(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель, Дмитрий Никитин). Август ахырына Татарстан башкаласында Мехчылар урамының Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр участогында Зур Казан боҗрасын төзүне тәмамларга планлаштыралар. Хәзер эшләр график буенча бара, объектта һәркөнне 40 берәмлек техника һәм 60 тан артык эшче эшли. Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш барышы белән танышып кайтты.
Бүгенге көндә яңгыр һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен, су белән тәэмин итү системаларын күчерү һәм урнаштыру эшләре төгәлләнгән. Эшчеләр шпунтларны алалар һәм туфрак белән яңадан күмәләр. Якын арада калган газ коммуникацияләрен һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү башланачак, дип сөйләде Мэрга «Волгадорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы вәкиле Айрат Миңнуллин. «457 метр газ торбаларын һәм 12 км аз токлы инженерлык системаларын күчерәсе калды. Кирәкле барлык материаллар сатып алынган инде, һәм 30 нчы августка юлның бу участогында төзелеш эшләре төгәлләнәчәк», – дип ассызыклады ул. Көн саен объектта 44 техника, 12 инженер-техник хезмәткәр һәм 50 эшче эшли.
Юлның яңа участогы Зур Казан боҗрасының мөһим өлеше генә булып калмыйча, шәһәрнең бөтен бер районын үстерү өчен зур перспективалар да ача. Исегезгә төшерәбез, Порт, Девятаев һәм Мехчылар урамнары урнашкан яр буе территориясен үстерүнең беренче этабы проекты расланды инде. Югарыда күрсәтелгән урамнардан тыш, Магистраль һәм Аркылы Кукушкино урамнарын, шулай ук «Иске шәһәр» префектурасы территорияләрен масштаблы төзекләндерү планлаштырыла.
Мехчылар урамындагы юл участогында эшләр тәмамланганнан соң, шәһәр халкы Җиңү проспектыннан елга вокзалына кадәр санаулы минутлар эчендә барып җитә алачак. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, шәһәрнең бу өлешендә яңа транспорт коридоры барлыкка килү бөтен сәнәгать зонасын трансформацияләүне башлап җибәрәчәк, хәзер складлар һәм җитештерү объектлары нык үсеш алган торак төзелешен һәм Иделне аерып тора. «Яңа автомагистраль төзелеше нәтиҗәсендә шәһәрнең иске сәнәгать зоналары үсәчәк, киселгән Иделгә чыгу юлы ачылачак. Якындагы елларда әлеге территория торак микрорайоннар, матур яр буйлары, парклар һәм скверлары булган яңа чәчәк атучы районга әверелер дип ышанабыз, – дип билгеләде И.Метшин. – Баштарак әлеге участок төзелешен ноябрьгә тәмамлау планлаштырылган иде. Әмма җирле халыкны юл салу һәм төзүчеләрнең энергияле эше белән бәйле уңайсызлыклардан азат итү ниятеннән эшне тизрәк тәмамлау максатын куйдык».
Мэр шулай ук хәзер Зур Казан боҗрасының Мехчылар урамын Киров дамбасы белән тоташтырачак өлешен проектлау буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте. Зур Казан боҗрасы төзелешен тәмамлау шәһәрдә транспорт хәлен сизелерлек үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Күчмә эш киңәшмәсендә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин һәм башкалар катнашты.