Казан Мэры Ратушада шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды
(KZN.RU, 7-нче июнь). Шәһәр Думасының XIV cессиясе Казан шәһәре Мэрының шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыруыннан башланды.
ТР Президенты Указы белән җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте һәм сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте өчен” медале белән Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең оештыру һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Тәнзилә Ракова бүләкләнде.
Җөмһүриятебез Президенты Боерыгы белән яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүне оештыруга керткән зур өлеше, Казан шәһәрендә хәрби хезмәткә алу эше чараларын координацияләү өчен Казан шәһәре Думасы Аппаратының норматив-хокукый идарә баш белгече Владимир Петровка ТР Преиденты Рәхмәте җиткерелде.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән хокук тәртибен ныгыту һәм җинаятьчелек белән көрәшү эшенә керткән зур өлеше өчен “Хокук тәртибен ныгытудагы хезмәте өчен” күкрәккә тага торган билге белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Коррупциягә каршы сәясәт, территорислык эшенә һәм хокук бозуларга профилактиканы тормышка ашыру бүлеге башлыгы Николай Кузнецов бүләкләнде.
Казан үсешенә ярдәм иткән хезмәте өчен “Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан шәһәре иҗтимагый үзәгенең элеккеге директоры Әнвәр Минһаҗев бүләкләнде.