнең барлык категорияләре өчен актуаль мәгълүмат, шул исәптән мәдәни вакыйгалар турында яңалыклар урнаштырылачак.
«Эчке туризмны үстерү – безнең өстенлекле юнәлешебез. Глобаль үзгәрешләр шартларында без локаль туризмның үсеш өчен зур этәргеч алуын аңлыйбыз», – дип ышандырды Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры.