(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Алинә Бережная).
Казанда кадрларны яңадан укыту өчен махсус үзәк булдырырга планлаштыралар,
анда, белгечләрне бер предприятиедән икенчесенә күчереп, шәһәрлеләрне яңа
белгечлекләргә өйрәтәчәкләр. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган
эшлекле дүшәмбе вакытында Мәскәү үрнәгендә Татарстан башкаласында да шундый
үзәк ачарга тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Казанда элеккечә шәһәр хуҗалыгы тармагында
белгечләр – трамвай, троллейбус йөртүчеләр,
коммуналь хезмәтләрдә машина йөртүчеләр һ.б. җитми. Шул ук вакытта
шәһәргә укытучылар, табиблар, тар белгечләр дә кирәк. «Әлбәттә, кыска вакыт
эчендә укытучыларны һәм табибларны әзерләп булмый, әмма шулай да бу – безнең
яшьләр өчен, үз тормышын Казан белән бәйләргә теләгән һәркем өчен сигнал. Акча
эшләү буенча яңа мөмкинлекләр эзләргә, актуаль һөнәрләрне үзләштерергә кирәк»,
– дип ассызыклады Илсур Метшин.
Тулаем алганда, шәһәрдә хезмәт базарында эшсезлекнең критик үсеше юк,
дип хәбәр итте Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур
Муллин. Үз теләге белән эштән киткән эшсезләр өлеше 70% тәшкил итә, эштән
җибәрелүчеләр – 7%.
2022 елның 10 нчы мартына теркәлгән эшсезләр саны 3885 кеше тәшкил
иткән, эшсезлек дәрәҗәсе – эшче көчләр саныннан 0,6%.
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматлар базасында
шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан 22 мең вакансия исәпләнә. «Кадрларга
ихтыяҗ төзелеш, транспорт, җитештерү, сәүдә, мәгариф, кунакханә һәм ресторан
бизнесы, сәламәтлек саклау кебек тармакларда аеруча зур», – дип билгеләп үтте
Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры.