(KZN.RU, 8-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин социаль ипотека программасы буенча төзелеш объектлары, шулай ук төзү эшләре ахырына якынлаша торган, алданган, өлешкә кереп төзүчеләрнең йортларын карап кайтты.
Күчмә киңәшмәдә ТР Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, челтәрле компанияләр, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе вәкилләре, төзүчеләр һ.б. катнашты.
Күчмә киңәшмәнең беренче “ноктасы” – күптән түгел алданган “өлешчеләр” исемлегендә саналган, Завойский урамы буенча 2 йорт булды. Торак биналарны салу эшен 5 ел элек “Защита” төзү фирмасы башлады. Эшләр туктатылып торды, “өлешчеләр” 737 фатирның берсенә дә керә алмады.
Агымдагы елның гыйнвар аенда объектлардагы эшне “Ак таш” ҖЧҖ төзү фирмасы дәвам итте. Бүгенге күчмә киңәшмә барышында әйтелгәнчә, быел август аенда ике йорт та куллануга тапшырылачак.
Илсур Метшин Казанда алданган “өлешчеләр” проблемасы 2012 елның ахырына кадәр хәл ителергә тиешлеген искә төшерде. “Монда бурычны безнең алдыбызда җөмһүриятебез җитәкчелеге һәм Татарстан Президенты шәхсән үзе йөкләде”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Подаметьевская урамында шәһәр башлыгына соципотека программасы буенча торгызыла торган яңа торак микрорайонын транспорт белән тәэмин итү һәм төзелеш схемасын тәкъдим иттеләр. Комплексың торак мәйданы – 61,3 мең кв.м, ул 992 фатирга исәпләнгән. Хәзерге вакытта төзүче – “Казаньцентрстрой” ААҖ – өч секцияле йортның беренчесендә субай сугу эшләре алып бара. Аның куллануга тапшыру вакыты 2013 елның 1 кварталына планлаштырыла.
Монда ук Илсур Метшин Һ.Такташ, Эсперанто, Павлюхин һәм Ротор урамнары чикләрендә төзү буенча тәкъдимнәр белән танышты. Шуны искә алырга кирәк, агымдагы елда Казанда социаль ипотека буенча торак куллануга 250 мең кв.м атык яисә 4115 фатир тапшыру каралган. Ел башында план тәртибендә шәһәрдә Ю.Фучик, Можайский, Актай, Кызыл Армия, Бакалея урамнары буенча торак йортлар, Чистай урамы буенча 2 торак йорт, Һади Такташ урамы буенча комплекс составында 2 торак йорт тапшырылган. Киңәшмә катнашучылары агымдагы елда соципотека йортларын куллануга тапшыру буенча план үтәлер дигән ышанычын белдерделәр.
Шул ук вакытта Тәлгат Абдуллин икенче елга башлап куелган эшнең азлыгына борчылуын белдерде. Киңәшмә катнашучылары киләчәк елларга еллык планны башкару өчен яңа җир биләмәләрен инженерлык инфраструктура белән тәэмин итүнең вариантларын алдан башкару кирәклеген билгеләделәр.
Исегезгә төшерәбез, ТР Төзелеш министрлыгы, Дәүләт торак фонды (ДТФ) һәм Казан Башкарма комитеты арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә, социаль ипотека торагын төзү өчен бүленгән җир биләмәләре барлык инженерлык комуникацияләре белән тәэмин ителергә тиеш.