(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин кризиска каршы штаб эше кысаларында «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә азык-төлек сәнәгате һәм сәүдә челтәрләренең 16 эре предприятиесе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда җитештерүчеләр һәм ритейлерлар хәзерге вакытта бизнес алып барганда очраша торган проблемалар һәм ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, шәһәр беренче чиратта кирәкле барлык продуктлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Хәлне кулланучылар ажиотажы катлауландыра – ритейлерлар сүзләренчә, шәһәрлеләр бер сәгать эчендә 450 тонна шикәр сатып ала. Башка проблемалар арасында Европада җитештерелә торган кошчылык фабрикалары өчен биовитаминнар һәм этикеткалар бастырганда кулланыла торган буяу компонентларының берсен сатып алу мөмкинлеге булмау бар.
Этикеткалар, экзотик җиләк-җимешләр һәм биовитаминнар – предприятиеләр продукция чыгару өчен альтернатива эзли
«Без беренче тапкыр гына билгесезлек шартларында эшләмибез, локдаунны бергә кичердек. Проблемаларны төгәл билгеләргә кирәк, алар республика штабына җиткереләчәк», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Илсур Метшин.
Очрашуда катнашкан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан җитештерүчеләре һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында диалог җайга салынган, дип билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан ярдәме белән республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге тарафыннан беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарлары – он, шикәр, үсемлек мае сатып алынган. «Бу чималны без социаль әһәмиятле товарлар җитештерүчеләргә җибәрәбез, беренче төяп җибәрүләр башланды инде, – дип сөйләде Н.Залаков. – Бу – бөтен республика буенча икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерүче 64 предприятие, шулай ук исемлеккә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, барлык социаль учреждениеләр кертелгән».
Шундый социаль әһәмиятле предприятиеләрнең берсе булып Казанның Күмәч-кондитер комбинаты тора. Генераль директоры Булат Котдусов ассызыклаганча, бүгенге көндә комбинат элекке режимында эшләвен дәвам итә. «Казанлыларны икмәк белән тәэмин итә алабыз, барлык төп чимал бар, тәэмин итүдә өзеклекләр юк», – дип ассызыклады ул. Предприятиедә он буенча кимеми торган калдык 300 тонна, шикәр буенча 100 тонна тәшкил итә, шулай ук май һәм бал бар. Проблемалар эчлек сыйфатында кулланыла торган экзотик продуктлар белән булырга мөмкин, мәсәлән, киви. Алар белән поставкаларда тоткарлыклар булырга мөмкин. «Альтернатива сыйфатында чия һәм алма кулланырга мөмкин, алар һәрвакыт бар», – дип билгеләп үтте Б.Котдусов.
Казан май комбинаты да төп продуктлар белән тәэмин ителгән, ул көн саен май, майонез, кетчуп җитештерә. Әмма, предприятиенең генераль директоры Дмитрий Максимов сүзләренә караганда, көнбагыш орлыгы белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. «Узган ел көнбагыш бәясе артты, быел шулай ук үсеш күзәтелде, без бу мәсьәләне фермаларыбыз белән чишәбез, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән ярдәм итү чаралары турында фикер алышабыз», – дип билгеләп үтте Д.Максимов.
Чит ил валютасы курсы «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ филиалының «Яратель» кошчылык фабрикасы җитештерүенә йогынты ясаган. «Пестречинка» ҖЧҖ директоры Дмитрий Чепурский кошларны ашату өчен предприятиенең Европадан биовитаминнар сатып алуы турында сөйләде. «Бу җайга салынган технология иде, кызганычка каршы, Россиядә витаминнарның аналоглары юк. Март ахырына кадәр без алар белән тәэмин ителгән, алга таба чыгу юлларын эзләячәкбез», – дип хәбәр итте Д.Чепурский.
Шулай ук ул этикеткаларны бастырганда кулланылган буяу компонентларының берсе Европада эшләнүенә игътибар итте. Предприятие сәүдә челтәрләре белән продукцияне аклы-каралы этикетка белән китерү турында килешкән. «Иң мөһиме, анда барлык техник состав, продукциянең үзлекләре һәм маркировкасы күрсәтелгән булсын», – дип билгеләп үтте Д.Чепурский.
