(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә төзелеш проектлары расланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында узды. Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.
Фикер алышуга Казанның тарихи җирлеге территориясендә төзелергә планлаштырылган 6 объект, Зөя утрау-шәһәрендә һәм Лаешта төзү күздә тотылган берәр объект чыгарылды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле әйләнә-тирәлекнең сакланышын тәэмин итү мөһим шартларның берсе булып тора, моннан тыш, яңа объектлар территорияләрнең йөзен бозмаска тиеш.
Татарстан башкаласында төзеләчәк проектларны Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте.
Беренче булып Париж Коммунасы,16 адресы буенча урнашкан тулай торак бинасы проекты тәкъдим ителде. Бу проект комиссиядә каралган инде, ул тулысынча архив документлары буенча торгызылачак. Бүген комиссиягә әлеге комплексның ишегалды корпусларын тәкъдим иттеләр. Баш архитектор проект тәкъдименең барлык регламентлар буенча да узуын, төзелеш традицияләре исәпкә алынуын һәм шул ук вакытта объектның заманча яңгырашта булуын билгеләп үтте.
Аннан соң Октябрь урамындагы күп фатирлы торак йорт булды. Бу проект буенча шулай ук элек җыелган барлык кисәтүләр дә исәпкә алынган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проект яхшы төсләр гаммасына ия, бинаны тышлау өчен табигый таштан материаллар кулланылачак.
Бутлеров ур., 30 адресы буенча урнашкан күп фатирлы торак йорт проекты өченче булды. Проект шулай ук карауга икенче тапкыр чыгарыла. Объектның техник югары каты барлыкка килсә дә, бинаның биеклеге норма чикләрендә калган. Тышлауда борынгы кирпеч кулланылуны исәпкә алып, проектны тормышка ашыру өчен авторлык күзәтчелеге урнаштырырга тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук «Спартак» аяк киеме фабрикасы биналарын яңарту концепциясе тәкъдим ителде. Киләчәктә монда IT-парк урнашачак. Проект структур пыяла, бетон куллануны, якын-тирә территорияне төзекләндерүне, эчке ишегалды булдыруны һәм башка элементларны күздә тота. Актив автомагистральнең, шулай ук Кабан күле һәм шәһәрнең җәмәгать киңлекләре янәшәсендәге җәяүлеләр зонасының якында булуы җирлекнең үзенчәлеге булып тора. Архитекторлар тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясе кысаларында җәяүле элемтәләр оештырырга, шулай ук әлеге кварталны комплекста үстерүнең мастер-планын эшләргә тәкъдим иттеләр. Шәһәр халкы өчен җәяүле зона булдыру зур әһәмияткә ия булачак.
Рөстәм Миңнеханов әлеге кварталның алга таба үсеш өчен бөтен мөмкинлекләре булуын билгеләп үтте, һәм «Татинвестгражданпроект»ка шәһәр архитекторлары белән бергә барлык тәкъдимнәрне дә эшләргә кушты. «Безнең планнарыбызда әлеге җәмәгать киңлеген үстерү, – диде ул. – Сроклар билгеләнгән, без объектны 30 нчы августка тапшырырга телибез. Барлык яңгыраган тәкъдимнәр дә каралачак», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннан соң Мөхәммәдия мәдрәсәсенең административ корпусын (Тукай ур.) тулай торак бинасы белән комплекста төзү проекты булды. Бүгенге көндә әлеге проектның берничә варианты бар, аларның берсе урамның тарихи төзелешенә бик туры килә. Нәкъ менә ул күләмле-планлаштыру карарын эшләп бетерүне исәпкә алып, комиссия тарафыннан ризалык алды. Рөстәм Миңнеханов комплексның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төзелүен искәртте.
И.Төхвәтуллина чыгышын Овражная урамындагы шәхси торак йорт төзелеше проекты белән тәмамлады.
Аннары комиссия әгъзалары Зөя музей-тыюлыгы архитекторы Павел Тиянев тәкъдим иткән Еленинская урамында урнашкан Зөя иконалар ясау остаханәсе проекты турында фикер алыштылар. Соңгы проект Лаештагы «Ак мәчет» төзелеше планы булды.
Комиссия әгъзаларына тәкъдим ителгән барлык проектлар да хупланды, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.