(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче
декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин белән
ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе узды. Шәһәр башлыгы узып
баручы елга нәтиҗә ясады, федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат
чаралары сорауларына җавап бирде. Алар арасында – түләүле парковкалар, юллар
төзү, авария хәлендәге торак һәм башкалар.
«Елның төп нәтиҗәсе – Казан социаль яктан әһәмиятле бер генә проектны да
кире какмады»
Илсур Метшин узып баручы 2021 ел гади булмады, ләкин кыенлыкларга
карамастан, билгеләнгән барлык проектларны да тормышка ашыра алдык, диде. «Әгәр
узган ел без пандемия аркасында шок хәлендә булсак, быел җайлаштык, яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә
өйрәндек. Һәм елның төп нәтиҗәсе – Казан социаль яктан әһәмиятле бер генә
проектны да кире какмады. Без үз өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек,
моның өчен шәһәр халкына рәхмәт. Аларның хезмәте – без Казанда күргән барлык
үзгәрешләрнең нигезе, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Казанга ярдәм итүләре
өчен ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика
Хөкүмәтенә һәм Татарстан Дәүләт Советына рәхмәт белдерде.
Шәһәр өчен әһәмиятле проектлар дип Илсур Метшин Зур Казан боҗрасын төзүне
атады. Узган ел Борисково урамыннан Техника урамына кадәр участок ачылган иде. Хәзер төзелеш эшләре Тихорецк һәм Мехчылар урамнарында дәвам итә. Шул ук
вакытта Вознесение тракты һәм Горький Шоссесының дублер-юлы төзелә.
«Бу безнең элгәрләребезнең хыялы булган эпохаль проектлар. Әле берничә ел
элек кенә без аларны тормышка ашыра алачагыбызга ышанмас идем. «Куркынычсыз һәм
сыйфатлы юллар» илкүләм проектыннан, федераль ярдәмнән башка безгә барлык
планнарыбызны тормышка ашыру авыр булыр иде», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, төзелеш материалларына бәяләр артуга карамастан,
Казанда 8 заманча балалар бакчасы, 2 мәктәп төзелгән, шулай ук «Безнең ишегалды»
республика программасы буенча 430 йорт төзекләндерелгән.
«Казан 50 электробус алырга
тиеш»
ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Оксана Сотник Казан юлларында
электробусларны сынау нәтиҗәләре белән кызыксынды. Илсур Метшин сүзләренчә,
хәзер ТР Президенты ярдәме белән шәһәргә 50 электробус тапшыру турында
сөйләшүләр алып барыла. «Казан 50 электробус алырга тиеш, ләкин моның өчен
тиешле зарядка станцияләре, инфраструктура булу мөһим, – диде Мэр. – Уңайлыгы буенча бу бөтенләй башка дәрәҗә, иртәгәге көн».
Юл темасын «Кичке Казан» газетасы хәбәрчесе Евгений Аксенов дәвам итте. Ул
Казанда яңа муниципаль парковкалар кайчан эшләп китәчәге һәм ни өчен кайбер
урамнарда хәтта транспорт схемасы үзгәргәннән соң да юл вәзгыятенең яхшырмавы,
аерым алганда, бөкеләр барлыкка килүе белән кызыксынды.
«Казанда түләүле парковкалар санын арттыру – машиналар саны арту сәбәпле,
юл проблемалары белән очрашкан барлык эре мегаполисларда үзен аклаган дөнья
практикасын гамәлгә ашыру ул», – дип җавап бирде Илсур Метшин. Ул искә
төшергәнчә, Мэр эшли башлаганда шәһәрдә 135 мең машина булган, хәзер аларның
саны 460 меңгә кадәр арткан. Юллар төзелешенә һәм яңа паркинглар ачылуга
карамастан, шәһәр автомобильләр саны арту буенча өлгерә алмый. Шәһәр башлыгы
Казанда яңа транспорт схемасы эшләнүенә игътибарны юнәлтте. «Без транспорт
планлаштыру институты белән бергә транспорт схемасына үзгәрешләр әзерләргә
дигән карар кабул иттек, анда барлык теләкләр дә исәпкә алыначак. Шәһәр – ул
үзгәрешләр кирәк булган үсә баручы организм», – дип ассызыклады И.Метшин.
