(Казан
шәһәре KZN.RU, 23 нче март, Дмитрий Никитин). Казанда Вознесение тракты
төзелешенең икенче этабына керештеләр. Җиңү проспектыннан алып М7 «Волга» автомобиль
юлына кадәр 8 км озынлыкта урап узу юлларын әзерләү, җир асты кичүен һәм
күперләрне төзү эшләре башланды. Беренче этап кысаларында Гвардия урамыннан
Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы участокта чишелешләр, җир асты кичүләре
төзелеше, яңгыр канализациясен үзгәртеп кору һәм төп юлны төзекләндерү өчен җир
эшләре бара. Көн саен Вознесение трактының төзелеш мәйданында 200 дән артык
кеше һәм 65 махсус техника эшли.
Вознесение
трактында автомобильләр хәрәкәтен октябрь аенда ачу планлаштырыла – Гвардия
урамыннан алып Родина урамына кадәр булган юл участогы транспорт хәрәкәте өчен беренче
булып ачылачак. Беренче этап буенча эшләрне тулысынча 2023 елда тәмамлау көтелә.
Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга төзелеш мәйданчыгында шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев җиткерде. Шул ук вакытта Гвардия
урамы һәм Җиңү проспекты буенча турыдан-туры хәрәкәт ачу, әйләнеп үтү юлларын
ябу планлаштырыла. Чишелешләрнең һәм җир асты кичүләренең әзерлеге 50-70%
тәшкил итә.
«Барлык
эшләр дә график буенча бара, хәтта бераз алданрак та үтәләләр. Вознесение
тракты Казанның транспорт системасында мөһим артерияләрнең берсе булып тора.
Әлеге магистраль юл челтәрен, шул исәптән Мамадыш трактын да, шактый бушатачак»,
- дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ул Вознесение тракты һәм Җиңү проспекты киселешендәге
эшләрнең барышын тикшерде, биредә икенче этап кысаларында төзелеш эшләре
башланды.
«Хәзерге
вакытта Фучик урамы белән киселештәге юлны һәм М7 «Волга» автоюлы белән
киселештәге урап узу юлларын әзерләү бара, шулай ук җәяүлеләр өчен җир асты
кичүе, Нокса һәм Крутовка елгалары аша күперләр төзелә башлый», – дип сөйләде
И.Куляжев. Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эшләре дәвам итү
сәбәпле, ике проектның да эш графиклары берләштерелгән.
Икенче
этап буенча эшләр белән беррәттән Вознесение трактының беренче участогында да
төзелеш эшләре бара. Проект буенча бу Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр
4 км озынлыкта һәм 13-17 метр киңлектәге һәр якка өч полосадан торган юл
булачак. Әлеге участокта велосипед юллары, яңгыр канализацияләре булачак,
тротуарлар киңлеге 2,2-4,5 м тәшкил итәчәк.
Хәзер
Җиңү проспекты белән киселештәге участокта урнашкан тоннельнең өске өлешен салу
буенча әзерлек эшләре бара. «20 нче апрель көнне тоннельнең өске өлешен сала
башларга ниятлиләр, һәм 24 нче апрельгә эшләр инде тәмамланачак», - дип хәбәр
итте Игорь Куляжев.
Төзелеш
– теләсә кайсы шәһәрнең уңышлы үсеш нигезе булган тармак, дип ассызыклады И.Метшин.
«Без бу елга планлаштырылган барлык төп программаларны һәм проектларны гамәлгә
ашыруны дәвам итәбез. Мондый төзелешләр кризиска каршы чараларның иң яхшы
үрнәге булып тора, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Монда эшләгән кешеләрнең
тотрыклы хезмәт хакы һәм иртәгәсе көнгә ышанычы бар. Казанда башня краннары һәм
башка төзелеш техникасы эшләвен дәвам итү бик мөһим. Татарстан, элеккечә үк,
инвестицияләр җәлеп итә торган регион булып кала бирә».
Исегезгә
төшерәбез, Вознесение тракты төзелеше узган елның җәендә башланган иде.
Магистраль параллель рәвештә ике этапта төзелә. Беренче этап – Гвардия
урамыннан алып Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы участок – ике юнәлештәге
3 хәрәкәт полосасыннан тора. Бу участокта өч җир асты җәяүлеләр кичүе, 2
тоннель һәм тимер юл аша бер күпер барлыкка киләчәк.
Икенче
этап – Җиңү проспектыннан 8 км озынлыктагы М7 трассасына кадәрге участок – шулай ук ике юнәлештәге өч хәрәкәт
полосасыннан тора. Төзелеп килүче юл Мамадыш трактын гына бушатып калмаячак,
Вознесение, Большие Клыки, Самосыр, Салмачы, Привольный, Вишневка поселокларында,
«Весна» һәм «Светлая долина» торак комплексларында транспорт ситуациясен өлешчә
яхшыртачак.
Шунысын
да билгеләп үтәргә кирәк, магистраль төзелеше Совет районында Родина, Даурия,
Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган
территорияне үстерүгә этәргеч булды. 2021 елның мартында расланган планлаштыру
проекты нигезендә, яңа күп фатирлы йортлар һәм социаль объектлар, шул исәптән
мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар төзү күздә тотыла.
Планлаштыруга комплекслы якын килү территорияне Вознесение тракты белән
бәйләргә һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек
бирде.
Киңәшмәдә
шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.