(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 2021 елда Казанга 3
млн турист килде – пандемиягә кадәрге 2018 ел күрсәткеченә җиттек диярлек.
Алдагы ел белән чагыштырганда эчке туризм гына үсми – Мисыр, Төркия, Казахстан,
Кытай, Һиндстан һәм Украинадан сәяхәтчеләр саны артты. «Туристлык агымын
пандемия чорына кадәрге дәрәҗәгә кайтару Казанның туристларда булган абруе
турында сөйли, - дип билгеләде бүген Казан Мэры Башкарма комитеттагы эшлекле
дүшәмбедә Илсур Метшин. – Моны сакларга һәм әлеге юнәлешне үстерергә кирәк».
Гыйнвар бәйрәмнәренең пик
көннәрендә кунакханәләрнең йөкләнеше 97%ка җиткән
Кунакханә, отель һәм хостелларның уртача йөкләнеше
2021 ел нәтиҗәләре буенча 60% тәшкил итте, шул ук вакытта уртача айлык
йөкләнешнең иң зур проценты – 83-86%ка кадәр – җәйге айларда күзәтелде, дип
хәбәр итте Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. «Әлеге күрсәткечләр
буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек эре туристик үзәкләрдән
калышмыйбыз», - дип билгеләде ул.
Туристларны җәлеп итүнең төп ноктасы булып Казан
Кремле кала – бер елда анда 3 млн 29 мең 68 кеше булган. Сүз уңаеннан, узган ел
Кремльгә 1,8 млн кунак килгән. Сәяхәтчеләр музейларга да бик теләп барган –
әйтик, «Шәһәр манзарасы» музеенда узган ел 33 мең 337 кеше булган, ә Чәк-чәк
музеена 26 меңләп кеше килгән.
«Бездә эре туристик үзәкләр, борынгы объектлар бар,
яңа объектлар белән дә үсүебез шатландыра, шул исәптән кече һәм урта
эшмәкәрлекнең креатив вәкилләре ярдәмендә дә, - дип билгеләде И.Метшин. –
Кечкенә генә Чәк-чәк музеенда 30 меңгә якын турист булган – бу күп нәрсә
турында сөйли. Без мондый проектларга ярдәм итәчәкбез».
Яңа ел бәйрәмнәрен Татарстан башкаласында 138 мең кеше
уздырган. 30-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр төп объектларның йөкләнеше
73% тәшкил иткән, ә пик даталарда – 3, 4, 5 гыйнварда – 97%ка җиткән.
«Роспотребнадзор таләпләрен
төгәл үтәп, туристлык тармагын үстерүне дәвам итәргә кирәк»
Барлыгы шәһәрдә 3 млн кунак булган. Өстәвенә, әлеге
статистикага апартаментларда тукталучы, фатирларны арендага алучы һәм
туганнарына килүче туристлар эләкми. Мондый сәяхәтчеләр миграция мәсьәләләре
идарәсендә теркәлү узмый, дип билгеләп үтте Д.Санникова. Казанга чит ил
кунаклары күбесенчә Төркиядән, Казахстаннан, Кытайдан, Һиндстаннан, Украинадан
килгән, ә Мисырдан кунакларның саны узган ел белән чагыштырганда 149%ка арткан.
Россия шәһәрләреннән туристлар нигездә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, шулай
ук Самарадан, Уфадан, Чабаксардан, Екатеринбургтан, Түбән Новгородтан
килгәннәр.
«Пандемия аркасында без кунакларны артык чакырмадык,
ләкин безгә килүчеләрнең барысын да күрергә шат идек, - дип шәрехләде И.Метшин.
– 2006 елдан бирле Казан Россиянең тышкы туризм үзәкләренең берсе булсын иде
дип хыялландык. Скептиклар да бар иде, ләкин без барыбер әлеге бурыч өстендә
эшләдек. Бүген без пандемиягә карамастан безгә килгән туристлар агымын
күрәбез».
Казанның туристлык тармагында предприятиеләр һәм
оешмалар саны аз гына үзгәрде – бу тармакның тотрыклылыгы турында сөйли, дип
ышана Мэр: «Без кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклануында бераз йомшардык,
әмма предприятиеләрнең төп массасы сакланды, авыр чорны уза алдык».
Киләсе елларга туристлар агымын белгечләр фаразламый дип
билгеләп үтте Д.Санникова, барысы да эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак.
Әмма Казан туристларга шәһәрдә аларның сәламәтлеге турында кайгыртырга әзер
булуларын күрсәтергә өлгерде инде, дип билгеләде Мэр. «Алдагы ике елда тармак
предприятиеләре адаптив сәләтен үстерде. Безнең төп көчебез – туристлык
өлкәсендәге һәр хезмәткәрнең үз урынында җаваплы булуы. Шуңа күрә
Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәп, кунакларны кабул итүне дәвам итәргә
һәм туристлык тармагын үстерергә кирәк», - дип өстәде шәһәр башлыгы.