(KZN.RU, 4-нче июнь). Быел “100 сквер” программасы кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары проектлаштырган 12 мәйданчык төзекләндерелә һәм реконструкцияләнәчәк. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” барышында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр итте.
Әгәр узган елны студентлар төркемнәренең көче белән 7 территория яңартылса, быел андыйлар саны 12-гә җитәчәк. Бу елның программасына түбәндәгеләр керде: Мир урамындагы парк, Сәлимҗанов урамы буенча Урта Кабан күленең яр буе, Глушко урамындагы 9-нчы номерлы йорт һәм Зәкиев урамындагы 21-нче номерлы йортлар янындагы скверларның квартал эчендәге йөрү юллары, Белинский урамындагы сквер, Рәхимов урамы буенча мәдәният йорты янындагы территория, Лукницкий урамындагы мәйдан, С.Садыйкова урамындагы 12-нче номерлы йорт, Сыртланова урамындагы 17-нче номерлы йорт, Чуйков урамындагы 23-нче номерлы йорт, Декабристлар урамындагы 189-нчы номерлы йортлар янындагы, шулай ук Чистай һәм Мусин урамнарындагы киселеш территорияләре.
Сыртланова урамындагы 17 һәм Декабристлар урамындагы 189-нчы номерлы йортлар ишегалларындагы мәйданнарга Казан Мэры Илсур Метшин аерым игътибар бирергә кушты.
Шуны әйтергә кирәк, 2011 ел ахырында Декабристлар урамы буенча 189-нчы йортта яшәүчеләр әлеге территориядә планлаштырыла торган төзелешкә каршы чыктылар. Ул вакытта шәһәр башлыгы тарафыннан әлеге ишегалдында яшел зонаны кайтару хакында карар кабул ителде. Быел җәен биредә балалар өчен уен, спорт, тыныч ял өчен зоналары булган сквер барлыкка киләчәк. Сыртланова урамындагы территориягә килгәндә, әлеге мәйданны төзекләндерү хакындагы үтенеч белән Мэрга районның яшьләре мөрәҗәгать итте.
Быелгы “100 сквер” программасының үзенчәлеге – проектларны тормышка ашыруда архитектор-студентларның гына түгел, ә КФУ, Казан фәнни-эзләнү технология һәм техник университетлары, КДЭУ тыңлаучыларының, шулай ук педагогия һәм төзелеш колледжлары студентлары катнашуы.
Моннан тыш, проектта Казан сәнгать училищесының студентлары да актив катнаша. Алар ике сквер территориясендә скульптура композицияләренең үз вариантларын тәкъдим итәчәк.
Яңа скульптура С.Садыйкова урамы буенча скверда урнаштырылачак. Сара Садыйкованың иң танылган җырларының берсе – “Җидегән чишмә”. Проектлана торган скверда әлеге җыр исеме белән параллель үткәреләчәк: сукмаклар зәңгәр плиткадан эшләнә, ә эскәмияләр рояль клавишалары сыман эшләнеләчәк. Сквер янындагы торак йорт аркылы кисемендә мозаика яисә стена бизәге ясарга уйлыйлар.
Татьяна Прокофьева үз чиратында район башлыкларына мөмкин кадәр төзәтмәләрне кертмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте.