(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2022» һөнәри осталык шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда 400 педагог катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча җиңүне Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин яулады, нәкъ менә ул конкурсның республика этабында башкала данын яклаячак. Җиңүчеләрне һәм призерларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Бу язгы көндә мин «Казанның Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын сәламләүгә шатмын», – дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Илсур Метшин. – Яңа белемнәргә, дөньяны танып белүгә омтылыш кешегә табигать тарафыннан салынган. Мәктәп елларында нәкъ менә сез, укытучылар, балаларга башлангычларында ярдәм итәсез, аларның кызыксынуларын үстерәсез һәм ышаныч баглыйсыз, яңа һәм таныш булмаган әйберләрне белергә ярдәм итәсез».
Шәһәр башлыгы укытучы һөнәрендә иң мөһим әйберләрнең берсе – үз эшеңә тугрылык, дип ассызыклады. «Үз эшеңнең чын профессионалы булу – сикәлтәләр тулы юлны узу дигән сүз, болар барысы да безне көчлерәк итә һәм алга барырга стимул бирә», – дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, «Ел укытучысы» кебек конкурслар ярдәмендә педагоглар үсә, үз эшенең профессионаллары буларак ачыла ала.
«Ел укытучысы – төп педагогик осталык конкурсы, аның аша узган һәр педагог бәйгене үзе өчен онытылмаслык һәм хәлиткеч дип атый ала», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул укытучыларга аларның көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез яшьләрне тормышка әзерлисез, күңелегезне бирәсез, киләчәкне формалаштыруга үз өлешегезне кертәсез. Шулай ук балаларны игелекле, дус булырга өйрәтәсез, аларда рухи кыйммәтләр тәрбиялисез. Мин чын күңелдән сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм, конкурсның шәһәр этабы тәмамлануы һәм лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Казанның иң яхшы укытучылары икәнлегегезне исбатладыгыз, хәзер республика этабында шәһәр данын якларга тиеш булачаксыз, һәм без сезне илнең иң яхшы укытучылары арасында күрергә өметләнәбез», – дип ассызыклады Казан Мэры.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан укытучыларының югары профессионализмын билгеләп үтте. Мәсәлән, соңгы 10 елда ТР башкаласы вәкилләре республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар – 2021 елда Мәскәү районының Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Мария Голованова илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды. Шулай ук 2017 елда Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы, хәзерге вакытта яңа күп профильле «Унбер» лицееның директоры Алмаз Хәмидуллин, 2019 елда 2 нче номерлы лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов керде.
«Бүген без бәйгенең шәһәр этабына йомгак ясыйбыз, иң яхшы педагогларны билгеләп үтәбез. Казанда педагоглар һәрвакыт иҗади якын килү белән аерылып торды, алар һәрвакыт яхшы әзерләнгән, республиканы Россия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итүче укытучылар», – дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин. Ул Казан укытучыларының Татарстанда 20 сеннән 25 нче мартка кадәр узачак конкурсның төбәк этабында үзләрен лаеклы күрсәтәчәкләренә өметен белдерде.
Конкурсның шәһәр этабы Казанда 2021 елның декабреннән агымдагы елның февраль аена кадәр барды. Барлыгы 400 дән артык укытучы гариза биргән, конкурсантларның 35% ы – ир-атлар, 65% ы – хатын-кызлар. Шәһәр этабына 71 белем бирү оешмасыннан 98 педагог чыкты, шуларның 34 е җиңүче, призер һәм лауреат булды. Конкурста катнашучы иң яшь катнашучыга – 21 яшь, иң өлкәненә – 58 яшь.
Өч ай дәвамында конкурсантлар сигез номинациядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп, укытучылар күрсәтмә дәресләр үткәрделәр, методик семинарда катнаштылар, мастер-класслар оештырдылар һәм йомгаклау сынауларын – матбугат конференциясен үттеләр, аның кысаларында махсус чакырылган интервьюерлар сорауларына җавап бирделәр. Конкурста интервьюерлар булып мәктәп директорлары, Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалары һәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук узган елларда «Ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады.
