(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова).
Бүген Ратушада 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының исемле стипендияләрен
тапшыру тантанасы узды. Студентлар һәм аспирантлардан тыш, стипендияләр шулай
ук яшь спортчыларга һәм музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә
тапшырылды. Быел стипендия алу өчен 300 гариза килгән, тантанада 90-лап җиңүче
– талантлы һәм перспективалы яшьләр катнашты. Яшь галимнәрнең иң кызыклы фәнни
проектлары практикада тормышка ашырылачак һәм шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрен
камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин,
конкурста җиңүчеләрне котлап.
«Без стипендиатларның эшеннән күп яңа һәм файдалы
нәрсәләр ала алабыз»
«Казан, яшьләр үсеше үзәге буларак, республикабыз өчен кызыклы һәм
файдалы инициативалар флагманы булып тора, – диде шәһәр башлыгы. – Талантлы, хезмәт
сөючән һәм профессиональ инженерлар, архитекторлар, икътисадчылар, галимнәр һәм
башка белгечлекләр вәкилләре ярдәмендә безнең шәһәр һәм республика ел саен яхшы
якка үзгәрә, җәмгыятьтә, икътисадта һәм фәндә яңа казанышларга өстенлек биреп
үсә».
Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән 2021 ел җиңел
булмады, дип билгеләде Мэр. «Шуңа да карамастан, бу ел безгә якты вакыйгалар,
кызыклы ачышлар бүләк итте, иҗади һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлек бирде, – диде
ул. – Хәзерге дөньяда галимнәр, тикшеренүчеләр өчен чиксез перспективалар ачыла».
Конкурска тәкъдим ителгән проектларда кыю, яңача тәкъдимнәр бар, дип
өстәде Мэр. Ул шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләрен яшь
конкурсантлар проектларын эшкә кертеп җибәрергә һәм аларны реаль тормышта –
аерым алганда, медицина, мәдәният, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге тормышка
ашырырга чакырды. «Без күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр ала алабыз, бу безгә
шәһәр хуҗалыгының төрле процессларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк», –
дип ышана Мэр.
Казан Мэрының исемле стипендияләрен алу конкурсы елдан-ел киңәя бара.
Әйтик, быелдан башлап беренче тапкыр иҗади яшьләр белән беррәттән, шәһәрне
бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итүче яшь спортчыларны
хөрмәтләделәр. Моннан тыш, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар
бердәмлеге елы кысаларында проектлар өстендә эшләүче яшьләр вәкилләре
бүләкләнүгә һәм рәхмәткә лаек. «Яшь җиңүчеләрнең иҗаты бездә яшәүче халыкларның
гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән булуы бик мөһим», – диде Мэр.
Студентларга фәнни эшләрне шәһәр хуҗалыгына кертергә
кирәк булачак
Стипендияләр тапшыру тантанасы берничә этапта узды: беренче исемле
стипендияләрне укучылар, аннары спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр алды.
Тантана вокал һәм хореография номерлары белән үрелеп барды. Аларның берсен яшь
стипендиат – 11-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучысы Дмитрий Овсянников
тәкъдим итте, ул чарада катнашучыларны таланты белән сокландырып, композицияне
виртуозларча башкарды. Дмитрий музыка белән 7 яшьтән шөгыльләнә, бүгенге көндә
ул 27 халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты булып тора.
Аннары Мэр фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләргә – югары уку йортлары
студентларына һәм аспирантларына һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренә
стипендияләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында – КДЭУда укучы Василий Басенко,
трансформатор җиһазларын диагностикалауның яңа куркынычсызрак һәм нәтиҗәле
методын эшләгән. Мондый диагностиканы даими рәвештә электр челтәре комплексының
тотрыклы эшләве өчен үткәрергә кирәк.
Шулай ук бүләкне Тимирясов исемендәге КИУ укучысы Иван Бондаренко да
алды, ул Казан метрополитены станцияләрен стабильләштерелгән мүк ярдәмендә
яшелләндерергә һәм фитоколонналар урнаштырырга тәкъдим итте. Яшь галимнәрнең
проектлары белән тулырак материалда танышырга була.
Тантанада катнашучылар исеменнән җавап сүзе белән Иҗади инклюзив
коллективларда хореография укыту методикасын эшләгән Казан дәүләт мәдәният һәм
сәнгать институты студенты Идалия Җиһаншина мөрәҗәгать итте.
«Фән һәм технологияләр елын фәнни бергәлек генә түгел, барлык студентлар
да көтте. Фәнни-тикшеренү эшен үстерү миңа проект эшчәнлегенә башка яктан
карарга мөмкинлек бирде, – диде Идалия Җиһаншина. – Инклюзив хореография буенча
эшләнгән методика ярдәмендә мин үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә, менталь
яки физик үзенчәлекләренә бәйсез рәвештә, алар аралашучан һәм үзләрен иркен
тотсын өчен, ничек ярдәм итәргә кирәклеген беләм».
Ул укытучыларга, педагогларга һәм тренерларга аларның авыр хезмәтләре
өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, стипендиягә дәгъва кылучылар барысы да җиңүгә
лаек иде, чөнки һәркем бәйгедә катнашып кына калмыйча, шәһәр үсешенә үз өлешен
кертергә омтылды, – дип өстәде студент. – Стипендия алу белән безнең эш
тәмамланмый: безгә, студентларга, фәнни эшләребезне шәһәр хуҗалыгына кертергә
туры киләчәк».
Бүген теләсә кайсы шәһәр өчен яшьләргә иҗади эзләнүдә теләктәшлек
күрсәтү һәм аларга теоретик һәм гамәли эшләнмәләрдә ярдәм итү мөһим, дип
ассызыклады Мэр. «Ахыр чиктә, сезнең идеяләр зур тормышка аяк басканда белем
хәзинәсенә әверелә. Зинһар, иҗат итегез, кыенлыклар алдында тукталып калмагыз»,
– дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Искәртеп узабыз, Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурс 1994
елдан башлап, укучыларны шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә
фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.