(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Алинә Бережная).
Казанда килеп туган социаль-икътисадый хәл аркасында сәүдә предприятиеләренең
эшчәнлеген вакытлыча туктатып тордылар, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең
мәшгульлеге сакланды, хезмәт хаклары тулы күләмдә түләнәчәк. Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
хәзерге катлаулы вакыт – Россия икътисадын яңадан эшләтеп җибәрү мөмкинлеге,
һәм бу чорда бизнеска ярдәм итү мөһим.
«Көнбатыш компанияләренең китүе яңа тармаклар өчен урын
бушатты, бизнесны үстерү, читтән кертелә торган продукциягә үзебездә алмаш
җитештерү өчен мөмкинлекләр ачты. Безгә, үз чиратыбызда, эшмәкәрләргә бу
рельсларга басарга, ситуациядән файланып калырга – көчлерәк кенә түгел,
көндәшлеккә сәләтле булырга, моның өчен барыбызга тырышып эшләргә кирәк», – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан халкының мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр иткәнчә,
Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять буенча көндәлек
мониторинг үткәрә. Шул ук вакытта ил хөкүмәте тарафыннан хезмәт базарында
киеренкелекне киметүгә һәм халыкның агымдагы мәшгульлеген саклауга юнәлдерелгән
өстәмә чаралар күрү мөмкинлеге карала. «Хезмәт хакы түләүгә чыгымнарның бер
өлешен компенсацияләү чараларның берсе булырга мөмкин», – диде Тимур Муллин.
Мониторинг мәгълүматлары буенча, Казанда 345 предприятие үз эшчәнлеген
чит ил милке катнашында алып бара. «Эшсезлекнең артуына юл куймау буенча
превентив чаралар күрү өчен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте әлеге предприятиеләрнең
гражданнарны эштән азат итү, мәшгульлеген тәэмин итү һәм хезмәт хокукларын
яклау буенча эшен анализлый», – дип билгеләп үтте шәһәрнең Халыкны эш белән
тәэмин итү үзәге директоры. Эшче көчләрне күпләп эштән җибәрү куркынычы туганда
һәм оешманы япкан очракта, эш бирүчеләргә кичекмәстән халыкны эш белән тәэмин
итү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Барлык кирәкле мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары буенча алырга
мөмкин: +7(843)562-48-29, +7(843)562-48-16.