(KZN.RU, 5-нче июнь). Казанда икенче елга шәһәрне төзекләндерү буенча 434 элемент, шул исәптән, навигация һәм урынны билгеләү объектлары барлыкка килергә тиеш.Шәһәрне 2013 елгы Универсиадага бизәргә тиешле объектларның күргәзмә үрнәкләрен бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Моннан соң шәһәр башлыгы Казанны төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
“Larisa-City” компания директоры Артур Закиров шәһәр башлыгына үз эченә 434 мәгълүмати пилларис һәм киоск, Татарстан башкаласына керү урыннарында Казан харитасы белән күргәзмә щиты, күрсәткечләр, эскәмияләр, чүп савытлары, чәчәк савытлары, светофор өчен тоткычларны алган төзекләндерү проектын тәкъдим итте.
Шуны әйтергә кирәк, экспонат сыйфатында бер мәгълүмати күрсәткеч Кремль урамында, Казан Мэриясе һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы районында урнаштырылган. Бу әлегә шәһәрдә бердәнбер күрсәткеч. Дөньякүләм туризм тәҗрибәсен исәпкә алып, күрсәткечтәге мәгълүмат көрән фонда урнаштырылган.
Илсур Метшин иң элек Пушкин, Бауман, Чернышевский һәм Кремль урамнары белән чикләнгән, әлеге квадраттагы аркылы урамнарны кертеп, территорияне төзекләндерергә тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы шәһәрнең тарихи үзәгендә төзекләндерү элементларының кирәкле санын белеп, смета әзерләргә кушты. Проектны тормышка ашыруда әлеге урамнардагы бина милекчеләрен дә җәлеп итәргә планлаштырыла.
“Larisa-City” компаниясе тукталыш павильоннарының берничә вариантын эшләп чыгарган. Универсиада объектлары маршрутлары буенча аларның саны 104-кә җитә: Зур Казан боҗрасы районында, шәһәргә керү урыннарында – 266, шәһәрнең башка районнарында – 327. Әзер павильонның бәясе – 150 меңнән алып 200 меңгә кадәр (башкаручы фирмадан тора).
Әлеге проектны тормышка ашыру өчен компания финанслауның өч чыганагын билгеләгән: шәһәр бюджеты, шәхси инвестицияләр һәм 2013 елгы Универсиадага транспорт инфраструктурасын үстерү программасына бүленгән акча. Чүп савытлары, эскәмияләр, чәчәк савытлары, коймалар, мәгълүмати таблолар - “Russ Outdoor” компаниясеннән, аларны компаниянең Мәскәүдәге һәм Мәскәү өлкәсендәге филиал директоры Сергей Дубков тәкъдим итте.
Директор сүзләренә караганда, төзекләндерүнең барлык объектлары бердәм стилистикада башкарылган һәм аларда реклама урнаштыру каралмаган. Мисалга, мәгълүмати стендта социаль яктан әһәмиятле булган объектларның урнашу урыны билгеләнгән шәһәр фрагменты харитасы урнаштырылган. Моннан тыш, урам җиһазы вандаллар ягыннан һәртөрле тәэсирләргә бирелми торган материаллардан башкарылган, барлык металл каркаслар коррозиягә каршы заманча технология нигезендә эшкәртелә, эскәмияләрнең утыргычлары өчен нык карбон пластик кулланыла.
Илсур Метшинның аерым игътибарын “Russ Outdoor” тарафыннан тәкъдим ителгән Франция җитештерүендәге велопрокат мобиль пункты җәлеп итте. Әлеге тәҗрибә Европада киң кулланыла: мисалга, “А” пунктыннан “Б” пунктына барып җитү өчен кеше велосипед алып тора, кирәкле урынга барып җиткәч, шундый ук терминалда велосипедны калдырып китә. “Европа велосипедта ел дәвамында йөри ала, без исә, һава шартлары уңай булган очракта, апрель аеннан октябрьгә кадәр йөри алачакбыз”, - дип билгеләде И.Метшин. Нигездә, Казанда велотерминаллар булдыру идеясен шәһәр Мэры хуплады.
“Казан халыкара чараларга әзерләнә, шуңа күрә велотерминаллар шәһәрне бизәү һәм инфраструктура элементы гына түгел, ә бәлки шәһәр буенча йөрүнең альтернативасы булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, Казан өчен 2 төп веломаршрут эшләнелгән. Бер велосипед юлы Универсиада Авылын шәһәрнең үзәк өлеше белән тоташтырачак, икенчесе – яңа футбол стадионыннан нәшриятка кадәр салына. Шәһәр башлыгы велотерминалларны әлеге трассалар буенча урнаштырырга тәкъдим итте.
Мэр фикеренчә, студентлар һәм кунаклар арасында популяр булачак тагын бер маршрут – “Җиңү проспекты” метро станциясеннән Универсиада авылына кадәр. “Станциягә кадәр булган 20 минутлык җәяү үтәсе юлны велосипедта йөрүгә алыштырып булачак. Анда хәзер 5 мең студент яши”, - дип аңлатты ул.