(KZN.RU, 7-нче июнь). Казан шәһәре Думасының XIVсессиясе барышында депутатлар яңа төзекләндерү кагыйдәләрен кабул иттеләр. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре – бөтен шәһәр яшәү рәвешен билгеләгән тиешле закон, иң мөһим документларның берсе.
Документта биналар, корылмалар һәм җир биләмәләре торышына кагылган төп таләпләрдән тыш, мәҗбүри эшләр исемлеге, аларны башкару, аларның периодик рәвештә кабатланып торуы карала. Моннан тыш, яңа кагыйдәләрдә якындагы территорияләрен төзекләндерүдә бина һәм корылмалар хуҗаларының катнашу тәртибе билгеләнгән, дип аңлатты Казан Административ-техник инспекция идарәсе (АТИИ) башлыгы Рамил Муллин. Шул исәптән төзекләндерүнең яктырту, яшелләндерү, кече архитектура формалары торышы кебек эшләр исемлеге язылган.
Кагыйдәләрнең бүлекләре төгәллек кертү характерындагы нигезләмәләр белән тулыландырылган, актуальлеген югалткан нигезләмәләр төшереп калдырылган, яңа терминнар кертелгән, төзекләндерү өлкәсендә яңа чикләмәләр билгеләнгән. “Бу, һичшиксез, Казан территориясендә төзекләндерү дәрәҗәсен арттырырга һәм әлеге өлкәдә контрольне көчәйтергә ярдәм итәчәк”, - ышана Р.Муллин.
Рамил Мллин аңлатып узганча, Казанның яңа редакциядә Төзекләндерү кагыйдәләренең кабул итүенең кирәклеге федераль законга үзгәрешләр кертелүе белән бәйле. Шуны әйтергә кирәк, 2012 елның 1 гыйнварыннан 131-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законга шәһәр округындагы җирле әһәмияткә ия булган сораулар исемлегенең киңәйтелүе каралган үзгәрешләр үз көченә керде. Аерым алганда әлеге сорауларга якын-тирәдәге территорияне төзекләндерүдә биналар һәм корылмалар хуҗаларының катнашу тәртибен билгеләү керә. Бүген кабул ителгән кагыйдәләрнең проекты гамәлдәге законнар таләпләренә туры китереп, 13 март көнне узган ачык тыңлауларда тыңланылды.
Бүген депутатлар килеп ирешкән тәкъдимнәр һәм исәрмәләрне исәпкә алып, проектны кабул итәргә булдылар. Кагыйдәләр ахыргача эшләнелеп, рәсми рәвештә бастырылачак.