«Татарстан» ДТРК хәбәрчесе Эльмира Җәләева шәһәр мәктәпләрендә
куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына кагылды. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, һәр
гомуми белем бирү оешмасының киләсе елда үз куркынычсызлык паспорты булачак.
Аның нигезендә мәктәпләр коймалар белән җиһазландырылачак, яктырту
урнаштырылачак, барлык биналарда да хәвеф төймәләре булачак. Бу
куркынычсызлыкны арттырыр дип өметләнәбез, әмма коймалар һәм хәвеф төймәләре
белән генә куркынычсызлыкны тәэмин итеп булмый, – дип ассызыклады Илсур Метшин.
– Социаль учреждениеләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен билгеле бер норматив
эшләнергә тиеш».
«Казанда авария хәлендәге
торак тарихка китәчәк»
«Шәһри Казан» газетасы корреспонденты Дамир Бәдриев авария хәлендәге торак
турында сорау бирде. Исегезгә төшерәбез, кичә ил Президенты Владимир Путин зур матбугат
конференциясе вакытында авария хәлендәге торакны бетерү программасын озайту
турында хәбәр итте.
«Безнең өчен бу җанга май кебек», – дип җавап бирде Илсур Метшин. Аның
сүзләренә караганда, Казанда инде 37 мең гаилә төзекләндерелгән торакка күчкән,
шуңа да карамастан, шәһәрдә әлегә кадәр авария хәлендәге тораклар кала бирә.
Хәзер Казанда гражданнарны 2019-2023 елларга авария хәлендәге торактан күчерү
программасы гамәлгә ашырыла. Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария
хәлендә дип танылган 51 йорт кергән. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ике елга
алдан авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 2023 елга кадәр 18
йорт күчереләчәк. Яңа торакка 681 кеше күчәчәк. «Казанда авария хәлендәге торак
тарихка китәчәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
«Эфир» телеканалы корреспонденты Артем Логвинов Татарстан башкаласында
хезмәт миграциясе мәсьәләсе ничек хәл ителүе белән кызыксынды, соңгы вакытта
казанлылар күрше муниципаль районнарда яки шәһәр янында торак сатып ала, әмма
Казанда эшләүләрен дәвам итә. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, көн саен Казанга
күрше районнардан 100 мең кеше килә. «Без өч мәйданчыкны карыйбыз. Беренчесе – «Оргсинтез»
районында – Яшел Үзән ягыннан килүчеләр өчен, икенчесе – Лаеш төене янында «Смарт
Сити», өченчесе – танк полигоны районында. Безнең бурыч – бу районнардан
кешеләр үзәккә йөрмәсен өчен югары түләүле урыннар булдыру», – диде Илсур
Метшин. Яшел Үзән ягыннан мәйданчыкта эшләр бара инде – җир кишәрлекләре бүлеп
бирелә, челтәрләр төзелә.
«Бизнес онлайн» басмасы корреспонденты Иван Скрябин Башкарма комитеты
структурасындагы үзгәрешләр белән кызыксынды, алар турында Илсур Мешин «Казаныш»
архитектура-төзелеш форумында белдерде.
Шәһәр башлыгы мондый үзгәрешләрнең бер муниципалитетта да булмавын
ассызыклады. «Бер ел элек без үз алдыбызга кадрлар составын яңарту бурычын
куйдык, һәм сез яшь җитәкчеләрнең күпме килүен күрдегез. Коллективның яшәрүе –
яңа сулыш, яңа караш», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул булачак үзгәртеп коруларның барлык
серләрен дә ачмады, әмма журналистларга реформа нәтиҗәләре турында сөйләргә
вәгъдә итте.
Шулай ук шәһәр башлыгы күчемсез милеккә, инженерлык челтәрләренең тузуына,
QR-кодларга һәм башкаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.