Казанга Дмитрий Медведев килде
(KZN.RU, 9-нчы июнь). Бүген Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведевкилде. “Казан” халыкара аэропортында РФ Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең оборона министры Анатолий Сердюков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин каршылады.
Эш сәфәре кысаларында Хөкүмәт Рәисе Горбунов ис.Казан авиация-җитештерү берләшмәсендә булып кайтачак, биредә ул стратегияле авиация мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә. IT-парктаДмитрий Медведев“Бердәм Россия” партиясе активы белән катнаша.Ниһаять, Биектау районында РФ Премьер-министры булачак Иннополис инновацияле шәһәр урынында капсула салу тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә ТР матбугат хезмәте.