(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Дмитрий Никитин).
Казан язгы ташуга әзерләнә, аның иң кызу вакыты мартның өченче декадасында
булыр дип фаразлана. Ай башыннан бирле шәһәрнең барлык районнарында да су басу
янаган зонадагы йортларны йөреп чыгалар. Бүгенге көндә 186 йорт каралган, бу
тикшерелергә тиешле йортларның 55% ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Башкарма
комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэрына Гражданнарны яклау
идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов җиткерде.
ТР
башкаласы җитәкчесе территорияләрне кардан чистарту эшләрен тизләтергә кушты.
«Температура суык булган вакытта карны чыгарып бетерергә кирәк һәм якын атнада
шәһәр районнарында язгы ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен барлык кирәкле
чараларны үткәрү сорала », - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Гражданнарны
яклау идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, Гидрометеорология ситуациясе кече
елгаларны ачу чорында булачак температурага бәйле. «Бүгенге көндә Татарстан
башкаласында кар катламының биеклеге 67 см тәшкил итә, бу, туфрактагы туң
тирәнлеген дә исәпкә алып, язгы ташуның катлаулы вәзгыяте турында сөйләргә
мөмкинлек бирә», – диде Ф.Тимурханов. Синоптиклар фаразлавынча, мартның өченче
декадасында һәм апрель башында акрынлап температураның күтәрелүе көтелә: көндез
+7 градуска, төнлә -1 дән -5 градуска кадәр.
Су басу зонасына 337 шәхси йорт эләгә
Яз
башыннан бирле шәһәрнең барлык коммуналь хезмәтләре яңгыр суларын кабул итү
җайланмаларын һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен чистарталар. Моннан
тыш, кар чыгару дәвам итә, кышкы чорда барлыгы 900 мең тоннадан артык кар
чыгарылган. Күперләр янында, җир асты җәяүлеләр кичүе янындагы участоклар
чистартыла. «Водоканал» МУП үз чиратында Казанның гидротехник корылмаларының
торышын тикшерә.
Татарстан
башкаласында су басу янаган зонага барлыгы 337 шәхси йорт керә, аларда 976 кеше
яши, шуларның 236 сы – 14 яшькә кадәрге балалар, 277 се – 60 яшьтән өлкәнрәк
кешеләр. «Йортларны карап торуның төп бурычы – куркыныч зоналарда яшәүчеләр,
шул исәптән ярдәмгә мохтаҗ балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар санын ачыклау.
Халыкка су басу чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр
таратыла», - дип билгеләде Ф.Тимурханов.
Гражданнарны
яклау идарәсе тарафыннан, Казан районнары администрацияләре белән берлектә,
халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 9395 кеше сыйдырышлы 20 пункт билгеләнгән.
Шәһәрнең һәр районында техника һәм кешеләр белән комплектланган мобиль
төркемнәр әзерләнгән. «Казан көчләренең һәм чараларының язгы ташу чорына
әзерлеген тикшерү «Водоканал» предприятиесендә үткәрелгән һәм бу атнада
шәһәрнең һәр районында узачак», – дип өстәде Ф.Тимурханов.
Подвалларында су агызып җибәрү җайланмалары булган
иске йортлар аерым игътибар үзәгендә
Хәзер
район администрацияләре хезмәткәрләре Гражданнарны яклау идарәсе белән берлектә
су басу урыннарына мониторинг үткәрәләр, берничә потенциаль куркыныч зона ачыкланды.
Шулай итеп, яңгыр канализациясе коллекторлары тузу, шулай ук 6 нчы су суырту
станциясенең куәте җитәрлек булмау сәбәпле, Гривка урамындагы йортларны су
басарга мөмкин. Казанның Киров районындагы башка урыннар да су басу куркынычы
булган зонага керә. Алар арасында 8 участок – Запрогонная һәм 2 нче Иске
Аракчино урамнары, «Волжская гавань» торак комплексы янында Новгород тыкрыгы.
«Су басу зонасына 27 йорт керә, аларда 75 кеше яши. Хәзер су суырту
насос станциясе төзү буенча эшләр бара», - дип хәбәр итте Ф.Тимурханов.
Аның
сүзләренә караганда, су агызып җибәрү җайланмалары подвал биналарында урнашкан
иске йортларга аерым игътибар итәргә һәм аларны су басмасын өчен барлык
кирәкле чараларны күрергә кирәк.
Шулай
ук Казан чикләрен үзгәрткәннән соң шәһәр территориясенә кушылган 20 хуҗасыз
гидротехник корылма бар. Алар ландшафтның иң түбән өлешләрендә урнашкан, биредә
кар суы туплана, шуңа күрә аларны да су басарга мөмкин. «Шуңа да карамастан,
барлык тәкъдимнәрне үтәгәндә, язгы ташу минималь зыян белән узар дип көтелә,
барлык эшкә җәлеп ителгән шәһәр хезмәтләре шәһәрлеләрнең иминлеген һәм
уңайлылыгын тәэмин итү өчен күп көч куячак», – дип билгеләп үтте Ф.Тимурханов.
Исегезгә
төшерәбез, Казан Башкарма комитеты сайтында, «Гражданнарны яклау идарәсе» –
«Язгы ташу вакытында куркынычсызлык» өстәмә битендә, шәһәр территориясендә су
басу участокларының картасын һәм язгы
ташу чорында халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча тәкъдимнәр
табарга була.
EndFragment