(KZN.RU, 15-нче июнь). Казан йортлары ишегалларын капиталь ремонтлау эше шәһәр халкы теләкләрен мөмкин кадәр исәпкә алынып башкарылырга тиеш. Бу хакта бүген ишегалды территорияләрен карау вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы Чистай урамындагы 55, 57, 59, 61 йортларда һәм Четаев урамы буенча 20-нче номерлы йорт буенда квартал эчендә йөрү юлларында алып барылган эш барышы белән танышты. Бу йортларда 2,8 меңнән артык кеше яши, асфальт катламы җәелә торган мәйдан 10,7 мең квадрат метр тәшкил итә. Эшләрне башкарган генераль подрядчы оешма – “Горводзеленхоз” МУП, подрядчы оешма – “УК “Волга-автодор” ҖЧҖ. Объектны тапшыру 30 июнь көненә планлаштырылган. Асфальтны ремонтлау тәмамланганнан соң идарәче компания хисабына 59-нчы номерлы йорт янында балалар уен комплексы урнаштырып, комплекслы төзекләндерү эше үткәрү планлаштырыла.
“Волга-автодор” ИК директоры Станислав Шевырев билгеләп узганча, әлеге йортлар ишегалларында яшәүчеләр алып барылган һәм вакытлыча китерелгән уңайсызлыкларны аңлап кабул итәләр.
Илсур Метшин, үз чиратында, халык белән эшләү аерым игътибарлылыкның кирәклеген билгеләде. “Аңлашыла ки, берәүләре керү урынын күбрәк ясарга сорый, икенчеләренә балалар мәйданчыгын киңәйтү кирәгрәк. Зур үтенечем – кешеләрнең барлык тәкъдимнәрен тыңларга, исәпкә алырга. Туристлар һәм кунаклар өчен түгел, алар өчен эшлибез”, - дип белдерде Мэр.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев билгеләп узганча, 2-3 тапкыр ваемсыз подрядчы оешмалар алмаштырырга туры килгән узган ел белән чагыштырганда, быел эш оешканрак төстә бара.
Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, сайлап алу нәтиҗәсендә узган елны эшләгән 43 подрядчы оешмадан быел ишегалларны капиталь ремонтлау эшенә бары 16-сы гына тотына алды. Быел 200 ишегалды, шулай ук гомуми мәйданы 190 мең кв.м тәшкил иткән 12 квартал эчендә йөрү юлын ремонтлау планлаштырыла. Яхшыга үзгәршне 80 меңләп казанлы тоя алачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 300 млн сум бүлеп бирелгән.
Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә шәһәр буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми күләменнән өчтән бер өлеше тәмамланган. 30 ишегалдында эш тулысынча тәмамланган, тагын 156-сында эш тулы көчкә бара, калганнарында проект карарларына төгәллек кертелгәннән соң, тиз арада башланачак. Форсаттан файдаланып, Илсур Метшин биредә яшәүчеләр белән аралашып алды, ремонттан канәгатьме икәнлекләре белән кызыксынды. Халыкның эшчеләргә дәгъвалары юк, әмма тәкъдимнәре бар. Шулай итеп, биредә яшәүче ханым йортның арттагы өлеше буенча зур һәм киң булмаган тротуар оештыруны сорады. “Биредә машинаның күп булганга йөрүләре авыр була”, - дип аңлатты ханым.
Аның үтенече буенча күрсәтелгән урында тротуар оештырылачак. Ул шулай ук капиталь ремонт үткәргән вакытта халыкның барлык тәкъдимнәренең тормышка ашыруы һәрвакытта да тулысынча мөмкин булмавын, әмма аларны булдыра алганча исәпкә алу кирәклеген ассызыклады. “Халык белән аралашып эшләү норма булырга тиеш. Капремонт барышында төп контроль – халык контроле”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.