Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март, Дмитрий Никитин). Быел «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 2018-2022 елларга тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты раслаган 5 еллык инвестиция программасы төгәлләнәчәк. Ягу сезонына әзерлек предприятиенең төп бурычы булып кала. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 125 котельнясы бар, алар Казанда җылылык энергиясен кулланучыларның чиреген җылылык белән тәэмин итә. Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшинга программа үтәлешенең якынча нәтиҗәләре турында предприятиенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, компания инвестпрограмманы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төп фондларның тузуын акрынайта, җылылык белән тәэмин итү системасында авария хәлләренә юл куймый кала алган. «Бүген җылылык белән тәэмин итүнең сыйфаты, ышанычлылыгы һәм энергия нәтиҗәлелеге, челтәрләрдә җылылык энергиясен югалтулар белән дә билгеләнә», – дип билгеләп үтте Р.Габделхаков. 2021 елда җылылык энергиясен җибәрүгә карата җылылык югалтуларның процент нисбәте 14% тәшкил итте, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 0,5% ка кимрәк. «Әмма җибәрелгән җылылык энергиясе күләмендә без тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән нормативка сыешмадык, ул ел саен узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда кими бара. Норматив буенча 226 мең Гкал булган очракта 2021 елда фактик югалтулар 322 мең Гкал тәшкил иткән», – дип сөйләде ул.
Компания башлыгы берничә төп сәбәпкә игътибар итте. Шулай итеп, аларның берсе – кышның салкын булуы. 2020 елда ягу сезонында уртача температура нульгә якын градус иде, ә 2021 елда ул 2,8 градус суык тәшкил итте. Шулай ук тапшырылган җылылык энергиясенең 20% ы исәпкә алу приборлары белән беркетелми, бу энергиянең нәтиҗәлелегенә сизелерлек йогынты ясый. Моннан тыш, ел саен компания милкенә тиз арада чыгымнар таләп итә торган тузган котельня һәм җылылык челтәрләре тапшырыла.
«Килеп туган икътисади хәлгә карамастан, агымдагы елда без 2018-2022 елларга тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан расланган предприятиенең 5 еллык инвестицион программасын үтәүне төгәлләячәкбез»,–дип ассызыклады Р.Габделхаков.
Узган елның ноябрендә 27 берәмлек насос җиһазлары сатып алынган, шулай ук компания 6 «Ридан» пластина сыман җылылык алмашу аппаратын алган. 2021 елның декабрендә гомуми авырлыгы 141,9 тонна булган корыч торбага җибәрү графигын исәпкә алып, спецификациягә кул куелган һәм бәяләр теркәлгән. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерләнү буенча да кирәкле чаралар уздырылган.
Р.Габделхаков билгеләп үткәнчә, җиһазларның, комплектлау, расход материалларының бәясе шактый арту күзәтелә, аларның күбесе чит илдә җитештерелгән. «Төрле материаллар һәм җиһазлар китерүдә өзеклекләр белән бәйле куркынычлар барлыгын исәпкә алырга кирәк. Ягу сезонына тулысынча әзерлекне тәэмин итү төп бурыч булуын аңлыйбыз», – дип өстәде ул.
«Хәзер Казанның кризиска каршы штабы актив эшли, бизнеска һәм халыкка ярдәм итү буенча күп чаралар күрелгән, кайберләре якын арада кабул ителәчәк, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «5 ел эчендә зур эш башкарылды, барлыкка килгән кыенлыкларга бәйле рәвештә, шәһәр муниципаль предприятиеләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», – дип ышандырды Илсур Метшин. Аерым алганда, шәһәр инфраструктурасын яңартуга алынган кредитлар буенча ставкаларны субсидияләү инициативасы карала.