Казан сөт комбинатындагы вәзгыять турында предприятиенең идарәче директоры Дмитрий Юрченко сөйләде. Аның сүзләренә караганда, комбинат җитештерүчәнлекне киметергә җыенмый, беренче чиратта кирәкле барлык продукция кибет киштәләрендә булачак. «Тәүлегенә без 470 тоннага якын сөт һәм әче сөт продукциясе җитештерәбез», – дип хәбәр итте ул. Предприятие чималны Татарстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсе тәэмин итүчеләреннән сатып ала. «Без тәэмин итүчеләр белән даими диалогта торабыз», – дип ассызыклады Д.Юрченко.
«Дефицит күрмибез, шәһәрне продуктлар белән тәэмин итүне дәвам итәбез»
Сәүдә челтәрләрендәге вәзгыять турында ритейлерлар сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, кибетләр элеккеге режимда эшли, штатны кыскарту көтелми, беренче чиратта кирәк булган бөтен товар складларда бар. Кибетләргә продукция көн саен килә, бөртекле продуктларга, алар исәбендәге шикәргә дә ихтыяҗ акрынлап кими.
Мәсәлән, X5 Retail Group компаниясе гыйнвардан ук социаль әһәмиятле товарларга өстәлгән хакны үз эчендә 10% күләмендә билгеләгән, исемлеккә 24 позиция кертелгән. Февраль ахырында монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдимнәрен исәпкә алып, 5% өстәлгән хак белән товарлар исемлегенә төзәтмәләр кертелде, анда «борщ җыелмасы»ннан яшелчәләр, сөт продукциясе, икмәк-күмәч продукциясе һәм бакалея, шул исәптән шикәр бар. Тулаем алганда, «Пятерочка» челтәрендәге 150 дән артык товарга һәм «Перекресток» челтәрендәге 100 дән артык товарга өстәлгән хак чикләнгән. «Волга» X5 Retail Group макрорегионының дәүләт органнары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Тимур Баймуллин хәбәр иткәнчә, сатып алучыларга мәгълүмат бирү өчен азык-төлеккә махсус бәяләр куела, бу сәүдә челтәре булган барлык регионнарга да кагыла.
«Бердәм бүлү үзәген шикәр белән тәэмин итү даими бара, көн саен 2-3 фура 20 тонна шикәр бушата. Сатып алучыларның бер сәгать эчендә кибет киштәләреннән 450 тонна шикәр сатып алуы – башка мәсьәлә», – дип хәбәр итте «Волга» X5 Retail Group макрорегионының дәүләт органнары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Тимур Баймуллин. Шуның белән бергә, складлар өстәмә ихтыяҗ зур булган товарлар белән дә тулылана. «Агымдагы дәрәҗәдәге сорау булса, складларда ярма, макарон бер айга җитәчәк», – дип билгеләп үтте Т.Баймуллин
«Тандер» ЯАҖ филиалы директоры Сергей Бодунов хәбәр иткәнчә, логистик үзәкләрендә азык-төлек запасы 30 көнгә җитәчәк, тәэмин итү белән проблемалар юк. Кибетләрнең киштәләрендә кирәкле барлык товарлар да бар, ә 30 социаль әһәмияткә ия позиция буенча беркетелгән бәя билгеләнгән. «Без дефицит күрмибез, шәһәрне продуктлар белән тәэмин итүне дәвам итәбез», – дип хәбәр итте С.Бодунов.
«Һәркем үз участогында предприятиеләрнең өзлексез эшен саклап калу, шәһәрне кирәкле продуктлар белән тәэмин итү өчен барысын да эшли», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, бизнес вәкилләре белән мондый очрашулар даими булачак. «Бу очрашуларны системалы рәвештә үткәрәчәкбез. Татарстан һәм Казанның ныклык запасы бар – күп кенә позицияләр буенча авыл хуҗалыгы продукциясе запасы зур», – дип ассызыклады Мэр. Ул шәһәрдә бер генә социаль программа да ябылмаячак, шул исәптән мәктәпләрне, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау һәм төзү дәвам итәчәк, дип өстәде. «Безгә барыбызга да оешкан төстә эшләргә һәм киләчәккә карарлар кабул итәргә кирәк. Бер генә кризис узмадык, һәм монысын да республика һәм ил хөкүмәте ярдәме белән бергә үтәрбез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.