(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль, Ксения Швецова). Казанның Яңа
Савин районында 220 урынга исәпләнгән 150 нче номерлы балалар бакчасы ачылды.
Бу шәһәрдә начар ишетүче балалар төркеме оештырылган беренче мәктәпкәчә
учреждение. Тәрбия һәм укытуның заманча методикалары кулланыла торган яңа
балалар бакчасы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Шәһәр башлыгы учреждение
бинасын карап чыкты, анда бүген балалар адаптация уза һәм педагоглар белән
беренче дәресләрен үткәрә.
3 яшькә кадәрге балалар өчен алты ясле төркемендә 120 урын булдырылган
Бүгенге
көндә Казанда балалар бакчаларына 76 мең бала йөри, дип искәртте шәһәр Мэры. «Балаларның
сәләтләрен үстерү өчен барлык кирәкле шартларны булдыру безнең өчен мөһим бурыч
булып тора. Шәһәрнең халык иң тыгыз яши торган районнарының берсендә яңа балалар
бакчасы ачылышын яшь ата-аналар бик көтте», – дип ассызыклады ул.
Чистай
урамы, 88а адресы буенча урнашкан 3975 кв. м мәйданлы балалар бакчасы төзелеше
узган елның февралендә башланды һәм быел кыш тәмамланды, подрядчы – «Стройсервис»ҖЧҖ.
Учреждениедә барлыгы 12 төркем оештырылган, шул исәптән 6 төркем – өч яшькә
кадәрге балалар өчен.
Хәзерге
вакытта балаларны туплау дәвам итә, балалар бакчасы әлегә 85% ка тулган, дип
сөйләде Мэрга балалар бакчасы мөдире Наталья Бабашкина. Аның сүзләренә
караганда, иң зур ихтыяҗ ясле төркемнәренә туры килгән – алар барысы да бүгенге
көндә тулы диярлек. «Бу микрорайонда кечкенә балалары булган гаиләләр бик күп,
шуңа күрә ясле төркемнәренә ихтыяҗ бик зур, – дип билгеләп үтте Н.Бабашкина. –
Без – шәһәрдә бик кечкенәләр өчен 120 урын оештырылган аз санлы балалар бакчаларының
берсе, гадәттә, урыннар азрак».
Шәһәр
башлыгы уен бүлмәләрен, музыка һәм физкультура залларын карады. Мөдир
сөйләвенчә, хәзер нәниләр 4-5 кешелек кечкенә төркемнәрдә ияләшү чорын уза.
Аның сүзләренә караганда, мондый кечкенә яшьтә балалар берничә атнадан алып
айга кадәр ияләшә.
Начар ишетүче балалар белән дефектологлар һәм логопедлар шөгыльләнә
Яңа
мәктәпкәчә учреждениенең төп үзенчәлеге – начар ишетүчеләр һәм ниндидер
сәбәпләр белән ишетми башлаган балалар өчен каралган шәһәрдә беренче махсус төркем.
Моннан тыш, сөйләмнең гомуми үсешендә һәм сөйләмдә фонетик-фонематик
тайпылышлары булган балалар өчен төркемнәр оештырылды.
«Әлегә
безнең балалар бакчасында гына кохлеар имплантация кичергән балалар өчен төркем
бар, – дип билгеләп үтте Наталья Бабашкина. – Мондый балаларга махсус мохит,
педагог-дефектолог һәм логопед белән уку кирәк, чөнки аларның еш кына сөйләм
аппараты белән проблемалары була. Мондый сабыйлар гадәти төркемнәрдә тәрбияләнә
алмый».
Начар
ишетүче сабыйлар белән эшләгәндә педагоглар махсус сөйләм карталарын һәм уен
методикаларын кулланалар. Махсус төркемгә 8-9 бала йөриячәк. «Барлык балалар
өчен дә бертөрле яхшы шартлар булдыру мөһим, без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез һәм
махсус төркемнәр ачабыз», – дип билгеләде И.Метшин.
Тренировкалар һәм чүпне уенчыклар ярдәмендә төрләргә аеру буенча махсус
программа
Балалар
бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен спорт дәресләрен физик культура буенча
инструктор Юрий Марков алып бара, ул тренировкаларның «Күңелле туп» авторлык
программасын эшләгән. Аның буенча нәниләр гомуми физик әзерлек уза һәм төрле
уеннарга өйрәнә. «Без балаларның футбол, волейбол һәм баскетбол уйнавын
телибез. Моның өчен шартлар тудырырга тырыштык, төзүчеләр дә ярдәм кулы сузды»,
– дип сөйләде Н.Бабашкина. Ул, балалар бакчасы янындагы территориядә махсус
өслекле спорт мәйданчыгы булдырылуын, җәй җитү белән балалар саф һавада
волейбол һәм баскетбол уйный алачагын өстәде.
Балалар
бакчасында балаларга экологик тәрбия бирүгә аерым игътибар биреләчәк. Балалар
уенчыклар (чүп өчен контейнер мәйданчыклары моделе, яшел үсентеләр, курчаклар)
ярдәмендә чүпне төрләргә аерырга һәм үсемлекләрне ничек дөрес карарга
кирәклеген өйрәнәләр. Н.Бабашкина сүзләренчә, балалар экология бик кызыксыналар.
«Бала уен барышында әйләнә-тирә мохиткә дөрес мөнәсәбәттә булырга өйрәнә. Бу
бик мөһим, чөнки экологик агарту эшен никадәр иртәрәк башласак, шулкадәр
яхшырак, – дип өстәде ул. – Без үзебезнең экологик хәрәкәттә катнашучы
бәләкәчләрне «эколята-дошколята» дип атыйбыз. Шулай ук төрле экологик
акцияләрдә катнашырга планлаштырабыз».
Казан
Мэры идеяне хуплады: «Әгәр без балаларга экологик тәрбия бирүне шундый кечкенә
яшьтән башласак, бөтенләй башка буын үсәчәк. Балалар бакчасыннан ук нәниләр
экология, чүп-чарны аеру һәм ни өчен агачлар утыртырга кирәклеген беләчәк. Бу –зур
һәм мөһим эш».
Яңа
балалар бакчасында сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү өчен бар да бар, дип өстәде
Илсур Метшин. «Бу – үстерүче программалар да, яңа технологияләр дә, заманча эш
ысуллары да. Монда балаларга яхшы булыр дип ышанам», – дип ассызыклады ул.
Чарада
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, «Суварстроит» ҖЧҖ генераль директоры
Руслан Нурмөхәммәтов та катнашты.