(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Казан Мэры Илсур
Метшин эшлекле дүшәмбедә квартал эчендәге һәм ишегалларыннан чыгу юлларындагы
карны чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук территорияләрне җыештыру
мәсьәләләрен хәл итү өчен шәһәр халкы белән эшне активлаштырырга кушты.
«Ишегаллардан чыгуга һәм квартал эчендәге юлларга
игътибар итәм - бу урыннар бөтен җирдә дә начар. Шулай ук иҗтимагый киңлекләр
аерым игътибар таләп итә. Казан яңа парклар һәм скверлар белән баетылды, даими
рәвештә бу урыннарда кар чистарту һәм чыгару эшләрен башкарырга кирәк», - дип
ассызыклады Илсур Метшин.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, киләсе атна карлы
булачак. «Беренче һәм икенче категориядәге юллар, керү һәм чыгу урыннары тиешле
халәткә китерелгән инде. Халыкның идарәче компанияләр һәм район
администрацияләре белән диалогта торган ишегаллар бар. Мондый районнарда кар
даими чыгарыла, проблемалар да юк, әмма андый диалог булмаган ишегаллары да
җитәрлек, һәм бу администрация башлыкларының идарәче компанияләр һәм идарәчеләр
белән эше сорала дигән сүз. Халык белән уртак эш кенә бу проблемаларны хәл
итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Казан районнарында бер атнада кар җыю йомгаклары турында
Мэрга администрация башлыклары хәбәр итте.
Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районында кар җыюга 47 берәмлек техника һәм 650 ишегалды җыештыручы
җәлеп ителгән
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары юлларының гомуми
мәйданы 4,2 млн кв.м тәшкил итә. Яңа ел каникуллары чорында көн саен юлларга
136 юл техникасы чыккан. Тротуарлар, җәяүлеләр өчен кичүләр, тукталышларны 108
юл эшчесе җыештырган.
Йорт яны территорияләрен җыештыруда 650 ишегалды
җыештыручы, 47 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Казанның Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов. Ул район
территориясендә кар җыюны контрольдә тотуны шәһәрлеләр үзләре башкарырга ярдәм
итә, дип ассызыклады. «Без битараф булмаган кешеләргә даими рәвештә идарәче
компанияләргә һәм юл хезмәтләренә киңәшләре белән ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт
белдерәбез», - диде Ф.Нурмөхәммәтов.
Беренче һәм икенче категориядәге юллардан, квартал
эчендәге юллардан 46 мең тонна кар чыгарылган, алар өч пунктка һәм вакытлы кар
саклау складының бер пунктына урнаштырылган. Узган атнада 1300 тоннадан артык
ком-тоз катнашмасы һәм 500 тонна реагент тотылган.
Күпфатирлы йортларның территорияләрен җыештыру белән
беррәттән, даими рәвештә район юлларында кар юлда тигезләндерелгән һәм
себерелгән. Көн саен торак массивларда 7 берәмлек техника эшләде.
Фәнис Нурмөхәммәтов ачыклаганча, кайнар линия
телефоннары, социаль челтәрләр һәм «Халык контроле» системасы аша юлларны
җыештыру буенча 143 хәбәр килгән. Намуссыз хокук бозучыларга янәшәдәге
территорияләрне вакытында җыештырмаган өчен административ хокук бозулар турында
26 беркетмә төзелгән.
Киров һәм Мәскәү
районнары урамнарыннан атнасына 13 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Киров һәм Мәскәү районнарында 900 ишегалдын кардан җыештыруда
292 урам себерүче һәм 18 берәмлек махсус техника катнашкан. «Машина керү
юлларына, баскычларны чистартуга, түбәләрне кардан һәм боздан чистартуга аерым
игътибар бирелә, - дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов. - Түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы булу аркасында
өстәмә рәвештә альпинистлар җәлеп ителгән. Бүгенге көнгә 273 түбә кардан
чистартылган, өстәмә рәвештә 112 эшче җәлеп ителгән».
Районнардагы урамнардан чыгарылган кар күләме узган
атнада 13 мең тоннадан артып киткән, моның өчен 120 берәмлектән артык махсус
техника җәлеп ителгән. 815 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 449 тонна реагент
кулланылган.
С.Миронов Киров һәм Мәскәү районнарындагы 350 поселок
юлларының барысы да штат режимында чистартылуын билгеләп үтте. «Без Яңа ел
бәйрәмнәре чорында кулланган эш темпларын киметмибез. Районнардагы
территорияләрдә юлларны вакытында чистарту безнең эшчәнлекнең өстенлекле
юнәлешләреннән берсе булып тора, һәм бу мәсьәләне хәл итүгә бөтен җаваплылык
белән якын киләбез», - диде ул.
Вахитов һәм Идел
буе районнарында 246 түбә кардан чистартылган
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында кар җыюда,
ком-тоз катнашмасы сибүдә һәм карны себерүдә 208 юл эшчесе катнашкан. Шулай ук
район территорияләрен җыештыру өчен көн саен 270 берәмлек техника җәлеп ителә.
Район хакимияте башлыгы Марат Закиров сүзләренә
караганда, юлларны җыештыру һәр көнне төнлә һәм көндезге сменада көчәйтелгән
режимда алып барыла. «Үткән атнада кайнар линия телефоннарына 120дән артык
мөрәҗәгать килде, - дип хәбәр итте ул. - Өченче категориядәге юлларны җыю аерым
контрольдә һәм өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора».
Узган атнада район урамнарыннан 44 мең тоннага якын
кар чыгарылган. 554 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 786 тонна реагент тотылган.
Урамнардан һәм юллардан кар җыюдан тыш, авыш түбәләрне кардан һәм боз
сөңгеләреннән чистартуга да зур игътибар бирелә. Узган атнада 246 түбә
чистартылган.
Совет районында
үз вакытында җыештырылмаган территория өчен 90 беркетмә төзелгән
Совет районында Яңа ел бәйрәмнәрендә йорт яны
территорияләренең торышын 575 ишегалды себерүче һәм 70 берәмлек техника
күзәткән. Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, ишегалды
территорияләрен җыештырудан тыш, даими нигездә авыш түбәле йортларны кардан
чистарталар. Әйтик, узган атнада шундый 385 йорт түбәсе чистартылган.
10-нчы гыйнвардан 16-нчы гыйнварга кадәр урам-юл
челтәрен җыештыру эшләренә көн саен уртача 198 берәмлек техника чыккан, эштә
155 юл эшчесе катнашкан, 461 тонна реагент һәм 1 мең 900 тонна ком-тоз
катнашмасы кулланылган. Кар эретү пунктларына һәм кар саклау өчен ике вакытлы
мәйданчыкка 26 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
«Беренче чиратта, социаль объектларга, мәгариф,
сәламәтлек саклау учреждениеләренә, тукталыш мәйданчыкларына, җәмәгать
транспорты хәрәкәте маршрутларына керү юлларын чистартуга аерым игътибар
бирелде, - дип билгеләп үтте Р.Фәтхетдинов. - Кар яву нәтиҗәләре районның төп
артерияләрендә - автомобиль трафигы югары булган юлларда, шулай ук
поселокларның үзәк урамнарында да бетерелә».
Р.Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, узган атнада карны
вакытында чыгаруны контрольдә тотканнар. Якын-тирә территорияне вакытында
җыештырмаган өчен 90 беркетмә төзелгән.
Казан Мэры администрация башлыкларына территорияләрне
кышын кардан арындырмаучыларны ачыклау эшен көчәйтергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чор башыннан Казан
урамнарыннан 392 мең тоннадан артык кар чыгарылган.