Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Татарстанга эш сәфәре белән килде
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар каршы алды.
Касыйм-Жомарт Токаев Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде. Рөстәм Миңнеханов һәм Касыйм-Жомарт Токаев Казан Кремлендә очрашыр дип көтелә.
Казахстан Президенты республикада берничә җитештерү мәйданчыгында булыр, аларның эшчәнлеге һәм тулаем төбәкнең сәнәгать потенциалы белән танышыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж