(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Камилә
Гобәйдуллина). Казанда яңа дезинфекция станциясе эшли башлады – бу Россиядә
соңгы 20 елда төзелгән мондый төрдәге
беренче объект. Дементьев урамындагы учреждениедә бүген Казан Мэры Илсур Метшин
һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина булды.
«Моңа кадәр Казанның дезстанциясе Карл Маркс урамындагы 1928 елда
төзелгән иске, авария хәлендәге бинада урнашкан иде. Эш өчен шартлар һәм
мөмкинлекләр шәптән түгел иде. Без хәзер басып торган бинаны төзү турында карар
кабул ителде. Без барысын да игътибар белән карап чыктык һәм монда пандемия
белән бәйле теләсә нинди чакыруларга профессиональ һәм оператив җавап бирү өчен
кирәкле бөтен нәрсә дә бар икәненә ышандык. Башкала халкы һәм кунаклары
сәламәтлеге сагында торачакбыз», – диде шәһәр башлыгы.
М.Патяшина билгеләп үткәнчә, дезинфекция станциясе эше беренче карашка
сизелми, әмма бик мөһим, чөнки учреждение белгечләре йогышлы авыруларны
таратуны булдырмау өстендә эшлиләр. «Дезинфекция станциясе яңа бинага күчте.
Заманча, барлык санитария таләпләренә туры килә, бу хезмәткәрләргә үз эшләрен
нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, бу безнең республика
башкаласына зур бүләк. Чөнки хәзерге вакытта дезинфекция станциясе кешеләрнең
куркынычсыз яшәве өчен кирәк», – диде ул.
Кунакларга станция буйлап зур булмаган экскурсия уздырдылар – яңа ике
катлы бина 1480 кв.метр мәйданга ия. Алар шлюзда, дезинфекция сыйфатын
контрольдә тоту лабораториясендә, дезкамерада булдылар. «Дезкамерага йогышлы
кеше әйберләрен китерәләр: мәсәлән, мендәрләр, матраслар, одеял. Болар барысы
да дезкамера аша уза. Тагын туберкулез һәм педикулез белән авыручы пациентларны
кабул итә торган санпропускник бар», – дип сөйләде учреждениенең баш табибы
Азат Бикеев.
И.Метшинга сөйләүләренчә, дезстанция өй, эшче коллективларда,
мәктәпләрдә, балалар бакчаларында барлыкака килгән инфекция учакларын эшкәртү
белән шөгыльләнә. Белгечләр шулай ук территорияләрне профилактик эшкәртү белән
дә шөгыльләнәләр. «Кешеләр паркларга курыкмыйча ышанып баралар. Һәм бу чыннан
да шулай. Ә ни өчен? Чөнки дезстанция белгечләре көче белән анда талпаннар,
кимерүчеләр, черкиләргә каршы эшкәртү уздырыла. Сүз уңаеннан, Казан үзәгендәге
һәм шәһәр читендәге сулыкларны да малярияне профилактикалау максатларында
черкиләргә каршы эшкәртәләр, чөнки алар да билгеле бер вакыт аралыгында
инфекцияләрне таратучылар булып торалар», – дип өстәде Республиканың баш
санитар табибы.
А.Бикеев сүзләренчә, станция шулай ук шәһәрдә зур чаралар әзерләүдә һәм
уздыруда катнаша. Белгечләр Универсиада, Спортның су төрләре һәм футбол буенча
чемпионатлар, WorldSkills чемпионаты вакытында эшкәртүләр уздырды. «Пандемия
безнең эшкә җитди төзәтмәләр кертте. Без тәүлегенә 24 сәгать эшлибез. Пандемия
башланганнан бирле безнең дезбригада коронавирус инфекциясе таралуга бәйле 3
меңнән артык мөрәҗәгать үтәде, 1 млн кв.метрдан артык мәйдан эшкәртте», – дип
билгеләп үтте ул. Шунысын да әйтергә кирәк, дезстанция формалаштырылган
муниципаль бурычлар буенча эш алып бара.
И.Метшин билгеләгәнчә, шәһәрдә кимерүчеләр таралуына юл куймау бик
мөһим. Белгечләр сүзләренә караганда, күпчелек очракта шәһәр урамнарында
күселәр һәм тычканнар гадәти биналар янында түгел, ә ташландык биналар янында
барлыкка килә. «Мондый биналарның хуҗалары килешүләр төземи, ә бина эчендә
кимерүчеләр җыела торган зур чүплек. Икенче момент – алардан котылу өчен якын
тирәдәге барлык биналарда бер үк вакытта эшкәртү ясарга кирәк. Мәсәлән,
кибетләр белән бергә күпфатирлы йортны эшкәртергә кирәк. Без кибетләрне эшкәртәбез,
әмма торак өлеше – идарәче компания җаваплылыгында. Күпчелек очракта, эшкәртү
төрле вакытта уза, ә күселәр – акыллы хайваннар, алар күчә», – дип сөйләде
М.Патяшина.
Казан Мэры ташландык биналар милекчеләре белән эшне көчәйтүне, ә хуҗасыз
объектларны Башкарма комитет контроленә алуны йөкләде. «Бәйрәмнәрдән соң
тәкъдимнәр әзерләгез, җыелырбыз, фикер алышырбыз», – диде ул.
Бинаны карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис
Нурмөхәммәтов, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев,
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин катнашты.