Шулай итеп, өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә беренчелекне Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгеннән Виталий Фролов яулады, икенче урында – Совет районының 6 нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сабина Фомичева, өченче урынны Мәскәү районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Алсу Кадыйрова һәм Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Татьяна Храмова бүлеште.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында беренче урынны Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы номерлы лицейдан Зилә Габдинова яулады, икенче урында – Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче номерлы лицейдан (178-нче номерлы мәгариф үзәге) Айгөл Миңнуллина, өченче урынны Яңа Савин районының 113 нче номерлы мәктәбе укытучысы Гөлназ Вәлиева, Идел буе районының 114 нче номерлы мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова һәм Совет районының 11 нче номерлы лицее укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова бүлеште.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сыйныф җитәкчеләре дә бар иде. Алар «Кеше тәрбияләү» номинациясендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Яңа Савин районының 146 нчы номерлы «Ресурс» лицееннан Ольга Константинова җиңүче булды, икенче урында – Киров районының 152 нче номерлы гимназиясеннән Марина Захарова, 12 нче номерлы мәктәптән Татьяна Курылева өченче урынга чыкты.
«Педагог-психолог» номинациясендә Авиатөзелеш районының 14 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәре Анастасия Павликова иң яхшысы булды, икенче урында – Идел буе районының 55 нче номерлы балалар бакчасыннан Ксения Котелова, өченчедә – Киров районының 81 нче номерлы балалар бакчасыннан Гөлнара Шәйхетдинова.
«Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча укытучы-оештыручы» номинациясендә җиңүне Киров районының 182 нче номерлы лицее вәкиле Максим Калязин яулады, көмешкә Авиатөзелеш районының 54 нче номерлы мәктәбеннән Илдар Сафин лаек булды, өченче урынга Совет районының 181 нче номерлы мәктәбеннән Айнур Галиәхмәтов чыкты.
Шулай ук конкурста яңа гына эшли башлаган укытучылар да үзләренең укыту күнекмәләрен күрсәттеләр. Алар «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү өчен көрәштеләр. Беренче урынны Яңа Савин районының 49 нчы номерлы мәктәбенең математика укытучысы Камил Абдулвахобов яулады, икенче урында – Мәскәү районының КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиясенең физика укытучысы Динар Шәфигуллин, өченче урынны Мәскәү районының М.С.Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ксения Зайцева белән Идел буе районының 73 нче номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Андрей Овчинников бүлеште.
Бәйгедә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре дә катнашты. Шулай итеп, Яңа Савин районының 397 нче номерлы балалар бакчасы – балаларны үстерү үзәге укытучы-логопеды Рената Хәбибуллина иң яхшысы булды, икенче урында – Идел буе районының 33 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова, өченче урынны Совет районының 135 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Ищенко һәм Киров районының 134 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Гыйльметдинова бүлеште.
«Фән укытучысы» номинациясендә җиңүче Казанны республика конкурсында күрсәтәчәк. Шулай итеп, Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернатыннан җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин җиңү яулады. Шул ук номинациядә икенче урынны Авиатөзелеш районының 145 нче номерлы лицееның тарих укытучысы Ирек Садиков алды. Өченче урынны Яңа Савин районының 23 нче номерлы лицееның тарих укытучысы Айгөл Мостафина яулады.
«Мин һөнәремне чын күңелдән яратам, конкурста катнашу – минем шәхси инициативам, үземне сынап карарга, һөнәри яктан үсәргә теләдем – хезмәттәшләрем һәм укучылар хуплады. Хәзер мин әлеге бүләккә тагын бер – «Бәллүр пеликан» өстәлсен иде дип хыялланам, туган шәһәремне һәм республиканы сынатмаска тырышачакмын», – дип сөйләде Илсур Җиһаншин. Замана укытучысы нинди булырга тиешлеге турындагы сорауга җавап биреп, ул совет фильмнарын исенә төшерде. «Доживем до понедельника», «Большая перемена» – бу фильмнарда укытучылар укучылар белән бер тормышта яши, алар белән үзгәрә, үсә, үз эшемдә мин нәкъ менә шушы принципларга таянырга тырышам», – дип билгеләп үтте җиңүче.