(KZN.RU, 5-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Монте-Карло радиосының ат чабышы җиңүчесе белән очрашты. Шәһәр башлыгы белән очрашуга шулай ук Казанның “Актай” ат спорты клубының тренеры Роман Рухтин һәм жокей Таһир Метшин чакырылган иде.
Спортчылар Казан Мэрына иң абруйлы ат спорты турнирларының берсеннән Җиңүче Кубогын тәкъдим итте. Илсур Метшин жокейларны һәм аларның тренерын сәламләде һәм алга таба уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбә көнне “Актай” Казан клубының 24 яшьлек мастер-жокее Мырзабәк Каппушев Монте-Карло радиосының Гран-при бүләгенә ия булды. “Әлеге ярышларның 9 еллык тарихында Татарстанның җиңү яулаганы юк иде әле. Һәм менә без җиңдек”, - дип белдерде Роман Рухтин.
Ат спорты клубының тренеры киләчәккә булган планнар белән бүлеште. “Бу чабыш белән генә тренировкаларыбыз туктамый, - дип белдерде Роман Рухтин. – Хәзерге вакытта без Россия Федерациясе Президенты Бүләгенә әзерләнәбез”. Бүләк 7 июль көнне Мәскәүнең Үзәк ипподромында уйнатылачак. “Бөтен көчебезне туплап, әлеге чабышка әзерләнергә, Казанның нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә кирәк”, - диде тренер. Шуны әйтергә кирәк, алдан алынган мәгълүматларга караганда, икенче елда РФ Президенты Бүләге Казанда уйнатылачак.
Белешмә
“Актай” ат спорты комплексы – республиканың иң зур ат спорты клубларыннан берсе. Соңгы вакытта аның спортчылары Зур җәйге турнир һәм “2000 гиней” халыкара ат чабышлары кебек абруйлы ярышларда җиңү яулаган. Жокейларның профессиональ тренировкаларыннан тыш Тынычлык бистәсенең клуб базасында 80 балалык мәктәп тә эшли.