(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Яңа ел бәйрәмнәре
вакытында Казанның парк һәм скверларында 520 меңгә якын кеше булды. «Менә-менә»
махсус кышкы программасы кысаларында шәһәрнең 24 иҗтимагый киңлеге
территориясендә халык һәм кунаклар өчен 87 бушлай чара узды. Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, паркларга һәм скверларга йөрүнең югары булуы
төзекләндерү эшләре хисабына тәэмин ителә.
«Бәйрәмнәр өчен ярты миллион кеше – җитди һәм күңелле
нәтиҗә, теге яки бу яшел зонада төзекләндерү эшләре алып бару белән үк, килүчеләр
саны арта бара», - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, парк
һәм скверларны яңарту дәвам итәчәк. «Ел саен без парклар һәм скверлар санын
арттыру бурычын куябыз, шул ук вакытта иҗтимагый киңлекләр үзәктә генә түгел,
шәһәр читендә дә дә барлыкка килә», - дип ассызыклады ул. Шәһәр башлыгы ТР
Президенты Рөстәм Миңнехановка «Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү» республика
программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе
Роберт Гарипов Казанның иҗтимагый киңлекләрендә 15-нче гыйнварда «Менә-менә»
кышкы программасы тәмамлануын искәртте. «Бу атнада шәһәрнең иҗтимагый
киңлекләрендә Яңа ел конструкцияләре демонтажы башлана. Яңа елга 16 парк
бизәлде, шуларның 12сендә чыршылар урнаштырылды. Демонтажны гыйнвар ахырына
тәмамлау ниятләнә», - диде ул.
Бу кышта күп кенә чаралар яңа иҗтимагый киңлекләрдә дә
үткәрелде – Казансу яры буенда, «Салават Купере» торак комплексы паркында. Кышкы
каникулларга беренче тапкыр «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябылмады,
1-9 гыйнварда аны 13 меңгә якын кеше караган.
Шулай ук Комсомол күлендә кышкы чыныгуны яратучылар
өчен «Парк рейсы» бушлай экскурсия маршруты да кызыксыну уятты. «Шәһәр халкы һәм
кунакларының әлеге маршрутка зур кызыксынуын исәпкә алып, без аны эшләп
бетерергә һәм җәйге программага кертергә планлаштырабыз», - дип хәбәр итте
Роберт Гарипов.
Санкт-Петербургтан «Упсала-Цирка» артистлары
«Менә-менә» мәдәни программасының хедлайнеры булдылар. Ул профессиональ
труппаны, инклюзив проектны, шулай ук социаль куркыныч төркемнәргә кергән
балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. Гадәти булмаган цирк тамашалары Казанның 6
иҗтимагый мәйданында узды. Декабрь ахырында артистлар шәһәрнең социаль учреждениеләре
вәкилләре белән очрашты, Петербург проекты кураторлары Казан хезмәттәшләре
белән үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итте Р.Гарипов.
Яңа ел төнен казанлылар «Казан» гаилә үзәге янында һәм
«Черек күл» паркындагы шугалакта уздырдылар – әлеге мәйданчыкларга 50 меңгә
якын кеше килде. Яңа ел каникулларында шугалакка йөрүчеләр алдагы елгы
күрсәткечләрдән берничә тапкырга арткан, дип билгеләде Роберт Гарипов. «Шугалак
ачылганнан алып бәйрәмнәр ахырына кадәр анда 70 меңнән артык кеше булган. Әлеге
чорда прокат хезмәтеннән 12 меңнән артык кеше файдаланган», - дип хәбәр итте
ул.
«Черек күл» паркы шугалагындагы бозны махсус машиналар
шомартып-ясап тора. Ләкин, күп кеше шуганга күрә, бозның сыйфаты һәрвакытта да
тиешле дәрәҗәдә түгел. «Дирекция проблеманы хәл итү өчен бар көчен куя», - дип
билгеләп үтте Роберт Гарипов.
Паркларда бәйрәм программасы тәмамлануга карамастан,
җәмәгать урыннарында сезон тәмамланганчы кышкы сервислар – таулар, шугалаклар,
чаңгы һәм аттракционнар үз эшләрен дәвам итәчәк. Әйтик, гыйнвар башыннан Җиңү
паркында беренче тапкыр шугалак һәм тау ачылды. Шулай ук таулар Горький
исемендәге һәм Мир урамындагы паркларда да бар. «Калейдоскоп» һәм «Нарат аланы»
паркларында шугалаклар ясалды.