Казанда Даун
синдромы булган спортчылар өчен йөзү буенча Россия күләмендәге Х «Бергә
җиңәбез» ярышлары тәмамланды. Ярышларда Россиянең 32 төбәгеннән, шулай ук
Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Италия спортчылары катнашты. Казан данын
яклап «Игелекле Казан» оешмасындагы 18 йөзүче чыгыш ясады. Ярышлар узган дүрт
көн эчендә дөнья рекордлары куелган һәм 36 дисциплина буенча 246 медаль
тапшырылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты
рәисе Линар Гарипов хәбәр итте. Турнир ел саен Казанда уздырыла.
«Даун синдромы булган яшьләребез өчен турнир үткәрү тәкъдиме белән безгә
беренче тапкыр мөрәҗәгать итүләреннән соң ун ел вакыт сизелмичә үтеп тә киткән.
Кирәкле инфраструктурабыз һәм бу өлкәдә эшләүче белгечләребез булганлыктан, без
моны бик теләп эшләдек. Менә инде ун ел дәвамында ярыш географиясенең чикләре
киңәя, катнашучылар, илләр саны арта, һәм, иң мөһиме, кунакларыбыз, сәламәтлеге
чикле балалар, Даун синдромы булган спортчылар хис-кичерешләргә гаять бай
чарада катнаша, аларның күнекмәләре камилләшә. Бу безнең инклюзиягә ярдәм
итү буенча системалы эшебез. Шунысы куанычлы: бу бердәнбер турнир түгел. Бездә
чаралар челтәре эшләнгән – ел дәвамында спортның төрле төрләре: республика,
округ, Россия, халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уза. Әлеге эшне, һичшиксез, дәвам
итәчәкбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Линар Гарипов сөйләвенчә, Казан – Россиядә Даун синдромы булган авыручылар
өчен мондый дәрәҗәдәге ярышлар уздырыла торган бердәнбер шәһәр санала. Дөньяда
үзенчәлекле спортчылар өчен ачык турнирлар бары тик өч дәүләттә генә оештырыла
икән, алар исәбенә Россия дә керә.
Ун ел эчендә
катнашучылар саны да шактыйга арткан. 2018 елда ярышта 80 спортчы катнашкан
булса, быел 230 дан артык йөзүче тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте чыгыш
ясаучы.
«Ярышларда спортта
беренче адымнарын ясаучы 8 яшьлек балалар белән бергә тәҗрибәле спортчыларны да
күрергә була иде. Даун синдромы булган спортчылар өчен Олимпия уеннарына охшаш
Бөтендөнья Трисом уеннарында чыгыш ясаган дөнья, Европа рекордсменнары
катнашты», – дип өстәде Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе.
Хөкемдарлар
коллегиясенә профессиональ 40 судья кертелгән. 75 волонтер исә катнашучыларга
ярдәм итеп, спортчыларны озата йөргән.
Волонтерлардан тыш,
балаларга шулай ук шәрәфле кунаклар – Олимпия чемпионнары һәм призерлары
Евгений Рылов, Михаил Вековищев, Антон Чупков, Сергей Фесиков рухи яктан зур
терәк булган. «Кунаклар йөзүчеләрне хуплады, яшь спортчылар белән аралашты,
медальләр тапшырды, яуланган җиңүләре белән котлады, ихлас теләкләрен
җиткерде», – дип шәрехләде чыгыш ясаучы.
Турнир программасына
шулай ук мәдәни чаралар да кертелгән. Катнашучыларны Казан Кирмәне, Зооботаника
бакчасы һәм «Ак Барс Арена» белән таныштырганнар.
«Шәһәребез
үзенчәлекле спортчылар өчен ярышлар уздыру үрнәгенә әйләнде. «Бергә җиңәбез»
турниры – ул медальләр белән генә чикләнми, әлеге ярыш – изге йөрәкләр турында.
Ярдәм кулы сузылганда теләсә нинди киртәләрне җиңү мөмкинлеге хакында. Ул безгә
спортның кешеләрне берләштерүен искә төшерә. Монда җиңелүчеләр юк. Стартка
чыккан һәр кеше җиңүче», – дип ассызыклады Линар Гарипов.
Моннан тыш, Физик
тәрбия һәм спорт комитеты рәисе 6 июньнән 11 июньгә кадәр Спортның су төрләре
сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачагын хәбәр итте. Иң көчле йөзүчеләр
арасында 42 комплект медаль уйнатылачак һәм алар Европа чемпионатында катнашу
өчен көрәшәчәк.