Башкала Мэры Илсур Метшин җирне быел көзен бүлүне йөкләде.
(KZN.RU, 4-нче июнь). Казан шәһәре Башкарма комитеты “Ак Барс” һәм “Татфондбанк” компанияләр төркеме күп балалы гаиләләргә түләүсез нигездә җир тарату буенча килеште.
Участок ТР Лаеш районының Сокуры поселкында урнашкан. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләр арасында җир бүлүгә ызанлау һәм башка кирәкле процедуралар уздырылганнан соң тотынырга була. Бу көз башы булыр дип көтелә.
Элегрәк күп балалы гаиләләргә җир Татарстан республикасы Биектау районындагы Каймар һәм Иске Тура торак пунктлары арасындагы территориядә бирелер дип көтелде. Шәһәр Мэриясе һәм “ASG” инвестицион төркем арасында 300 га территорияне муниципаль милеккә күчерү турында карар кабул ителде. Шуңа карамастан, Башкарма комитет күп балалы гаиләләргә участоклар эзләүне һәм Казан тирәләрендәге җир биләмәләре милекчеләре белән фикер алышуларны дәвам итте.
“Әлеге программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле күп балалы гаиләләрнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш дидек. Безнең Казаныбыз елга белән ике өлешкә бүленгән, кемгәдер Лаеш районында уңайлы, кемгәдер – Биектау районында”, - дип аңлатты альтернатива барлыкка килүен Казан Мэры Илсур Метшин.
Мэр күп балалы гаиләләргә җир тәкъдим итүне, әмма моңа кадәр газ, җылы һәм электр җибәрү шартлары һәм вакыты хакында мәгълүмат әзерләүне йөкләде.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, җир биләмәләрен күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирү агымдагы елга планлаштырган эшләрнең иң мөһимнәреннән. “Без шәһәр бюджетыннан әлеге җир биләмәләрен ызанлау һәм кадастр учетына кую өчен акча бүлдек”, - дип өстәде ул һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә әлеге мәсьәләне даими контрольгә алуны йөкләде.
“Күп балалы гаиләләргә яңа уку елына бүләк әзерләп, сентябрь аенда җир биләмәләрен сайлап алу мөмкинлеген булдырсак яхшы булыр иде”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү РФ Президенты инициативасы белән тормышка ашырыла, шуның нигезендә 2011 елның июнь аенда “Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында”гы федераль закон һәм РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. 2011 елның ноябрь енда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы законына кул куйды, ә декабрь аенда Казан шәһәре Башкарма комитетының тиешле карары дөнья күрде.
Хәзерге вакытта Казанда 3,2 меңнән артык күп балалы гаилә яши, шуларның 3063-е түләүсез җир биләмәсе алу өчен учетка басты.